22 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Зур Сәрдектә "Боз өсте бәйрәме" гөрләде (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Төрле ярыш-узышларда катнашып, җырлар тыңлап, уйнап-биеп халык рәхәтләнеп ял итте, дип хәбәр итте Рәмзия апа Хөсәенова.
-
Аш.Буҗидагы хоккей мәйданчыгында күмәк ял итү оештырылды
Безнең Аш-Буҗи авылы халкы бик тату, бердәм яши. Элек Яңа ел бәйрәменнән соң, 1 гыйнвар көнне, авыл эчендә футбол, чаңгы ярышлары үткәрелә иде. Бу көнне урамнарда кар көртләре тигезләнә, Яңа ел табынында тулган ашказаны җиңеләеп китә, градуслы эчемлекләр яратканнарның махмыры чыгып бетә... Менә быел да 1 гыйнварда онытыла барган әлеге...
-
Кукмара чыршысы өчен тавыш бирик, дуслар!
Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика бәйгесе игълан ителде. Биш номинация буенча уздырылучы конкурста Кукмара да катнаша. Төп чыршыбыз һәм районда үткәрелгән чаралар өчен бүгеннән үк тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 26 гыйнварда 23.59 сәгатьтә төгәлләнә. Тавышларны түбәндәге сылтама аша http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2017.htm...
-
Бакчасарай – иманлы, нурлы авыл (фото)
Бакчасарайны күреп кайттык әле, дигәч, күпләр Бакчасарай шәһәрен күз алдына китерер. Әлегә Кырымга кадәр сәфәр кылып, андагы тарихи һәйкәлләр белән танышып булмады, билгеле, әмма үзебезнең райондагы Бакчасарай авылы, анда яшәүчеләр белән аралашу да бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Авылның яшьтәше Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Бакчасарайга 1929 елда нигез салына....
-
Туеш мәчетен төзүгә райондашлар ярдәме кирәк
Мәчет төзүдә катнашып, Аллаһ рәхмәтенә ирешик! Мәчетебез Кукмара бистәсенә алып керүче трасса буенда төзелгәнлектән, бу гыйбадәтханә районыбызның бер билгесе, күренекле урыны булачак, шуңа күрә барлык райондашларыбыз да битараф калмыйча, Аллаһ йортын төзүгә үз өлешләрен кертер дип өметләнәбез. Шуның белән сез районыбыз тарихы елъязмасында игелекле бер эз калдырырсыз. Көчегездән килгән шушы...
-
Югары Чура җирлегендә 19 гаилә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә
Югары Чура җирлеге, Лельвиждан аермалы буларак, биш авылны берләштерә. Димәк, биредә юл, ут, су белән бәйле мәсьәләләр дә күбрәк дигән сүз. Узган елгы җыенда халык район башлыгына Түбән Чура авылында клуб төзү гозерен җиткергән булган. Июль аенда китапханә, фельдшер-акушерлык пунктын да сыендырган яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты. Шушы ук авылда...
-
Игътибар! Район газетасы “Бу Кукмарага килешми” дигән проект игълан итә
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарага килешми" дигән проект тәкъдим итә. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресы аша яки 89655888688 WhatsApp (ватсап) номерына юлларга мөмкин.