25 февраль 2017 яңалыклары
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8 (84364) 074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
Юл һәлакәтендә ике өлкән кеше һәм бер баланың гомере өзелгән (фото)
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Лаеш районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр. Фаҗига бүген иртәнге алтыда Р-239 трассасының 60 кмда Имәнкискә авылына керү юлында булган. «Мицубиси L200» пикапы һәм «Дэу Матиз»...
-
Китә белми
Сокланам мин табигатькә, Яшәрә ул елга бер. Картлык кына әрсезләнә, Китә белми, килсә бер. 1970
-
Сакланыгыз, торак йортлар түбәсеннән кар ишелеп төшә башлады!
Мамадышта Toyota чит ил машинасына торак йортның түбәсеннән кар ишелеп төшкән. Нәтиҗәдә, машинаның алгы ягы җимерелә. //ProKazan.ru// Машина Мамадышның Азино үзәк урамында тукталган була. Бу хәлдән соң, машина хуҗасы полициягә мөрәҗәгать итә.
-
Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
Татарстан синоптиклары һава торышы бозылуы турында кисәтә, дип яза Татар-информ. Төнлә һәм 26 февраль көнне иртән республика буенча урыны белән, шул исәптән Казанда да, көньяк-көнбатыш һәм көнбатыш җилнең көчәюе көтелә. Аның тизлеге 15 м/с кадәр җитәчәк (Татарстан Республикасы башкаласында җилнең көчле булу ихтималы аз). Бураннар күз күремен 1-2 км кадәр...
-
Иртәгә “Зилант” спорткомплексында Динар Васильев истәлегенә баскетбол ярышы уздырыла
Армия сафларында һәлак булган Васильев Динар Владимирович истәлегенә 26 февральдә "Зилант" спорткомплексында баскетбол ярышы уздырыла. Башлана сәгать 9.00да.
-
«Яман шеш кичергән хатынын озак яшәмәс, дип киткән ирне Гөлнур гафу итә…»
Аның гомере гел көтүдән генә тора кебек. Бәхет көтеп… Балаларның исән-имин үсеп башлы-күзле булуын көтеп узган бит иң матур еллары. //Сөембикә// Читтә адашып йөргән газиз ярын - ирен көтеп унҗиде ел үтеп киткән. Ниһаять, ул кайткан. Уе-хыялы, гүяки, тыны белән тартып кайтаргандай кайтарган ул аны… Балтачка журнал укучылар белән очрашуга...
-
Игътибар! Район газетасы “Бу Кукмарага килешми” дигән проект игълан итте
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарага килешми" дигән проект тәкъдим итте. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яки 89655888688 WhatsApp (ватсап) номерына юлларга мөмкин.
-
Элвин Грей яраткан кешесе булу-булмавы турында серне чиште
«Элвин Грей концертына барсаң, ел буена җитәрлек дәрт-дәрман, күтәренке кәеф аласың» дигән сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килгәнгә, аның иҗаты белән якынанрак танышу теләге туды. Уңай форсат та чыгып тора: җырчы шушы көннәрдә Башкортстанның Октябрьский шәһәренә концерт белән килде. ... Концерт көнне музыка колледжы бинасы халык белән шыгрым тулы...
-
Район газетасы аша гүзәл затларга бәйрәм котлавы юллый аласыз
23 февраль бәйрәменнән соң 8 Март килүен онытмагыз. Иң якын кешеләрегезне - әниегезне, тормыш иптәшегезне, апа-сеңелләрегезне, кыз балаларыгызны, хезмәттәшләрегезне "Хезмәт даны" газетасы аша котлаудан да зуррак, кадерлерәк бүләк таба алмассыз. Әлбәттә, хатын-кызлар өчен дә әнисен, кайнанасын, кыз туганнарын котларга менә дигән форсат бу. Кибеттән 350 сумга бүләк таба алмассыз, ә...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев яшьләр өчен эш һәм ял урыннарының мөһимлеге турында сөйләде
-Хезмәт урыннарын арттыруның бер юлы авылларда эшмәкәрлекне, һөнәрчелекне үстерү булса, икенче юлы - "Кукмара" сәнәгать паркын куллануга тапшыру. Узган ел анда 100 миллион сумлык эш башкарылып, 20 гектарда барлык инфраструктура булдырылды. Биредә үз эшчәнлекләрен оештыручылар инде төзелеш эшләренә дә керештеләр. Мәскәүдә бу проектның икенче этабында да җиңеп, 175 миллион сум...