Дус кызыбызны “онытып” калдырганбыз
Безнең өебез авылдагы яңа урамнарның берсенә салынган иде. Нигез корып, башка чыккан йорт хуҗалары да - бер урам - түбән оч - малайлары, җитмәгәненә яшьтәшләр дә әле. Шуңа күрә без - балалары да бергәләшеп, тәгәрәшеп үстек. Бары тик Нәкыйп абый Фәхертдиновлар гаиләсе генә соңрак күченеп менде. И-и, ул Нәкыйп абыйларның...
Безнең өебез авылдагы яңа урамнарның берсенә салынган иде. Нигез корып, башка чыккан йорт хуҗалары да - бер урам - түбән оч - малайлары, җитмәгәненә яшьтәшләр дә әле. Шуңа күрә без - балалары да бергәләшеп, тәгәрәшеп үстек. Бары тик Нәкыйп абый Фәхертдиновлар гаиләсе генә соңрак күченеп менде.
И-и, ул Нәкыйп абыйларның зур лабиринт кебек эшләнгән нигезләрендә куышлы уйнаулар, егылып төшүләр дисеңме... шулай да иң кызыгы - әлеге гаилә әкренләп йорт-җиһазларын алып, яңа өйгә күченә башлагач булды.
Кызыксынуыбызның чиге юк: өйләренең эче нинди, нәрсәләре бар икән? Әле җитмәгәненә бер кызлары безнең урамга күченәсе килми дигән була икән бит! Кара син аны, әллә кем булган диярсең! Телефоннарын да алып менгәннәр, ди инде. Ничек кенә күрергә соң шул сөйләшә торган аппаратны? Ул вакытларда телефоннар һәр өйдә юк иде: укытучыларда, авылның бригадирында гына. Нәкыйп абыйның исә бригадир булып эшләгән вакытлары.
...Якын-тирәгә күз йөрткәннән соң, берничә бала-чага, кемнәр булганы төгәл хәтердә калмаган, Нәкыйп абыйларның ишек төпләренә килеп бастык. Тик алай җайлы гына йортка үтеп керә алмадык, безне ишектә йозак каршы алды. Әйләндереп-әйләндереп тә карадык, ачкычын да эзләдек, шулай да бирешергә уйламадык. Эх, теге телефонны күрү теләге көчле иде шул... Тәрәзәне каплаган тольне ертып ачып, үрмәли-үрмәли йорт эченә үттек. Бездән берничә яшькә кечкенә булган Гөлфиназны да калдырмадык, өстерәп булса да үзебез белән алып кердек. Янәсе, телефон күрсәтәбез бит. Шулай каранып, тикшереп йөргәндә ишек тавышы ишетелмәсенме! Этешеп-төртешеп кергән юлдан сикереп качтык. Телефон да онытылды, кая ул - кечкенә Гөлфиназны да калдырганбыз. Әллә кайлардан, таулар аша әйләнеп, як-ягыбызга карана-карана өйләргә кайттык. Күршедәге өйләргә урау юллар аша кайтудан нәрсә үзгәргәндер - белмим, әмма Нәкыйп абый безне эзләп, орышып йөрмәде. Йортларын эшләп бетереп күченделәр. Кызлары да "безнең урамныкы" булды. Ә Гөлфиназ ничек чыккан дисезме?
-Нәкыйп абый килеп кергәч, минем елап торганымны күреп, әкрен генә: "Бар, сеңлем, син моннан чык инде", - дип, ишектән озатып чыгарып җибәрде, - диде ул.
Бу вакыйгадан соң дистә еллар үтсә дә, ул самими балачак хатирәсе булып, күңелләрдә саклана. Гөлфиназның да безгә үпкәсе онытылган, ул да хәзер көлеп кенә искә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев