26 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Самовар Күкшел авылына китте
Әбиләребез, әниләребез элек-электән күмер самоварын гөжләтеп чәй эчәргә яраткан. Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән акциябезнең бүләге итеп тә юкка гына аны сайламадык. Бәйрәмгә санаулы көннәр калып барганда бик затлы, матур электр самоварының иясе дә ачыкланды. Күкшел авылында яшәүче Кадрия апа Тимергалиевага насыйп булды ул. 31 ел фермада сыер сауган, дүрт кызга...
-
Камышлы мәчетендә Әниләр көненә багышланган кичә узачак
28 ноябрьдә Камышлы авылы мәчетендә, Әниләр көненә багышлап, "Әниләр - яшәүнең яме" дип аталган кичә үткәрелә. Барлык әниләрне, әбиләрне көтеп калабыз. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Яшел Үзән инкассаторын 14 елга утырттылар
Яшел Үзән шәһәр суды Игорь Богаченкога карата хөкем карары чыгарды. Бүген шәһәр судында хезмәттәшен яралап, инкассатор машинасын талап качкан Игорь Богаченко һәм аның ике булышчысына карата кузгатылган эшкә нокта куелды. Игорь Богаченко кырыс режимлы колониягә озатылу шарты белән 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Илья Кострубин - 8 елга кырыс режимлы...
-
Красноярскида һәлакәткә юлыккан вертолеттагы 12 кеше үлгән
Красноярс өлкәсендә Ми-8 вертолетының һәлакәткә юлыгуы турында хәбәр иткән идек. Гадәттән тыш хәл аркасында 12 кешенең гомере өзелүе билгеле булды. Бу хакта "Интерфакс"ка Көнбатыш Себер транспорт прокуратурасы матбугат хезмәткәре Оксана Горбунова сөйләгән. "Вертолетның мәтәлеп төшүе аркасында 9 пассажир һәм экипажның 3 әгъзасы һәлак булган", - дигән ул. Вертолетның нефтьчеләрне нефть...
-
Фермадан чыгучы машина-тракторлар асфальтка пычрак ташый
Безнең Югары Шөн авылына керә торган юлга асфальт салганнар иде. Без, юлсызлыктан интеккән халык, моңа бик сөендек. Әмма фермадан чыгучы машина-тракторлар юлга никадәр пычрак ташыйлар. Беркемне дә: ферма мөдирен дә, авыл җирлеге башлыгын да бу хәл борчымый. Тәгәрмәчләре пычракка баткан транспорт өчен дамба астыннан да юл ясарга буладыр бит?! Тагын...
-
Дус кызыбызны “онытып” калдырганбыз
Безнең өебез авылдагы яңа урамнарның берсенә салынган иде. Нигез корып, башка чыккан йорт хуҗалары да - бер урам - түбән оч - малайлары, җитмәгәненә яшьтәшләр дә әле. Шуңа күрә без - балалары да бергәләшеп, тәгәрәшеп үстек. Бары тик Нәкыйп абый Фәхертдиновлар гаиләсе генә соңрак күченеп менде. И-и, ул Нәкыйп абыйларның...
-
Кошларның бәхилләшүе
Бервакыт көзгә таба Туеш зираты тирәсендә, Нурминкә яры буенда балык чирттереп утырабыз. Балыкчы иптәшемнең каршы яктагы агачта "ыңгырашып" утыручы каргага күзе төште. Кара әле, авырый бугай бу карга, ди. Әйтеп бетерүе булды, авыру карга янына биш-алты карга килеп кунды. Әкрен генә каркылдаштылар. Авыруның хәлен сорашканнардыр, бәхилләшкәннәрдер инде үзләренчә. Тик озак...
-
Красноярск өлкәсендә Ми-8 вертолеты һәлакәткә юлыккан
Исән калган пассажирлар экипаж әгъзаларының үлеме турында хәбәр иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча бортта 26 кеше булган. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә һәлакәт хакында вертолетның пассажирлары хәбәр иткән. - Ми-8 вертолеты Красноярск өлкәсендә очыш ясаган. Пассажирлар сүзенә караганда, ниндидер сәбәпләр аркасында һәлакәткә очраган, хәзер яны белән җирдә ята, - дип хәбәр иткәннәр "Интерфакс"ка...
-
Кукмарада "Ак калфак" оешмасының утырышы узды (+Фото)
Кукмара районы хатын-кызлары шушы көннәрдә "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышына җыйналды. Ул районыбызның каләм тибрәтүче хатын-кызларына багышланды: алар үзләренең яңа әсәрләрен укып фикер алыштылар, иң яхшы әсәрләрне туплап, әдәби альманах чыгарырга, дигән карарга килделәр. Калфак чигү буенча мастер-класс үткәрелде. "Лилия" ательесыннан мастер Миңнури ханым калфак чигү, аны кисү, бизәү серләренә...
-
Радиация һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларыбыз игътибарына
Радиация фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне уңайдан, районыбызның Кукмара туган як тарихын өйрәнү музеенда һәлакәттә катнашучыларга багышланган стенд булдыру күздә тотыла. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә 32 райондашыбыз катнашкан (ПОР,ЧАЭС, МАЯК). Алардан фотоларын, кыскача автобиографияләрен, фаҗигага кагылышлы документларын музейга китерүләрен сорыйбыз. Белешмәләр өчен телефон 2-64-53.