Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда махсус операция ветераннарын эшкә урнаштырудан баш тарткан өчен штраф кертелергә мөмкин

Закон кабул ителсә, административ хокук бозулар турында ТР Кодексына «эш бирүченең махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу буенча квота бурычын үтәмәве» маддәсе өстәләчәк.

Татарстанда махсус операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча квотаны үтәмәгән эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Тиешле республика законы проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Әлеге закон кабул ителсә, административ хокук бозулар турында ТР Кодексына «эш бирүченең махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу буенча квота бурычын үтәмәве» маддәсе өстәләчәк.

Штрафлар күләме:

  • вазыйфаи затлар өчен — 20 меңнән 30 мең сумга кадәр,
  • шәхси эшмәкәрләр өчен — 30 меңнән 50 мең сумга кадәр,
  • юридик затлар өчен — 50 меңнән 100 мең сумга кадәр.

Шул ук вакытта эш бирүчегә, әгәр ул билгеләнгән квотаны үтәүдән азат ителгән булса, штраф салынмаячак. Сүз банкротлык, штат кыскарту, мәшгульлек хезмәтендә туры килә торган кандидатлар булмау һәм хезмәткәрләр санын квота билгеләнмәгән дәрәҗәгә кадәр киметү очраклары турында бара. Шулай ук инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре һәм алар оештырган оешмалар квоталарны үтәүдән азат ителә.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус операциядә катнашучылар өчен эш урыннарын квоталау турындагы законга кул куйган иде, ул моңа кадәр ТР Дәүләт Советы тарафыннан хупланган иде. Документ 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

Шул вакыттан башлап хезмәткәрләре саны 200дән артык булган эш бирүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру өчен 1 процент эш урыны бүлеп бирергә тиеш булачак. Квота күләме алдагы квартал өчен хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саныннан чыгып исәпләнәчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев