26 март 2016 яңалыклары
-
Тимерчыбык турникеттан уздырмады
Әкиятләргә бай төбәк - Урта Азия илләрен күрү теләгем көчле иде. Үткән гасыр азагында миңа бу бәхет елмайды бит: кулыма сәяхәт юлламасы алдым. Мәскәүдә очкычка утырганда язгы кояшлы көн, әмма утыз градуслы суык иде. Көн әкренләп сүнә барды, төнгә каршы без Алма-Ата аэропортына төшеп утырдык. Анда вакыт бездәгедән өч сәгатькә...
-
Җырчы Ришат Төхвәтуллин авариягә эләккән (ФОТО)
Бу арада Ришат Төхвәтуллин үзенең иҗат төркеме белән гастрольләрдә йөри. Кичә җырчы чираттагы шәһәргә концерт куярга барганда, ул утырган машина юлдан тайпылып кырыйга төшкән. Әлеге хәбәрне ишетүгә, Ришат белән элемтәгә кердек. - Пермь якларына барганда, күңелсез хәл килеп чыкты. Юлда бозлавык булу сәбәпле, машинабыз юлдан чыгып очты. Аллага шөкер, иҗат...
-
Алдан кайгыртсак - отарбыз
Кояш югарырак күтәрелгән саен, җир өстен ныграк җылыта, әйтерсең, кар юрганы астында изрәп яткан язны ул тизрәк уятырга тели. Шулчак табигатькә: "Чү, ашыкма", - дип эндәшәсе килә. Күңел белән язны көтеп алсак та, аның бәла-казалар китерү ихтималы да бар бит. Тиздән басу-кырлардан кар сулары төшәр, бозлар эреп, елгаларда ташулар китәр....
-
Виктория әтисен эзли
Беркөнне кичке якта кесә телефоным шалтырады. "Казаннан Илгизәр Шәрәфетдинов булам, 1 каналда бара торган "Жди меня" тапшыруының ирекле ярдәмчесе мин", - дип таныштырды ул үзе белән. Илгизәрнең үтенече шунда икән: Виктория исемле бер кыздан әтисен табарга ярдәм итүләрен сорап хәбәр килгән. Әтисе безнең як кешесе икән. Хатның эчтәлеге белән танышыйк...
-
Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтелде
Район нотариуслары, прокурор һәм адвокатлар тарафыннан халыкка Бердәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелде. Кукмаралыларны нотариуслар: Вәлиев Рафил Кави улы, Миндубаева Роза Ногман кызы, Шәйдуллина Вәсилә Хамбал кызы, адвокатлар Вәлиева Рәйсә Наил кызы, Шакирова Татьяна Борисовна, район прокурорының өлкән ярдәмчесе Кәримов Вилнур Илсур улы кабул итте.
-
ЮХИДИ штрафларыннан качып булмый
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен язылган штрафларны үзвакытында түләмәүчеләр ныклы контрольдә. Агымдагы елның ике аенда район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан да 49 административ эш кузгатылган. Алар буенча суд карары нигезендә 40 шофер административ тоткарланган, дүртесе штрафка тартылган. Әлеге чорда юл йөрү кагыйдәләре бозуның 1421 очрагы теркәлгән. Шуларның 24е - исерткеч эчемлекләр...