26 май 2026 яңалыклары
-
Кукмараның яшь волейболчылары Буадан җиңү белән кайтты
Буа шәһәрендә узган ачык беренчелек яшь волейболчыларга үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде.
-
Оштырма-Юмья урта мәктәбендә җиңел атлетика буенча район беренчелеге узды
Җиңүчеләр һәм призерлар медаль, грамоталар белән бүләкләнде.
-
Кукмарада 13 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән
Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән хокук бозучыларга суд карары буенча 45 мең сум күләмендә штраф салына, шулай ук алар ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр.
-
Татарстанда махсус операция ветераннарын эшкә урнаштырудан баш тарткан өчен штраф кертелергә мөмкин
Закон кабул ителсә, административ хокук бозулар турында ТР Кодексына «эш бирүченең махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу буенча квота бурычын үтәмәве» маддәсе өстәләчәк.