Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүген киләсе ел өчен эшлибез

Басу-кырларда иртә яздан башланган мәшәкатьләр акрынлап ахырына якынлаша. Шулай да авыл хуҗалыгында кичектергесез эшләр берсе артыннан икенчесе чиратлашып кына тора. "Лесной" агрофирмасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә урып-җыю техникасын саклауга кую, ремонт эшләрен оештыру, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре, терлекчелек тармагына игътибарны көчәйтү кирәклеге турында сүз барды. -Бүгенге көндә орлыкка кукуруз суктыру эшләре калып...

Басу-кырларда иртә яздан башланган мәшәкатьләр акрынлап ахырына якынлаша. Шулай да авыл хуҗалыгында кичектергесез эшләр берсе артыннан икенчесе чиратлашып кына тора. "Лесной" агрофирмасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә урып-җыю техникасын саклауга кую, ремонт эшләрен оештыру, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре, терлекчелек тармагына игътибарны көчәйтү кирәклеге турында сүз барды.

-Бүгенге көндә орлыкка кукуруз суктыру эшләре калып бара. Көзге чәчүне вакытында башкарырга өлгергән хуҗалыкларның басуларында уҗымнар матур булып тишелеп килә. Әмма шул ук вакытта һава торышына бәйле рәвештә яки башканы сәбәп итеп, көзге чәчүне игътибарсыз калдырган хуҗалыклар да бар, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев. - Әлбәттә, кемнең отып, кемнең оттырганын әлегә әйтеп булмый, киләсе ел уңышы күрсәтер. Әмма язгы культураларга гына өметләнергә ярамый.

Шул ук вакытта район башлыгы машина-техника паркларын чистартып, төзекләндерү, тәртипкә китерү кирәклегенә басым ясады. "Басу-кырларга киләсе елга да үзебезгә чәчәсе, шуңа күрә техникаларны яңарту турында бүгеннән уйларга кирәк. Кырга тубал күтәреп чыга торган заман түгел. Авыл хуҗалыгына ярдәм йөзеннән төрле федераль, республика программалары эшләгәнен дә онытмагыз", - диде ул.

Ә бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен тагын бер катлаулы, мәшәкатьле чор -терлекләрне кышлату башлана. Атналар дәвамында пыскып торган яңгырлар фермаларда эшне оештыруда кыенлыклар тудыра. Малларны җәйге утарларда күшектереп тору да артымга китерми, дип билгеләп үттеләр семинарда.

"Авыл хуҗалыгында ит, сөт сату - төп керем чыганагы. Бүгенге көндә әлеге продукцияләрне сату бәясе начар түгел, шуңа җитештерү күләмен арттыру турында уйларга кирәк. Ә хезмәткәрләрне нәтиҗәле эшләүгә кызыксындыру чарасы ул - акча. Белгечләр, сыер савучы, бозау караучыларның хезмәт хаклары түбән булмаска тиеш", - дип белдерде район башлыгы Сергей Димитриев хуҗалык җитәкчеләренә.

Белгечләрдән еш кына "рацион" дигән сүзне ишетергә туры килә. Анализы ясалып, таләпләргә туры китереп әзерләнгән терлек азыгының малларны кыш буена туендырырга җитәрлек булуы мөһим.

-Терлек азыгын җитәрлек күләмдә туплый алдык. 3000 тонна силос, 2600 тонна сенаж салынды, 562 тонна печән, 1260 тонна салам хәзерләнде. Әлеге азык запасы җитәр дип уйлыйм, үткән елгыдан калганы да бар, - диде "Лесной" агрофирмасы җитәкчесе Радик Хуҗин. - Хуҗалыкта 1439 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, үткән ел белән чагыштырганда 191 башка артык. Шуның 450се - савым сыерлар. Көндәлек тулаем савым 4680 килограммны, ә һәр сыердан уртача тәүлеклек савым 10,7 килограмм тәшкил итә. Соңгы арада сөт күләме кимеде. Бу хуҗалыкта сыер савучылар җитмәү белән бәйле. Җирлектә халык саны аз, күбесе өлкән яшьтәге кешеләр, шуңа күрә фермада эшләргә кеше табып булмый. Савымчыларга кытлык булу савуны сменалы итеп оештырырга да мөмкинлек бирми. Бүгенге көндә дүрт сыер савучы һәм бер мал табибын башка районнан чакыртып китердек. Үткән ел белән чагыштырганда хезмәт хакларын утыз дүрт процентка арттыра алдык, вакытында түләп барырга тырышабыз. Хуҗалыкның бүгенге көндә 102 баш үгезе бар. Фермаларда ремонт эшләре башкарганда, техника кирәк-яраклары, ягулык-майлау материаллары сатып алганда һәм башка чыгымнар өчен алар өстәмә акча чыганагы булып тора.

Биредә җәй көне күп кенә төзекләндерү-ремонт эшләре башкарылган. Малларны салкын ысул белән асрау өчен утарлар, яшь бозауларга җәйге лагерь эшләгәннәр, силос траншеясы, ферма биналары да өлешчә яңартылган. Ферма территориясен профнастил койма белән әйләндереп алганнар, киләчәктә видеокүзәтү дә көйләмәкче булалар. 200 сыерга исәпләнгән фермага "Делаваль" саву системасы куелган. Тиздән тагын бер ферма әлеге системада эшли башлаячак. Мөмкинлек булган саен фермалардагы төзекләндерү эшләрен дәвам итеп, түбәләрен яңартасы, ферма яннарын тәртипкә китерәсе, чистартасы да бар, диделәр биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев