Терлек азыгы хәзерләүче техниканың әзерлеге тикшерелде (фото)
Кышка чананы җәйдән әзерлә, ди халык мәкале. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә иртә яздан ук озын, салкын кыш айларын кайгырта башлый. Чәчүчеләрдән соң кыр эшләрендә эстафетаны терлек азыгы хәзерләүче команда үз кулына ала. Авыл хуҗалыгы һәм азак-төлек министрлыгыннан килгән комиссия районның сигез хуҗалыгында булып, терлек азыгы хәзерләүче техниканың әзерлеген тикшерде. Алар...
Кышка чананы җәйдән әзерлә, ди халык мәкале. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә иртә яздан ук озын, салкын кыш айларын кайгырта башлый. Чәчүчеләрдән соң кыр эшләрендә эстафетаны терлек азыгы хәзерләүче команда үз кулына ала. Авыл хуҗалыгы һәм азак-төлек министрлыгыннан килгән комиссия районның сигез хуҗалыгында булып, терлек азыгы хәзерләүче техниканың әзерлеген тикшерде. Алар әлеге хуҗалыкларга югары бәя биреп, эш барышыннан канәгать калдылар, дип хәбәр итте районның баш агрономы Илдар Габбасов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев