Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алдан кайгыртсак - отарбыз

Кояш югарырак күтәрелгән саен, җир өстен ныграк җылыта, әйтерсең, кар юрганы астында изрәп яткан язны ул тизрәк уятырга тели. Шулчак табигатькә: "Чү, ашыкма", - дип эндәшәсе килә. Күңел белән язны көтеп алсак та, аның бәла-казалар китерү ихтималы да бар бит. Тиздән басу-кырлардан кар сулары төшәр, бозлар эреп, елгаларда ташулар китәр....

Кояш югарырак күтәрелгән саен, җир өстен ныграк җылыта, әйтерсең, кар юрганы астында изрәп яткан язны ул тизрәк уятырга тели. Шулчак табигатькә: "Чү, ашыкма", - дип эндәшәсе килә. Күңел белән язны көтеп алсак та, аның бәла-казалар китерү ихтималы да бар бит.

Тиздән басу-кырлардан кар сулары төшәр, бозлар эреп, елгаларда ташулар китәр. Инде февральдә үк Табигать-анабыз дилбегәне кулдан ычкындырды дип уйлаган идек, тик шулай да иртә-кичен температура -12-13 градусларга кадәр төшеп, кыш бирешергә ашыкмый. Көннәр җылы торгач, кар катламы шактый кимесә дә, сыерчык бураннары да булмый калмас әле.

-Кар акрынлап эрегәнлектән, быел ташу куркыныч булмас дип уйлыйбыз. Карның биеклеге уртача норманың 92 проценты булса, андагы су запасы 98 процентны тәшкил итә. Туңның калынлыгы 20-30 сантиметр, үткән елларда бер метрга кадәр була иде. Шуларны исәпкә алып, елга-күлләрдә суның биеклеге күпьеллык күзәтүләргә караганда 20-50 сантиметрга азрак булыр дип фаразлана. Әмма әле тынычланырга иртәрәк, кинәт җылытып җибәрсә яки яңгырлар күбрәк яуса, су күләме кисәк артырга да мөмкин, барысына да әзер булып торырга кирәк, - ди Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмара районы буенча вәкиле Наил Хадиев. - Районда исә буалар, юл аша уза торган торбалар, күпер яннары чистартыла. Дежур тору, ремонтлау бригадалары төзелә. Су биеклеге дә һәрдаим тикшерелеп торыла. Үткән ел Нократ елгасында суның биеклеге уртача күрсәткечтән (700 сантиметр) кимрәк - 606 сантиметр булды. Су 730 сантиметрга күтәрелсә, иң куркыныч нокта дип санала. Соңгы елларда андый хәл булганы юк. Тулаем алганда, без язгы табигать шартларына әзер дип әйтә алабыз. Ә һәр йорт хуҗасы үзенең каралты-кура янын үзе кайгыртырга: канау казырга, ишегалларын, түбәләрен кардан арындырып, саклану чаралары күрергә тиеш.

Яз җиткәнен беренче булып кара каргалар хәбәр итә, ә икенче хәбәрчеләр дип канауларны ачып йөрүче "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләрен атасак та гаеп булмас. Алар иң беренчеләрдән булып поселок урамнарын язга әзерли башлый.

-Безнең кыш буе башкарган хезмәтебез, алдагы көннәрне кайгыртып эшләнә. Мастерларның дежур торулары төзелгән, алар кыш буе һава торышына бәйле рәвештә, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, хезмәткәрләр белән хәбәрләшеп эшләделәр. Төнге сәгать бердә-икедә, өчтән дә калмый эшкә чыктык. Вакытында чистартып барганга күрә, яз көне куркыныч тудырырдай кар өемнәре юк, урам башлары да кардан ачылган. Яз тыныч, күңелсезлекләр тудырмыйча килер дип уйлыйм, - диде "Чиста шәһәр" оешмасының өлкән мастеры Рафисә апа Хаҗиәхмәтова. - Бүгенге көндә исә канаулар ачыла башлады, торба башларына өелгән карларның бер кат өсте алынды. Тулаем чистартып бетереп булмый, чөнки көннәр салкын торганда торба эчләре катарга мөмкин.

Быел кар катламы әллә ни куркыныч тудырмый дисәләр дә, Лубян авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек эшләре үзвакытында башкарыла, чөнки табигатьнең нинди борылышлар ясаячагын берәү дә алдан әйтә алмый бит. Биредә яшәүчеләрнең хәтер сандыгында тыныч язлар белән бергә, күп кенә мәшәкатьләр тудырган ярсу ел фасыллары турында да хатирәләр саклана.

-Су басу берничә төрле булырга мөмкин. Әйтик, елгадан боз киткәндә тоткарлык барлыкка килеп, су ярлардан ташып чыга. Мондый очракта бозны шартлатырга кирәк булачак, бу тиешле органнар тарафыннан контрольгә алынган. Аннары кинәт кенә һава торышы җылынып китеп, кар эри икән, шулай ук елгада су күтәрелергә мөмкин. Бу вакытта берни дә эшләп булмый, бары кешеләрне эвакуацияләп, саклану чаралары күрергә туры килә. Бер елны шундый хәл булган иде: балаларны мәктәпкә көймәләрдә йөртергә туры килде. Шуңа күрә барысына да алдан әзерлек чараларын күрәбез. Бүгенге көндә исә урамнардагы суүткәргеч торбалар кардан чистартыла, бозлар ватыла, - ди Лубян авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхрәзиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев