Юл һәлакәтендә ике өлкән кеше һәм бер баланың гомере өзелгән (фото)
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Лаеш районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр. Фаҗига бүген иртәнге алтыда Р-239 трассасының 60 кмда Имәнкискә авылына керү юлында булган. «Мицубиси L200» пикапы һәм «Дэу Матиз»...
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Лаеш районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр.
Фаҗига бүген иртәнге алтыда Р-239 трассасының 60 кмда Имәнкискә авылына керү юлында булган. «Мицубиси L200» пикапы һәм «Дэу Матиз» автомобиле капма-каршы очрашу нәтиҗәсендә, аз литражлы машинаның 35 яшьлек йөртүчесе һәм 8 яшьлек баласы белән 33 яшьлек пассажир хатын-кыз һәлак булган. Шулай ук 41 яшьлек пикап машинасын йөртүче зыян күргән.
Урынга килгән 118 номерлы янгын-сүндерү хезмәте хезмәткәрләре янгын чыгу куркынычы тудырган автомобиль аккумуляторларын сүндергән. Һәлак булучыларны машинадан чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев