Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тоймалылар начар эшли белми (фото)

Басу-кырлардан таш җыеп йөргән җитәкчене күргәнегез бармы?! "Тойма" ширкәте җитәкчесе Рәҗәп абый Галиев нәкъ менә шундыйлардан. Чәчүлек җирләрендә таш аунап ятканын күрсә, җәһәт кенә сикереп төшә дә, машина кабинасына салып куя. "Ямьсезләп ятмасын әле, я техниканы да ватар", - ди ул. "Төп чәчүне төгәлләдек инде", - дип каршы алдылар тоймалылар....

Басу-кырлардан таш җыеп йөргән җитәкчене күргәнегез бармы?! "Тойма" ширкәте җитәкчесе Рәҗәп абый Галиев нәкъ менә шундыйлардан. Чәчүлек җирләрендә таш аунап ятканын күрсә, җәһәт кенә сикереп төшә дә, машина кабинасына салып куя. "Ямьсезләп ятмасын әле, я техниканы да ватар", - ди ул.

"Төп чәчүне төгәлләдек инде", - дип каршы алдылар тоймалылар. Бүгенге көндә биредә унике берәмлек техника, утыз бишләп кеше кырчылыкта хезмәт куя икән.
-2240 гектар сөрүлек җирләр бар. Шуның 1010 гектарын бөртеклеләр алып тора. 210 гектарында көзге бодай, калганын сабан культуралары игелә. Чәчү кампаниясен уңышлы гына башкарып чыга алдык. Машина-техника, ягулык-майлау материаллары, кадрлар белән дә авырлыклар килеп чыкмады. Быел яңа үсемлекләрдән - люпин һәм югары нәтиҗәлелеккә ия суперэлиталы рапс орлыгы алып кайттык, - ди агроном Мөнир абый Галимҗанов. -Бүгенге көндә икенче срокка 200 гектар җирдә рапс чәчү бара. Беренче срокта 190 гектарда эш башкарылган иде һәм тагын 100 гектар чәчәсе кала. Бу җыеп алганда уңайлы һәм югалтуларсыз булсын өчен шулай эшләнелә. Чөнки барысын да бер вакытта җыеп алу мөмкинлеге юк. Техниканың аз һәм иске булуы кыенлыклар тудыра. Менә бүгенге көндә дә биш техника Чуллы һәм Туембаш авылларыннан килеп эшли.
"Тойма" ширкәте икенче ел инде "Элиталы орлыклар" ассоциациясе белән хезмәттәшлек итә. Шуңа күрә аларга таләпләр зурдан куелган. Сынау участоклары булдырганнар. Үткән ел арпа, бодай, борчак үстереп карасалар, быел сынау участогына 41 төрле сорт орлык чәчкәннәр. Барлык орлыклар оригиналь һәм элиталы сортлы. Мөнир абый иртә яздан КамАЗ белән чыгып китеп, Липецк, Ростов-Дон, Тамбов, Саратов, Самара шәһәрләренең, республикабызның Төньяк урман хуҗалыгының фәнни-тикшеренү институтларында булган. Ул анда орлыкларның яңа сортларын барлыкка китерү өстендә эшләүче галимнәр белән шәхсән танышып, киңәшләшеп, чәчүлек материал алып кайткан. "Әлеге сортлар көтелгән яхшы нәтиҗә бирсә, киләчәктә үзебез Татарстан районнарына орлык тәкъдим итә алачакбыз", - ди ул. Шушы максатларны күздә тотып, тагын бер склад төзи башлаганнар, үткән ел да берне эшләткән булганнар.
"Агроном гына түгел, үзе хисапчы, үзе икътисадчы, шофер - нинди эш башкарырга кирәк булса, барын да булдыра, - ди ширкәт җитәкчесе Мөнир абый турында. -Һәрбер басу буенча исәп-хисап эшен төгәл алып бара. Кайсы басуда эш күпме бәягә төшәсен кыш көне исәпләп куя. Язын әлеге саннарга сыешабызмы дип тикшереп чыга, ә көзен нәтиҗә ясый".
-Эш бик күп, әмма барысына да өлгерергә, контрольдә тотарга тырышам. Хуҗалыкта техниканың "Глонасс" системасы белән җиһазландырылган булуы да бик уңайлы. Кайсы трактор кайда тукталган, ничә гектар эшләгән, күпме ягулык тоткан - барысы да күренеп тора. Хәтта ниндидер сәбәпләр белән чәчелми калган җирләрне дә күрсәтә, - диде агроном. - Үзебезнең лабораторияне булдырдык. Анда миңа Айгөл Габделхакова исемле кызыбыз ярдәм итә, минем уң кулым ул. Орлык анализларын ясый, сортларны таный, аера белә.
Тоймалыларның территориясендә уңайлы гына ашханә урнашкан. Анда Чуллы авылыннан Әлфинур апа Хәкимуллина белән Мәчкәрәдән Гүзәл Зыятдиновалар хезмәткәрләрне тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.
-Ашханәгә төшке аш вакытында берьюлы иллеләп кеше керәдер. Үзебезнең хезмәткәрләрдән тыш вакытлыча килеп эшләүчеләр дә бар, Туембашта плотина төзүче егетләр дә биредә тукланалар. Көн саен төрлеләндереп, кайнар аш, камыр ризыклары да пешерәбез, - ди Әлфинур апа.
Кырчыларга исә аш-суны ике машина белән көнгә ике тапкыр басуга алып чыгалар икән.
Ә кырда безне үзенең МТЗ-82 тракторы белән катоклау эшен башкаручы Госман абый Гайнуллин:
Чуллы авылы бигрәк матур,
Тырыш халкы сынатмый,
дип җырлап каршы алды. Туган авылына багышлап, быел "Мәңге яшә, Чуллым" дигән яңа җыр иҗат иткән. "Кечкенәдән бирле сәхнәдә, әле хәзер дә аннан төшәсе килми", - диде ул.
Чәчүче Азат Хаҗиәхмәтов та Чуллы авылыннан. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан бирле руль артында икән. Башта иске тракторда хезмәт куйса, үткән ел аңа яңа МТЗ-82 биргәннәр. "Иртә яздан кара көзгә кадәр басудан кайтып керми. Бик төгәл егет. Мин чәчкечне тикшереп чыкканнан соң да, ышанмыйча тагын бер кат карый әле ул", - диде агроном, егетне мактап. Егетләрнең тырышлыклары үзләре өчен, чөнки басуда уңышның күпме булуына карап, премияләр каралган. Бүләкләү вакытында һәркемнең куйган хезмәте исәпкә алына, диделәр.
Коллектив бердәм, эчүчелек һәм башка тәртипсезлекләр дә юк, хәтта тәмәке төпчеген дә теләсә-кая ташламыйлар икән. Гәрчә, Рәҗәп абый белән кайсы хезмәткәре турында гына сөйләшсәң дә, мактап, уңай сыйфатларын санап китә. Территорияләрендәге маэмай турында да: "Теле генә юк, сөйләшә алмый, кушканның барысын да үти", - диде. Ирексездән елмаеп куйдым. Менә шундый инде ул Рәҗәп абый: эшләтә дә, эшләгәнне күрә дә белә.

Туембаш җирлегендә быел "Чәчәк елы" дип игълан ителгән. Әлеге чара кысаларында җирлек халкы капка төпләренә өй алларына чәчәкләр утырталар. Иң матур бизәлгән хуҗалыкка "Тойма" ширкәтеннән бүләк биреләчәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев