25 май 2016 яңалыклары
-
Татарстанда әти-әниләр һәм якыннарны республика газета-журналларына яздырту буенча акция башланды
Республика газета һәм журналларына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. Әйтик, "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"/"Подпиши родителей. Подпиши близких" акциясе кысаларында "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин дәүләт хезмәтләре порталы аша әти-әнисен Татарстанда басыла торган вакытлы матбугат чараларына яздырган. Андрей Кузьмин сүзләренчә, кичә генә социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хештаглары...
-
Сабан туена – аэроэкспресста
28 майда Казанда Сабан туе бәйрәме уздырыла. Юлда йөрү мәшәкатен тимер юл хезмәте җиңеләйтә. Сабан туе көнне бәйрәм уздырылган урынга - Каенлыкка, Казан - Аэропорт юнәлеше буенча хезмәт күрсәтүче шәһәр яны поездларында барып булачак. Каенлыкка кадәр билет бәясе - 22 сум. Поезд Казаннан - 00:01, 8:00, 10:25, 12:25, 14:45, 18:05,...
-
Районыбыз мәктәпләрендә 265 чыгарылыш укучысы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады
Әле кайчан гына мәктәп укучылары 1 сентябрь көнне белем йортларына җыйналган иде. Шул арада "Соңгы кыңгырау" бәйрәме дә килеп җитте. Бүген районыбыз мәктәпләрендә 265 чыгарылыш укучысы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. Ә тугызынчы сыйныфны исә 545 егет һәм кыз тәмамлый.
-
Утырыш була
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы сигезенче утырышы 26 майда 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында үткәреләчәк. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр: агымдагы елның 1 кварталына каралган район бюджетының үтәлеше барышы турында хисап, район Советының "Кукмара муниципаль районының 2016 елга бюджеты турында"гы 18.12.2015 елгы 19 санлы карарына үзгәрешләр кертү, "Кукмара муниципаль районының мактаулы...
-
Манзарас мәктәбе укучылары “Имин тәгәрмәч”тән җиңү белән кайтты (фото)
Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары - Манзарас урта мәктәбе укучылары (Даниил Павлов, 5 сыйныф, Полина Павлова, 3 сыйныф, Ләйсән Шакирова, 4 сыйныф, Рәмис Шакиров, 5 сыйныф) Яр Чаллыда узган "Имин тәгәрмәч - 2016" республика бәйгесенең йомгаклау турында катнаштылар. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта каршылыклар аша...
-
Басуларда эш гөрли
Район басуларында эш тукталып тормый. Бүгенге көнгә кукуруз чәчү 95 процентка үтәлгән инде. Бәрәңге утырту белән шөгыльләнүче "Восток", Вахитов исемендәге, "Урал", "Рассвет" хуҗалыкларында бу эш бүгенге көнгә 76 процент мәйданда башкарылган. "Икенче икмәк"не утырту фермер хуҗалыкларында да дәвам итә. Кырчылар шулай ук чүп үләннәренә дә баш калкытырга ирек бирмиләр: әлеге...
-
Кукмаралыларны Сәрия Сабурская кабул итәчәк
27 майда сәгать 11.00дән сәгать 13.00гә кадәр Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская район халкын кабул итәчәк. Сәрия Сабурскаяга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр 2-70-77, 2-70-55 телефоннары аша шалтыратып языла алалар.
-
Ятмас Дусайда җыен узды
Туган авыл могҗизалы көчкә ия ул: ата-баба нигезен калдырып, читкә китүчеләрне дә үзенә тартып тора. Тик кайберәүләр сагынуларын басар өчен кайткалап йөрсә, икенче берәүләр, авылга эзләрен суытмыйча, аны үстерү-төзекләндерү өчен барлык көчләрен куя. Дусай авылы әнә шундый олы йөрәкле, дәрәҗәле ир-егетләре һәм кызлары белән данлыклы. Әйтик, әтиле-уллы Мияссәр һәм Роберт...
-
Тоймалылар начар эшли белми (фото)
Басу-кырлардан таш җыеп йөргән җитәкчене күргәнегез бармы?! "Тойма" ширкәте җитәкчесе Рәҗәп абый Галиев нәкъ менә шундыйлардан. Чәчүлек җирләрендә таш аунап ятканын күрсә, җәһәт кенә сикереп төшә дә, машина кабинасына салып куя. "Ямьсезләп ятмасын әле, я техниканы да ватар", - ди ул. "Төп чәчүне төгәлләдек инде", - дип каршы алдылар тоймалылар....
-
Терлек азыгы хәзерләүче техниканың әзерлеге тикшерелде (фото)
Кышка чананы җәйдән әзерлә, ди халык мәкале. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә иртә яздан ук озын, салкын кыш айларын кайгырта башлый. Чәчүчеләрдән соң кыр эшләрендә эстафетаны терлек азыгы хәзерләүче команда үз кулына ала. Авыл хуҗалыгы һәм азак-төлек министрлыгыннан килгән комиссия районның сигез хуҗалыгында булып, терлек азыгы хәзерләүче техниканың әзерлеген тикшерде. Алар...