Зур Кукмарадагы “Бәләкәч” балалар бакчасы беренче юбилеен уздырды
Зур Кукмарадагы "Бәләкәч" балалар бакчасы оешуга аз вакыт үтсә дә, бүгенге көндә күзгә күренерлек уңышлы эшләре бар аларның. Узган ел авыл балалар бакчалары арасында уку елына әзерлек буенча, Яңа елда кар сыннары ясауда I урыннарны алса, быел авыл балалар бакчалары арасында җиңүче исеменә, көзге ярминкәдә исә II урынга лаек булдылар....
Зур Кукмарадагы "Бәләкәч" балалар бакчасы оешуга аз вакыт үтсә дә, бүгенге көндә күзгә күренерлек уңышлы эшләре бар аларның. Узган ел авыл балалар бакчалары арасында уку елына әзерлек буенча, Яңа елда кар сыннары ясауда I урыннарны алса, быел авыл балалар бакчалары арасында җиңүче исеменә, көзге ярминкәдә исә II урынга лаек булдылар.
Биредә нәниләр өчен бөтен уңайлыклар да бар. Алар рәхәтләнеп уйный, аның белән беррәттән тирә-юнь белән таныша, пластилиннан төрле сурәтләр ясарга өйрәнә. Әлбәттә, балаларыбызга уңайлык тудыруда монда эшләүче һәр хезмәткәрнең өлеше зур. Эштә чакта балаларыбыз өчен күңел тыныч, чөнки алар ышанычлы кулларда - тәрбиячеләре күз алдында.
Район җитәкчелеге ярдәме белән Зур Кукмара урта мәктәбенең бер өлеше "Бәләкәч" балалар бакчасына әверелгәнгә биш ел вакыт узды. Күптән түгел ул үзенең беренче юбилеен билгеләп үтте: тәрбиячеләр, килгән кунаклар һәм балалар катнашында зур бәйрәм булды.
Бу көнне тәрбиячеләр балаларга иртән үк бәйрәм рухы бүләк итте. Бакча эче матур итеп бизәлгән, тирә-якта шарлар, котлау сүзләре эленгән иде. Бәйрәмне үз эшенең остасы булган бакча мөдире Раушания Борһанова оештырды. Без - әти-әниләргә дә әлеге бәйрәмдә катнашу насыйп булды. Үз балаңның һөнәрләрен күзәтеп утыру, бер яктан караганда рәхәт булса да, икенче яктан аның өчен борчыласың, дулкынланасың. Ә янәшәләрендә тәрбияче апалары булганда нәниләр үзләрен тыныч, иркен хис итәләр.
Кичә матур җырлар, күңелле конкурслар, бию-нәфис сүз белән үрелеп барды. Балалар янына кунакка әкият иленнән персонажлар килү дә бәйрәмгә ямь өстәде.
Барлык әти-әниләр исеменнән Илзия ХАРИСОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев