25 март 2016 яңалыклары
-
“Үрәсбаш” хуҗалыгында семинар булды (+Фото)
"Кукморагрохимсервис" оешмасының "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә 2016 елның март аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар терлекчелек комплексларында булып, мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар, шулай ук техника ремонтының барышы белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар...
-
Татарстанда 28 меңнән артык кеше эчкечелектән иза чигә
Татарстанның наркология оешмаларында "эчкече" диагнозы куелган 28 583 кеше исәптә тора. Бу хата республика наркология диспансерының медицина буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева җиткерде. Аның сүзләренчә, 2015 елда республикада эчкечелек белән авыру аңа кадәрге ел белән чагыштырганда 8,2 %ка кимегән. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, илдә җан башына исерткеч...
-
Өлге клубында әбиләр көч сынашты
Өлге авыл клубында хатын-кызлар көненә багышланган "Супер әби" бәйгесе үтте. Бу уен-тамашада дүрт әби катнашып, "Көйне таны", "Әкиятче әби" һәм башка кызыклы конкурсларда көч сынаштылар.
-
Яшәү белән үлем арасында реанимациядә ятучылар янына керергә рөхсәт итәчәкләр
Яшәү белән үлем арасында реанимациядә ятучылар янында даими булырга яки кереп авыруның хәлен белергә рөхсәт ителәчәк. РФ Дәүләт Думасы депутатлары бу хокукны кануни нигездә беркетергә тели. РФ "Сәламәтлек саклау нигезләре турында"гы Законга үзгәрешләр кертелсә, хастаханәләрнең реанимациясендә яки интенсив терапия бүлмәләрендә яткан авыруның янына аның якыннары керә алачак. Бу рөхсәт чирле...
-
Арзан чакта “Хезмәт даны”на язылып кал!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Быелның икенче яртыеллыгына газета-журналларга бәяләр арту көтелә. Шуңа "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына бүгенге бәядән язылып калырга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез: район газетасының ярты елга язылу бәясе - 528 сум.
-
Чебешләр җылы ярата
Яз айларына кереп, көннәр бераз җылытып җибәрү белән шәхси хуҗалыкларда кош-корт сатып алу турында уйлана башлыйлар. Әмма әле көндез җылы булса да, кичләрен шактый салкын һава торышы саклана. Шуңа күрә чеби сатып алучыларга инкубатор җитәкчесе Халидә апа КАДЫЙРОВАның киңәшләре урынлы булыр дип уйлыйбыз. -Иртә яздан чеби сатып алырга уйласаң, алдан...
-
Туберкулез: вакцинация һәм мантудан баш тартырга ярамый
Ел саен Татарстанда 1,5 меңгә якын туберкулез очрагы ачыклана. Республикабыздагы вәзгыятьне шактый тотрыклы һәм, башка төбәкләр белән чагыштырганда, уңай дип атарга була. Авыручылар саны бездә уртача илкүләм күрсәткечләренннән 33 процентка кимрәк. Әмма узган елда туберкулез йоктыручы балалар һәм үсмерләр саны 1,5 тапкырга артып киткән. Ә бу борчу уята торган фактор....
-
Өч фура бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү - Чиләбе трассасының 1258 нче чакрымында, Баулы районы биләмәсендә, килеп чыккан. Липецкидан килүче Reno йөк машинасы белән идарә итүче 58 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлек режимын арттырып җибәрә һәм алда барган икенче йөк машинасына килеп бәрелә. Анысы үз чиратында алдагы фурага килеп "сылана" Һәлакәт аркасында гаепле машина йөртүченең...
-
Афәрин, балыклылар
Халык бик тә көтеп алганлыктан, ул көнне Балыклы авылы клубында алма төшәрлек тә урын юк иде. Клубта күптәннән мондый чара үткәрелгәне булмады шул. Олыяз урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Айсылу Баһабиева авыл үзешчәннәрен - Балыклы халкын җыеп, авылны шау иттереп, Туфан Миңнуллинның "Гармун белән скрипка" музыкаль комедиясен күрсәттеләр. Тырышсаң, сукыр күздән дә...
-
Хуҗасы үз эте өчен җаваплы
Урамгаүз иркенә чыгарып җибәрелгән этләр, мәгълүм булганча, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең тынычлыгын боза, курку уята. Бигрәк тә балалар өчен куркыныч тудыра. Моның өчен эт ияләре җавап тотарга тиештер бит? Әлеге сорау белән район административ комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ләйсән Антоновага мөрәҗәгать иттек. -Дүрт аяклы дусларын урамда йөртү тәртибен бозган затларга карата нинди чаралар...