Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Димитриев яшьләр өчен эш һәм ял урыннарының мөһимлеге турында сөйләде

-Хезмәт урыннарын арттыруның бер юлы авылларда эшмәкәрлекне, һөнәрчелекне үстерү булса, икенче юлы - "Кукмара" сәнәгать паркын куллануга тапшыру. Узган ел анда 100 миллион сумлык эш башкарылып, 20 гектарда барлык инфраструктура булдырылды. Биредә үз эшчәнлекләрен оештыручылар инде төзелеш эшләренә дә керештеләр. Мәскәүдә бу проектның икенче этабында да җиңеп, 175 миллион сум...

-Хезмәт урыннарын арттыруның бер юлы авылларда эшмәкәрлекне, һөнәрчелекне үстерү булса, икенче юлы - "Кукмара" сәнәгать паркын куллануга тапшыру. Узган ел анда 100 миллион сумлык эш башкарылып, 20 гектарда барлык инфраструктура булдырылды. Биредә үз эшчәнлекләрен оештыручылар инде төзелеш эшләренә дә керештеләр. Мәскәүдә бу проектның икенче этабында да җиңеп, 175 миллион сум грант оттык. Быел яңадан 16 гектар мәйданда эшләр башланачак. Сәнәгать паркында 19 предприятие, шул исәптән металл савыт-сабалар заводының яңа цехлары, тәүлегенә 200 тонна продукция җитештерү куәтенә ия булган сөт комбинаты урнашачак, аларны куллануга тапшыру ике меңгә якын кешене эшле итәчәк. Мех фабрикасын эшләтеп җибәрү дә өстәмә хезмәт урыннары булдырыр иде. Аларны профессионал кадрлар белән тәэмин итү турында бүгеннән кайгыртырга тиешбез. Шул максаттан Кукмара аграр көллиятендә 91 миллион сумлык реконструкция эшләре башланды, аны кадрлар хәзерләү буенча ресурс үзәгенә әйләндерү күздә тотыла. Лубян урман-техник көллиятендә дә ремонт эшләре дәвам итә, агымдагы елда 54 миллион сумлык эшләр планлаштырыла. Аңа да яшьләргә белем һәм төпле һөнәр бирүдә зур бурычлар йөкләнә.

Ә ял итү урыннарына килгәндә, бу юнәлештә дә аз эшләнмәде. 2015 елның парклар һәм скверлар елы, ә 2016 елның сусаклагыч зоналар елы кысаларында үтүе моңа зур этәргеч бирде. Поселоктагы үзәк паркның ташландык хәлдә булуы борчу уята иде, ел әйләнәсе анда эш кайнады, иганәчеләр дә зур матди ярдәм күрсәттеләр. Хәзерге вакытта биредә рәхәтләнеп ял итәргә, мәдәни чаралар үткәрергә һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Ленин бакчасындагы сквер да иганәчеләр ярдәме белән төзекләндерелде. Гагарин урамында яр буена зур самавыр куелды. Авылларда да ял итү урыннары булдырылып, үзара салым акчаларына балалар өчен уен җиһазлары урнаштырылды. Ә Нурминкә елгасының төзекләндерелгән яр буендагы матурлыкны кукмаралылар гына түгел, хәтта күрше районнардан да килеп, тамаша кылып, ял итеп китәләр. Бу эшнең әле беренче этабы гына төгәлләнде. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Үзәк стадионда да 30 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. 2017 метр озынлыкта яктыртылган чаңгы һәм роллер трассасы булдырылды. Районда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар җитәрлек, соңгы елларда дәүләт программасы нигезендә ясалган спорт мәйданчыклары да яшь буынга буш вакытын файдалы үткәрергә, сәламәтлекләрен ныгытырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев