22 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Авыл җирлекләре Советларына депутатларны өстәмә сайлауларның гомуми нәтиҗәләре
Зур Кукмара авыл җирлеге Советына 7нче бермандатлы Парковая сайлау округы буенча сайлауларда катнашучылар саны - 180 (77,25 процент). Сайлаучыларның кандидатларга биргән тавышлары саны: Рафаэль Зөфәр улы Вәлиуллин - 158 (87,78 процент), Руфит Мөбарәкҗан улы Гарифҗанов - 15 (8,33 процент), Радик Сергеевич Михайлов - 7 (3,89 процент). Депутат итеп Рафаэль Зөфәр...
-
Бүген киләсе ел өчен эшлибез
Басу-кырларда иртә яздан башланган мәшәкатьләр акрынлап ахырына якынлаша. Шулай да авыл хуҗалыгында кичектергесез эшләр берсе артыннан икенчесе чиратлашып кына тора. "Лесной" агрофирмасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә урып-җыю техникасын саклауга кую, ремонт эшләрен оештыру, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре, терлекчелек тармагына игътибарны көчәйтү кирәклеге турында сүз барды. -Бүгенге көндә орлыкка кукуруз суктыру эшләре калып...
-
Район үзәк китапханәсендә “Минем яраткан әдәби героем” номинациясенең район этабы узды
Район үзәк китапханәсенең балалар бүлеге уку залында "Әдәби герой музее" республика конкурсының "Минем яраткан әдәби героем" номинациясенең район этабы үткәрелде. Әлеге конкурста 3-4, 5-6 сыйныф укучылары үз куллары белән ясаган эшләр тәкьдим иттеләр. Эшләр арасында төрле материалдан (төсле кәгазь, пластилин, агач, тозлы камыр һ.б.) кул эшләнмәләре бар иде. Конкурска барлыгы...
-
Быел 1941нче елгы салкыннар кабатланырга мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе ягып җылыту сезонында һава торышы нинди булачагы турында үз фаразларын җиткерде. Киләсе алты айда - октябрьдән мартка чаклы - республика территориясендә температура фоны күпьеллык уртача күрсәткечләр чамасы булыр дип көтелә. Ә менә октябрь һәм март айларында температура гадәттәгедән югарырак булачак. Ноябрь, декабрь, гыйнвар...
-
Кукмарада юл фаҗигасе: зыян күрүче бар (фото)
Бүген, 22 сентябрьдә, Кукмара-Шәмәрдән юлының 16нчы чакрымында юл фаҗигасе була. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, "ОКА" автомобиле шоферы - 1992 елгы хатын-кыз, руль белән идарә итүен югалта һәм автомобиль юл читенә төшеп каплана. Шофер зыян күрә, ул Арча үзәк дәваханәсенә җибәрелә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара....
-
Районыбызның “Хезмәт даны” газетасына язылу дәвам итә
"Хезмәт даны" газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка дәвам итә. Ярты елга язылу бәясе 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга - 50 сум) тәкъдим ителә.
-
Каникулсыз ноябрь: ялга туры килгән бәйрәмнәр башка көнгә күчерелми
ТР Дәүләт Советы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы канунына үзгәрешләрне кабул итте. Шулай итеп, республикада эш көннәре күбрәк булачак. Үзгәрешләр бәйрәм көн ялларга туры килгән очракта, аны башка көнгә күчерүне кире кага. Президент кул куйган очракта, 10 көннән гамәлгә керәчәк канунның нәтиҗәсен инде ноябрьдә үк сизәчәкбез. Чөнки...
-
Районыбызның Вахит авылы клубында “Балкыш” республика фестиваленең зона туры бара (фото)
"Балкыш" республика фестивале быел дүртенче тапкыр оештырыла. Вахит клубында бәйгенең зона туры бара. Анда Кукмара, Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнарыннан килгән ветераннар чыгыш ясый. Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан республикасы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәковлар сәламләп, чыгыш ясаучыларга уңышлар теләделәр. Фестивальдә иң беренчеләрдән булып сәхнәгә...
-
“Шәфкать” балалары өчен күңелле чара үткәрелде
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә саулыкларын ныгытучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Көзге шәфкатьлелек атналыгы - игелекле эшләр эстафетасы" ирекле акция кысаларында күңелле чара үткәрелде. Балалар караокега кушылып җырладылар, балалар мультфильмнарында мәрхәмәтлелек турында яңгыраган җырларга багышланган викторинада катнаштылар, балалар өчен әкият персонажлары турындагы табышмакларга җаваплар таптылар.
-
Кукмарада коточкыч юл фаҗигасе: җәяүлене машина бәрдергән, зыян күрүче үлгән (фото)
Кичә, 21 сентябрьдә, кичке сәгать 19.20 тирәсендә, поселокның Степан Разин урамында юл фаҗигасе була. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, "Лада-Калина" автомобиле шоферы - 1979 елгы хатын-кыз, Планетарный урамы ягыннан Чернышевский урамы ягына таба хәрәкәт иткәндә җәяүлене бәрдерә. Җәяүле, 60 яшьлек хатын-кыз, алынган тән җәрәхәтләреннән урында ук...
-
Полициягә шәхси сак оешмасы да ярдәм итә
Узган ел район эчке эшләр бүлеге һәм "Айрус" шәхси сак оешмасы арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде. Аның нигезендә әлеге оешма хезмәткәрләре массакүләм чаралар уздыру урыннарында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә, патрульләргә чыккан вакытта, объектларны саклауда үз өлешләрен кертәләр, шулай ук җинаять кылуда шикләнелүче яисә эзләүгә бирелгән затларны эзләп...
-
Бүген Вахит клубында “Балкыш” республика фестиваленең зона туры уза
Ветераннар арасында "Балкыш" республика фестивален уздыру соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Быел ул дүртенче тапкыр оештырыла. Бәйгенең зона туры 22 сентябрьдә Кукмара районында узачак. Анда Кукмара, Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнарыннан килгән ветераннарның чыгыш ясавы көтелә. Фестивальдә Кукмара районыннан 50гә якын өлкән үзешчән артистыбыз - "Наза", "Сүнмәс...