25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Юксына һәрчак күңел (шигъри мизгел)
Ап-ак карлар җемелдәшеп, Күзләрне чагылдыра. Шул чагында гомер биргән Әнием сагындыра. Моң тулы бишек җырларын Оныту мөмкин түгел. Сабыр, назлы әниемне Юксына һәрчак күңел. Хуҗалыкта без булышып, Эштә чыныгып үстек. Газиз әнкәй өйрәткәнчә, Тормыш диңгезен кичтек. Юлыбызда онытмадык Әхлак белән әдәпне. Дус итмәдек үзебезгә Бер дә начар гадәтне. Янып, яшьнәп...
-
Юлчылар мул карга да, бозлавыкка да әзер!
Синоптиклар быелгы кышны бик тә салкын булыр дип фаразлый. Ә менә зәмһәрир суыклар белән бергә карны да мулдан көтәргәме дигән сорауга төгәл җавап әлегә юк. Шулай да юлчылар һава торышының төрле сынауларына әзер булып торырга тиеш. Юлларны тәртиптә тоту - шактый зур чыгымнар таләп итә торган юнәлеш. Татарстан транспорт һәм...
-
Кукмарада узган “Алкоголь” операциясе нәтиҗәләре
Ялган аракы һәм спиртлы эчемлекләр сату очракларын ачыклау максатында районда "Алкоголь" операциясе үтте. 14 ноябрьдә оператив-тикшерү эшләре барышында поселокның Ленин урамындагы кибетләрнең берсеннән тиешле документлары булмаган килеш сатылган "Боярышник", "Огуречный", "Тройной одеколон" дигән этикеткалар ябыштырылган 60 шешә (барлыгы 6 литр) спиртлы эчемлек алынды. 15 ноябрьдә, иртәнге сәгать унынчы яртыларда кибетләрдә...
-
Кукмара районы халкы игътибарына!
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ш.Каратай исемендәге республика тернәкләндерү үзәге Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә, Чечен республикасында, башка локаль низагларда катнашкан затларны, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган ир-егетләрнең тол хатыннарын һәм әти-әниләрен, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт, "Маяк" берләшмәсендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан ир-егетләрне, әлеге бурычны үтәгәндә һәлак булган ирләрнең тол атыннарын тернәкләнү узарга...
-
Салаватның әнисе Тәкълимә Фәтхетдинова: «Балалар ач булмасын дип, көтү көттем»
27 ноябрь - Әниләр көне. Берсеннән-берсе моңлы тавышлы җырчыларны нинди әниләр үстергән икән? Алар һөнәре буенча кем? Балаларына карата таләпчән һәм усаллармы? Әниләр көне уңаеннан, җырчыларның әниләре белән таныштырырга булдык. - Салават бик тырыш бала булды. Мәктәпне «5»кә генә тәмамлады. Сыйныф җитәкчесе Ләйсәннең әнисе иде. Беркайчан да эчеп тә, тартып...
-
Зур Кукмарадагы “Бәләкәч” балалар бакчасы беренче юбилеен уздырды
Зур Кукмарадагы "Бәләкәч" балалар бакчасы оешуга аз вакыт үтсә дә, бүгенге көндә күзгә күренерлек уңышлы эшләре бар аларның. Узган ел авыл балалар бакчалары арасында уку елына әзерлек буенча, Яңа елда кар сыннары ясауда I урыннарны алса, быел авыл балалар бакчалары арасында җиңүче исеменә, көзге ярминкәдә исә II урынга лаек булдылар....
-
Район Мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан зур бәйрәм узды (фотолар)
Гала-концертта Әниләр көненә багышланган районкүләм җыр һәм шигырь конкурсының җиңүчеләре чыгыш ясады. Концертны Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә "Алтын Арфей" талантлы балалар мәктәбенә йөрүче балалар башлап җибәрде. Бәйрәм тәбрикләүләр белән үрелеп барды. "Күп балалы әни" номинациясендә Кукмара төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Алина Павлова, "Әни - укытучы" номинациясендә...
-
Яңа Сәрдек мәктәбе укытучысы “Илаһи моң” фестивалендә беренче урынны алды
Казанда "Илаһи моң" дип исемләнгән өченче рухи мирас фестивале узды. Әлеге чараны Бөтендөнья конгрессы, Россия ислам университеты, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан Федераль университеты оештырган. Фестивальгә илнең төрле төбәклөреннән күпсанлы милләтпәрвәрләр җыелган. Халкыбызның рухи мирасы ядкәрләрен башкаручылар бәйгесендә Яңа Сәрдек мәктәбе укытучысы Мәдинә Ярмиева да катнашып, "Халык...
-
Район Мәдәният йортында Мәүлид кичәсе узачак
30 ноябрьдә район Мәдәният йортында Рабигыйль әүвәл ае уңаеннан Пәйгамбәребезгә багышланган Мәүлид кичәсе үткәрелә. Чарада Казаннан килгән кунаклар да катнашачак. Барлык теләүчеләрне чакырып калабыз. Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, район мөхтәсибе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы
-
Наркотикларга каршы республика комиссиясенең видео режимында чираттагы утырышы узды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында наркотикларга каршы республика комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Видео режимындагы бу утырышта безнең районның наркотикларга каршы комиссиясе вәкилләре катнашты. "Наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнеше контрольдә тоту өлкәсе дәүләт идарәсен камилләштерү турында"гы Россия Президенты Указын тормышка ашыру, наркотик һәм психотроп матдәләрнең организмга булган начар йогынтысы...