Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Виктория әтисен эзли

Беркөнне кичке якта кесә телефоным шалтырады. "Казаннан Илгизәр Шәрәфетдинов булам, 1 каналда бара торган "Жди меня" тапшыруының ирекле ярдәмчесе мин", - дип таныштырды ул үзе белән. Илгизәрнең үтенече шунда икән: Виктория исемле бер кыздан әтисен табарга ярдәм итүләрен сорап хәбәр килгән. Әтисе безнең як кешесе икән. Хатның эчтәлеге белән танышыйк...

Беркөнне кичке якта кесә телефоным шалтырады. "Казаннан Илгизәр Шәрәфетдинов булам, 1 каналда бара торган "Жди меня" тапшыруының ирекле ярдәмчесе мин", - дип таныштырды ул үзе белән. Илгизәрнең үтенече шунда икән: Виктория исемле бер кыздан әтисен табарга ярдәм итүләрен сорап хәбәр килгән. Әтисе безнең як кешесе икән. Хатның эчтәлеге белән танышыйк әле.

Әтиемне эзлим. Аның исеме -Эльбрус. Ул 1950 елда туа. Минем аны бер тапкыр да күргәнем булмады. Әти белән әни 1970 елларда Татарстанның Кукмара шәһәрендәге тегү фабрикасында танышалар. Аннан соң алар Үзбәкстанның Наманган шәһәренә китәләр. Анда Ленинабад шәһәрендә эшлиләр. Бер күңелсез хәл килеп чыга - әтине хөкем итәләр. Мин туганнан соң ул мине күрмәгән инде. 1972 елда әни үз әнисе янына - Удмуртиянең Кизнер районына кайтып китә. Шуннан соң алар бер тапкыр да очрашмаганнар. Виктория.

Хатына өстәп, Виктория әнисенең яшь вакытта төшкән фотосын да җибәргән.

Ул елларда тегү фабрикасында эшләгән якташларыбызның күбесе исән-сау бит әле. Фоторәсемнән карап, Викториянең әнисен дә танырлар, бәлки. Кызганычка каршы, әнисенең исемен әйтмәгән иде ул, әтисенең фамилиясе дә юк. Алда әйтеп үтелгән мәгълүматлардан чыгып, Викториянең әтисен белүчеләр безнең белән элемтәгә керсеннәр иде. Телефоныбыз 2-65-59.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев