Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хуҗасы үз эте өчен җаваплы

Урамгаүз иркенә чыгарып җибәрелгән этләр, мәгълүм булганча, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең тынычлыгын боза, курку уята. Бигрәк тә балалар өчен куркыныч тудыра. Моның өчен эт ияләре җавап тотарга тиештер бит? Әлеге сорау белән район административ комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ләйсән Антоновага мөрәҗәгать иттек. -Дүрт аяклы дусларын урамда йөртү тәртибен бозган затларга карата нинди чаралар...

Урамгаүз иркенә чыгарып җибәрелгән этләр, мәгълүм булганча, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең тынычлыгын боза, курку уята. Бигрәк тә балалар өчен куркыныч тудыра. Моның өчен эт ияләре җавап тотарга тиештер бит? Әлеге сорау белән район административ комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ләйсән Антоновага мөрәҗәгать иттек.

-Дүрт аяклы дусларын урамда йөртү тәртибен бозган затларга карата нинди чаралар каралган?

-Этләрне йөртергә алып чыкканда норматив-хокукый актлар таләпләрен үтәү кирәклеген Кукмара поселогы һәм район халкының янә бер кат исенә төшерәбез. Бу хайваннарны асрау кагыйдәләренә буйсынмаган хуҗаларны Татарстан Республикасы административ хокук бозулар турындагы Кодексының 3.7 маддәсе нигезендә административ җаваплылык көтә. "Урамнарда, паркларда, скверларда, җәмәгать транспортының барлык төрләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында этләрне муенчаклы баусыз һәм борынчык кидертмәгән көе йөрткән, аларны җәмәгать урыннарында караучысыз калдырган өчен 300 сумнан 1000 сумга кадәр административ штраф каралган", - диелгән әлеге Кодекста. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми.

-Маэмай иясе башкаларның кисәтүен игътибарга алмаса, ни эшләргә?

-Эте муенчаклы баусыз йөри һәм хәтта балалар мәйданчыгына йөгереп керә икән, аның хуҗасына карата шул торак пунктта яшәүче кешеләргә район Башкарма комитетының административ комиссиясенә (Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15) гариза язу һәм шуның белән җирле хакимият органнарына мөрәҗәгать итү кирәк. Сүзләрне раслаучы фото яки видеоматериаллар булу яхшы. Шулай ук полициянең участок инспекторына хәбәр итү мөмкин. Һәр очракта гариза язу һәм хәлне тәфсилләп сурәтләү сорала. Эт иясе тарафыннан законнарны бозу ачыклана икән, административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, каралу өчен җәмәгать судына җибәрелә.

Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев