Чебешләр җылы ярата
Яз айларына кереп, көннәр бераз җылытып җибәрү белән шәхси хуҗалыкларда кош-корт сатып алу турында уйлана башлыйлар. Әмма әле көндез җылы булса да, кичләрен шактый салкын һава торышы саклана. Шуңа күрә чеби сатып алучыларга инкубатор җитәкчесе Халидә апа КАДЫЙРОВАның киңәшләре урынлы булыр дип уйлыйбыз. -Иртә яздан чеби сатып алырга уйласаң, алдан...
Яз айларына кереп, көннәр бераз җылытып җибәрү белән шәхси хуҗалыкларда кош-корт сатып алу турында уйлана башлыйлар. Әмма әле көндез җылы булса да, кичләрен шактый салкын һава торышы саклана. Шуңа күрә чеби сатып алучыларга инкубатор җитәкчесе Халидә апа КАДЫЙРОВАның киңәшләре урынлы булыр дип уйлыйбыз.
-Иртә яздан чеби сатып алырга уйласаң, алдан ук әзерләнеп барырга кирәк. Күп вакыт кеше шулай эшли дә: тартмаларын мамык шәлләр белән төреп алып киләләр. Инкубаторда да чебиләрне салганчы тартмаларны җылыга куеп торалар, асларына йомшак әйбер җәелсә, тагын да яхшырак. Беренче ун көндә чеби тора торган ояда температура 28-29 градус, икенче ун көндә 25-27 градус, өченче ун көндә 23-24 градус булырга тиеш. Бер айлыкларны 18-20 градуста тәрбияләргә була. Ашатуга килгәндә исә, чебиләргә инкубаторда катнаш азык бирәләр, аның составына витаминнар да кушылган була. Шуңа күрә башка төрле азык ашатырга уйлаган вакытта аңа акрынлап ияләндерсәгез яхшырак. Яшеллек чыккач, кычыткан һәм башка үләннәр дә витамин чыганагы булып торалар. Аннары профилактика максатында, сәламәтлекләре ныгып китсен өчен суларына бер литрга биш тамчы исәбеннән сульфатилан кушсаң да яхшы. Кайнамаган, талыккан су бирергә кирәк. Якынча менә шулай тәрбияләгәндә чебиләр утыз биш көндә 1,800 килограмга җитә һәм ике айда җитешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев