Тимерчыбык турникеттан уздырмады
Әкиятләргә бай төбәк - Урта Азия илләрен күрү теләгем көчле иде. Үткән гасыр азагында миңа бу бәхет елмайды бит: кулыма сәяхәт юлламасы алдым. Мәскәүдә очкычка утырганда язгы кояшлы көн, әмма утыз градуслы суык иде. Көн әкренләп сүнә барды, төнгә каршы без Алма-Ата аэропортына төшеп утырдык. Анда вакыт бездәгедән өч сәгатькә...
Әкиятләргә бай төбәк - Урта Азия илләрен күрү теләгем көчле иде. Үткән гасыр азагында миңа бу бәхет елмайды бит: кулыма сәяхәт юлламасы алдым. Мәскәүдә очкычка утырганда язгы кояшлы көн, әмма утыз градуслы суык иде. Көн әкренләп сүнә барды, төнгә каршы без Алма-Ата аэропортына төшеп утырдык. Анда вакыт бездәгедән өч сәгатькә алда күрсәтә икән. Безне автобус белән кунакханәгә илтеп урнаштырдылар. Иртән чыксам, шаккатмалы: каршыда бөтен дөньяны каплагандай, биек Алатау тавы тора. Ул көнне экскурсиядән соң Медиа спорт мәйданында булдык. Плотина кырындагы күккә ашкан биек баскычны күреп, шуннан менәсем килде. Күтәреләм... Хәл җыеп, тирә-ягыма күз салам. Аска карап булмый, баш әйләнә. Баскыч читендәге юлдан борыла-борыла , әкрен генә бер машина күтәрелә: плотина өстендәге юлга менүе икән. Бар да соң инде кыю кешеләр, дим. Ниһаять, 440 басманы үрмәләп диярлек үтеп, үзем дә менеп җиттем. Йөрәк атылып чыгардай булып кага. Инде ничек төшәрмен дип, аптырап утырдым. Шулчак күз алдымда шәһәрнең гаҗәеп киңлекләре ачылды.
Икенче көнне шәһәр буйлап сәяхәтебезне дәвам иттек. Йөри алмаслык тау, упкыннар өстеннән чыгырлар сузылып, кабинкалар эленгән. Шул "әҗәл тагараклары"на ничек курыкмыйча утырып йөриләрдер, мин әйтәм.
Сәфәребезнең калган өлеше поездда үтте. Дистәгә якын вагоннарда илебезнең төрле почмакларыннан җыелган сәяхәтчеләр белән аралаштык. Вагон тәрәзәсеннән тирә-юньне күзәтәм: ап-ак чүл күренеп кала. Төнлә кар яуган икән дип уйлап барам, чөнки салкын җил исеп торганлыктан, өскә киеп килгән туннарны салган юк әле. Бу кар түгел, арыклардан сиптереп торган судан хасил булган юшкын - тоз ятмалары икән. Дөя, сарык көтүләрен күреп узабыз. Аңламадым: ни ашыйлардыр анда, бездә маллар хәтфә кебек куе чирәмлектә дә ашау тапмыйча йөриләр бит.
Фрунзе шәһәре базарында йөрибез. Җаның ни тели, шул бар. Оча торган палас кына күрмәдем. Дүшәмбе шәһәренә кергәндә карлы яңгыр пыскаклап тора иде. Шәһәр чокырлы-чакырлы урынга урнашкан. Монда кунып, юлны дәвам иттек.
Поезд алга ашыга... Аракыга "коры" закон кабул ителүгә кадәр шаулап торган, яшеллеккә күмелгән виноградлык урынына - шәрә комлык. Кисеп өелгән виноград агачлары гына күренеп кала. Әфганстан чигенә якын урнашкан Термез шәһәре яныннан узганда җимерелгән сугыш коралларыннан хасил булган "тау" күзгә чалынды. Аннан кире кайтып, Бохара, Сәмарканд, Коканд, Маргилан, яшеллеккә чумган Фирганәдә булдык. Бохарада Хуҗа Насретдин һәйкәле янында фотога төштем. Ашхабадка юнәлгәндә автобус белән Копетдаг тау итәгенә туктап, тау астындагы мәгарәгә кердек. Анда тирән күл бар, яшь парлар ЗАГСта язылышканнан соң, шушында килеп, коенып чыгалар икән: шундый традиция яши. Әлеге тылсымлы суда без -сәяхәтчеләргә коенырга яраса да, мин үзем кыймадым.
Вагоннарыбызга кайтып урнашып, Ташкентка таба юл тоттык. Аннан Казанга таба очарга тиеш идек. Ләкин...аэропортның турникеты уздырмый гына бит мине очкычка. Инде кесәләремдә булган барлык әйберләремне өстәлгә чыгарып салдым. Барыбер үткәрми -сызгырта! Сак хезмәткәрләре дә миңа шикләнеп карый кебек тоелды. Ташкентта калам икән, дигән күңелсез уй башыма китереп "сукты". Бу "сират күпере"н кичүемне күзәтеп торган иптәшем:
-Мансур, синең сәгатеңдә берәр ярамаган нәрсә юкмы соң? - дип сорады. Дөрестән дә, сәгатемне салып куйгач, уздырды бит турникет. Исемә төште: браслеты ычкына башлагач, шуны бармак башы кадәр генә тимер чыбык белән эләктереп куйган идем. Бу истәлекләр гомерлеккә калды.
Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев