Кукмарада 13 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән
Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән хокук бозучыларга суд карары буенча 45 мең сум күләмендә штраф салына, шулай ук алар ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр.
Кукмара районында яшәүче И,. исерек хәлдә, 2025 елның 10 октябрендә төнге 03.25 сәгатьтә Рено Дастер автомобиле белән Казан шәһәренең Тополиная урамындагы 1нче йорт янында идарә итә. Алкотестер белән тикшерү нәтиҗәсендә аның организмында 0,829 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ир-ат үз гаебен тулысынча таный.
Кукмара районында яшәүче С. исемле хатын-кыз, алкоголь куллану билгеләре булган хәлдә, шул ук елның 27 декабрендә, төнге 02.50 сәгатьтә Лада Гранта автомобиле белән Шахты шәһәренең Сквозной тыкрыгындагы 22нче йорт янында хәрәкәт итә. Ул медицина тикшерүе узудан баш тарта. Суд утырышында үз гаебен таный.
Кукмара районында яшәүче С., исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә, 2026 елның 18 февралендә, 18.50 сәгатьтә Опель Корса автомобиле белән Тинчурин урамындагы 15нче йорт янында хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү нәтиҗәсендә организмында 0,281 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозучы суд утырышына килмәгәнлектән, эше аның катнашыннан башка карала.
Кукмара районында яшәүче Н. исемле хатын-кыз, исерек хәлдә, 13 мартта, иртәнге 08.30 сәгатьтә Тойота Витц автомобиле белән Кукмара шәһәренең Ленин урамындагы 18нче йорт янында идарә итә. Алкотестер белән тикшерү нәтиҗәсендә аның организмында 0,363 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозучы суд утырышына килмәгәнлектән, эше аның катнашыннан башка карала.
Кукмара районында яшәүче И., исерек хәлдә, 10 мартта, кичке 22.10 сәгатьтә Фольксваген автомобиле белән Байлангар авылының Совет урамындагы 88нче йорт янында йөри. Алкотестер белән тикшерү нәтиҗәсендә аның организмында 0,395 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозучы суд утырышына килми, эшне үзеннән башка карау турында гариза бирә.
Кукмара районында яшәүче И., исерек хәлдә, 16 мартта, 10.50 сәгатьтә Лада Калина машинасы белән Кукмараның Магистральная урамындагы 65нче йорт янында йөри. Алкотестер белән тикшерү организмында 0,890 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуын күрсәтә. Суд утырышында ул үз гаебен таный.
Кукмара районында яшәүче А., исерек хәлдә, 31 мартта, 11.00 сәгатьтә Мазда автомобиле белән Манзарас авылының Васильковая урамындагы 45нче йорт янында идарә итә. Алкотестер белән тикшерү нәтиҗәсендә аның организмында 0,834 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозучы суд утырышына килми, эшне үзеннән башка карау турында гариза бирә.
Кукмара районында яшәүче Ф., исерек хәлдә, 7 апрельдә, кичке 22.05 сәгатьтә Лада Гранта автомобиле белән Кукмара шәһәренең Ф. Яруллин урамындагы 28нче йорт янында йөри. Алкотестер белән тикшерү нәтиҗәсендә аның организмында 0,567 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ир-ат үз гаебен таный.
Кукмара районында яшәүче Ф., исерек хәлдә, 8 апрельдә, иртәнге 06.27 сәгатьтә Киа Рио автомобиле белән Кукмараны көнчыгыш яктан әйләнеп узучы автомобиль юлының 10нчы чакрымында идарә итә. Алкотестер белән тикшерү нәтиҗәсендә аның организмында 0,319 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ир-ат үз гаебен таный.
Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче Е. исемле хатын-кыз, исерек хәлдә, 10 апрельдә, төнге 00.07 сәгатьтә Фольксваген Поло автомобиле белән Кукмара шәһәренең Ленин урамындагы 110нчы йорт янында идарә итә. Алкотестер белән тикшерү нәтиҗәсендә аның организмында 0,195 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозучы суд утырышына килми, эшне үзеннән башка карау турында гариза тапшыра.
Кукмара районында яшәүче В., исерек хәлдә, 13 апрельдә, 13.59 сәгатьтә дәүләт теркәү билгеләре булмаган электроскутер белән, транспорт йөртү таныклыгыннан башка, «Кукмара-Шәмәрдән» автомобиль юлының 3нче чакрымында хәрәкәт итә. Суд утырышында ул үз гаебен таный. Суд аңа 10 тәүлеккә административ тоткарлау карары чыгара.
Кукмара районында яшәүче В. исемле хатын-кыз, исерек хәлдә, 13 апрельдә, кичке 18.28 сәгатьтә Шевроле Авео автомобиле белән «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 61нче чакрымында идарә итә. Алкотестер белән тикшерү аның организмында 1,698 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуын күрсәтә. Суд утырышында ул үз гаебен таный.
Кукмара районында яшәүче В., исерек хәлдә, 18 апрельдә, кичке 18.55 сәгатьтә транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш, дәүләт теркәү билгеләрсез АГУРА 1500 48Б транспорт чарасы белән «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 0,9нчы чакрымында йөри. Алкотестер белән тикшерү нәтиҗәсендә аның организмында 0,938 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ир-ат үз гаебен таный. Суд аңа 10 тәүлеккә административ тоткарлау карары чыгара.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев