Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туберкулез: вакцинация һәм мантудан баш тартырга ярамый

Ел саен Татарстанда 1,5 меңгә якын туберкулез очрагы ачыклана. Республикабыздагы вәзгыятьне шактый тотрыклы һәм, башка төбәкләр белән чагыштырганда, уңай дип атарга була. Авыручылар саны бездә уртача илкүләм күрсәткечләренннән 33 процентка кимрәк. Әмма узган елда туберкулез йоктыручы балалар һәм үсмерләр саны 1,5 тапкырга артып киткән. Ә бу борчу уята торган фактор....

Ел саен Татарстанда 1,5 меңгә якын туберкулез очрагы ачыклана. Республикабыздагы вәзгыятьне шактый тотрыклы һәм, башка төбәкләр белән чагыштырганда, уңай дип атарга була. Авыручылар саны бездә уртача илкүләм күрсәткечләренннән 33 процентка кимрәк. Әмма узган елда туберкулез йоктыручы балалар һәм үсмерләр саны 1,5 тапкырга артып киткән. Ә бу борчу уята торган фактор.

"Туберкулезны бергә җиңик!" - Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көне быел шундый девиз астында уза. 1993 елда илкүләм фаҗига дип игълан ителгән чир белән көрәш бүген дә актуальлеген югалтмый. Ел саен дөнья буенча 9 миллион яңа очрак теркәлә, 1,5 миллион кеше әлеге чирдән үлеп китә. Туберкулезны кисәтү турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында сөйләшү булды.

Республикабыз нәтиҗәле көрәшә

Татарстанда туберкулезны кисәтү буенча чаралар комплексы шактый яхшы оештырылган. Шуңа да тотрыклы күрсәткечләрне саклауга ирешелгән. 2000 елдан республикабызда туберкулез йоктыручылар исәбе ел саен уртача 4 процентка кимегән һәм дистә ярым ел эчендә күрсәткечләр гомуми рәвештә 52 процентка яхшырган, дип хәбәр итте Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Әмма Татарстанның өч районында - Яңа Чишмә, Әгерҗе, Спас муниципаль берәмлекләрендә авыруны йоктыручылар саны гомумреспублика күрсәткечләреннән 2,5-3 процентка югарырак. Ютазы, Әтнә, Югары Ослан, Аксубай, Чүпрәле һәм Саба районнарындагы вәзгыять тә борчу уята - биредә туберкулез ачыкланган кешеләр саны 1,5-3 тапкырга арткан.

- Авыруны йоктыручыларның 65 проценты - 18-49 яшьләрдәге кешеләр. Нигездә, шәһәрдә яшәүчеләр (76 процент) авырый. Республикага туберкулез салган икътисади зыян да исәпләп чыгарылган. 2015 елда ул 207 миллион сум тәшкил итә, - дип билгеләде Любовь Авдонина.

Бала авырса чыганакны өлкәннәрдән эзләргә кирәк

Белгечләр сүзләренчә, балалар арасында туберкулез йоктыручылар исәбе бу чир буенча тулаем вәзгыятьне чагылдыручы төп күрсәткеч. 2015 елда исә республикабызда 70 бала һәм үсмер авырып киткән. 15-17 яшьләрдәге үсмерләр арасында үсеш аеруча зур. Бу, үз чиратында, өлкәннәр арасында ачыкланмаган туберкулез инфекциясе очраклары булуына ишарәли.

Республика туберкулезга каршы клиник диспансерның баш табибы урынбасары Рәмзия Фатыйхова сүзләренчә, балалар эпидемик вәзгыятьнең үзгәрешен ачык чагылдыра.

- 14 яшькә кадәрге малай-кызлар арасында 8 процентка кимү күзәтелә. Ә менә үсмерләр арасында әлеге чирне йоктыручылар күбәйгән. Кызганычка, туберкулезның авыр формалары ачыкланган балалар саны артуны күзәтәбез. Аларның 70 проценты - алдагы елларда тикшеренүдән баш тартучылар. Бу балаларның әти-әниләре манту ясатуга каршы чыккан, - дип билгеләп узды Рәмзия Фатыйхова.

Манту ясатыргамы?

Туберкулезга тикшеренүдән баш тарткан балаларны балалар бакчаларына, мәктәпләргә кабул итмәү турындагы карарны бик дөрес дип саный белгечләр. Бу очракта сүз, беренче чиратта, сәламәт балаларга куркыныч тудыру, шул рәвешле аларның хокукларын кысу турында бара, ди табиблар.

Алай гына да түгел, баласының медицина тикшерүләрен үтүен чикләгән ата-аналар, нарасыйларының хокукларын кыса. Моның өчен хәтта административ җаваплылыкка тартулары ихтимал икән.

Туберкулезга каршы прививка ясатудан да баш тартырга ярамый, дип кисәтә табиблар. Кызганычка, вакцинацияләнгән бала да авыруны йоктырудан тулысынча сакланган дип әйтеп булмый. Чөнки әлегә кадәр мондый препарат эшләнмәгән. Әмма прививка ясаткан кешедә туберкулезның авыр формалары булмаячак. Соңгы 7 елда вакцинацияләү бу авырудан үлүчеләрне булдырмаска ярдәм иткән.

Туберкулез йоктыручыларны дәвалау шактый дәвамлы процесс. Әмма авыру никадәр иртәрәк ачыкланса, шулкадәр яхшырак. Беренчел стадиядә ачыкланган чир буенча химия терапиясе 6 айга сузыла, аннары өч ай амбулатор этап. Шул рәвешле бер ел эчендә туберкулез табылган кешеләрнең 74 проценты тулысынча сәламәтләнә икән. Аннары ике ел дәвамында профилактик дәвалану курсы үтә һәм даими табиблар күзәтүендә тора. Авыр стадиядә ачыкланган туберкулезны дәвалау исә ике ел һәм аннан да артыкка сузылырга мөмкин.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев