24 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Гүзәл һәм Илназ Баһлар яңа фатирга күченгән
Казанның "Азино" микрорайонында яшәүче туганнарга баргач, ишегалдында бала белән йөрүче җырчы Гүзәл Идрисова белән очраштык. Гүзәл тормыш иптәше, татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Баһ белән ике ул үстерә. Шәхсән үзем бу гаиләне якын итәм һәм хөрмәтем дә зур аларга. - Гүзәл, сез моннан ерак түгел бер йортта яши идегез, монда...
-
19 яшьлек егетне ток сугып үтергән
Эшченең үлеме буенча тикшерү алды эше башланды. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 19 яшьлек электрчы-стажер кичә көндез Бөгелмәнең электр насослары заводындагы цехта үлгән. Беренчел фаразлар буенча, бәхетсезлек очрагы эшче электр яктылык лампалары алыштырган вакытта килеп чыккан. Ул урында ук вафат булган. Тикшерү эше дәвам итә. Аның нәтиҗәләре...
-
Владимир Путин: "Бу – Россиягә арттан һөҗүм"
Сүрия белән Төркия чигендә Россиянең Су-24 истребителе бәреп төшерелүенә бәйле рәвештә ил Президенты Владимир Путин үз фикерен белдерде. Исегезгә төшерәбез, бүген Су-24 истребителенең бәреп төшерелүен Төркия һава юлларын бозу белән бәйләп аңлатырга тырыштылар. Һөҗүм иткәнче төрек гаскәриләре берничә тапкыр кисәтү ясаган, шул сәбәпле Россия очкычының ике пилоты да катапульт ярдәмендә...
-
Зур Сәрдек халык театры "Идел-йорт" фестиваленең финал өлешенә керде
Халык театрларының унбишенче төбәкара "Идел-йорт" фестиваленең финал өлеше бара. Бу бәйгедә быел Зур Сәрдек халык театры катнаша. Туфан Миннуллинның "Без бит авыл малае" комедиясен Дәрвишләр бистәсенең Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда шәһәр тамашачысы җылы кабул итеп, мул алкышларга күмде. Мәртәбәле жюри әхелләре дә артистларыбызның уенына бик матур бәя бирделәр. Барысы бер...
-
Хатын-кыз полиция хезмәткәре атылып үлгән
Әлеге факт буенча хезмәт урынында тикшерү эше кузгатылды. Бүген Алабугада хезмәт автомобилендә хатын-кыз полиция хезмәткәренең үле гәүдәсе табылган. Беренчел фаразлар буенча, ул үз-үзенең башына аткан. Аның 1988 елгы икәнлеге әйтелә. Тикшерү эше дәвам итә. чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51309-alabugada-hatyin-kyiz-politsiya-hezm%D3%99tk%D3%99re-atyilyip-%D2%AFlg%D3%99n.html
-
Шәхси балалар бакчасында 8 сабый агуланган
Татарстанда тикшерү органнары тарафыннан шәхси балалар бакчасында сабыйлар агулану очрагы буенча тикшерү алды эше башланган. Беренчел фаразлар буенча, 17-19 ноябрьдә Казанда бер үк бакчага - "Егоза" белем үзәге"нә йөрүче 2010-2012 елгы 8 балада азык белән агулану билгеләре күренә. Медицина хезмәткәре караганнан соң балалар өйләренә озатылган. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләре...
-
Янил мәдәният йортына барлык әниләр чакырылган
Биредә "Әнием - күз нурым" дигән күңелле концерт үтте. "Энҗе" бию төркеме, Казаннан махсус кайткан Ринат Нуруллин һәм авыл үзешчәннәре башкаруындагы җырлар әниләргә зур бүләк булды.
-
Райондашыбыз Рауза Хуҗиеваның шигырьләр китабы “Ел китабы – 2014” бәйгесенә тәкъдим ителгән әдәбият исемлегендә бар
Нырты авылында яшәүче Рауза Хуҗиеваның үткән елда "Йөрәгемнең серле сүзләре" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Анда авторның 69 шигыре тупланган. Бу китап Татарстан милли китапханәсе тарафыннан үткәрелгән "Ел китабы - 2014" бәйгесенә тәкъдим ителгән әдәбият исемлегендә дә бар.
-
2 декабрьдә чыгарылыш укучылары БДИга кертелү өчен йомгаклау иншасы язачаклар
2015 елның 2 декабрендә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы, 2016 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак. Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда изложения язу өчен 429 укучы теркәлгән. Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт...
-
“IT-чемпион” бәйгесе тәмамланырга алты көн калып бара
Хәзерге вакытта Татарстанда "IT-чемпион" акциясенең икенче этабы дәвам итә. Чара тәмамланырга әллә ни күп вакыт калмады инде - 30 ноябрьдә укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалачак. Хәтерләсәгез, быелгы конкурсның беренче этабы 31 июльдә тәмамланган иде. Тик аның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булмады әле. Бу чараны декабрь аенда конкурсның икенче...
-
ТНВда «Һөнәр» тапшыруы алып баручы Зөһрә Хәсәнова әни булган
«Яңа Гасыр» каналындагы «Һөнәр» тапшыруы алып баручысы һәм режиссеры Зөһрә Габдрахманова (Хәсәнова) 30 октябрь көнне әни булды. "Бәби көтүебезне белгәч, бик сөендек. Ике яктан әти-әниләребез дә, бу шатлыклы хәбәрне ишетеп, бик шатландылар", - ди Зөһрә. - Ирем Алмаз белән туачак балабызга исемнәрне озак сайладык. Соңрак бер фикергә килеп, кыз туса...
-
Хәрби хезмәткә кагылышлы сораулар өчен "кайнар линия" ачыла
25 ноябрьдә хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый. Һәр теләгән кеше үз сорауларын: (843) 236-40-17, 236-89-15, 236-40-62 телефоннарына юллый ала. Кайнар линия 09:00-17:00 сәгатьләрдә эшли. ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр һәм Татарстан хәрби комиссариаты хезмәткәрләре кирәкле мәгълүмат бирәчәк. Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1...
-
Кукмарада "Бердәм Россия" партиясенең Бердәм кабул итү көне узачак
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Генераль советы Президиумы карары нигезендә, партиянең туган көне уңаеннан, 1 декабрьдә районда гражданнарны Бердәм кабул итү көне узачак. Анда Татарстан дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова (сәгать 14.00дән), депутатлар, район башлыгы (сәгать 8.00дән сәгать 9.00гә кадәр), җирлек башлыклары, шулай ук төрле подразделение җитәкчеләре катнашачак. Халыкны кабул...
-
Кукмаралылар Яр Чаллыда үткән конкурс-фестивальдә катнашты
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Без бергә" Халыкара проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә үткән конкурс-фестивальдә катнаштылар. "Нәфис сүз" номинациясенең кече яшь категориясендә Ислам Шәйдуллин - беренче, Әнвәр Хәсәнов - икенче, Кира Петровалар өченче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Уртанчы яшь категориясендә Зөлфәт Юскаев - икенче дәрәҗә лауреат, Камилә Шәрифҗанова һәм Руслан Константиновлар...