21 декабрь 2016 яңалыклары
-
“Хезмәт даны” газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка дәвам итә
Ярты елга язылу бәясе 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга - 50 сум) тәкъдим ителә.
-
Кукмара районында ротавирус йогуы белән бәйле вәзгыять контрольдә
Хастаханәдә ятучы укучылар белем алган лицейда зарарсызландыру эшләре үткәрелә. (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре бүген төнлә ротавирус йоктыру билгеләре буенча йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган педагог эшләгән һәм укучылар белем алган лицейда тикшерү уздыра. Алар йогышлы...
-
Кукмара лицеенда ротавируста шикләнелеп хастаханәгә салынучылар 25кә җиткән
"Бу вирус инфекциясеме, әллә ризык белән агуланумы - әлегә төгәл әйтеп булмый", - диде Кукмара прокуроры. (Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта Кукмара районы хастаханәсендә ротавирус инфекциясе билгеләре белән хастаханәгә китерелгән 25 кеше дәвалана. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров хәбәр итте. Прокурор Кукмарада...
-
Казан дары заводында янгын чыккан (ФОТО)
Бу хакта мәгълүмат Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенә 12.04 минутта хәбәр ителгән. Хәзер янгын урынында 76 коткаручы хезмәткәр һәм 20 берәмлек техника эшли, диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәрендә. "Казан дары заводы" әлегә ситуацияне шәрехләми. Татар-информ
-
Кукмара кызлары Яр Чаллыдан җиңү белән кайтты (фото)
"Без бергә булганда" проекты кысаларында Яр Чаллыда халыкара конкурс-фестиваль узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр һәм музыка бүлеге укучылары фестивальдә уңышлы чыгыш ясадылар. "Нәфис сүз" номинациясендә Зәлия Фәхретдинова - беренче, Айгөл Хәбибуллина - өченче дәрәҗә лауреатлар, Әлфинә Миннегалиева - беренче дәрәҗә дипломант (укытучылары Дания Хәбибуллина) булдылар. "Эстрада вокалы" номинациясендә Алинә...
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы: Кукмара районында ротавирус таралышы туктатылды
Мәктәп балаларының хастаханәгә салынуын табиблар сезонлы вирус йогуы дип аңлата. (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Ротавирус йогуы билгеләре буенча хастаханәгә салынган Кукмара районы лицее укучылары үзләренең хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. Аларның кайберләре бүген үк өйләренә кайтарылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы журналистларына Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов...
-
Төнәтмә, косметик лосьон сатучы сәүдә нокталары хакында белүчеләрнең полициягә хәбәр итүләре сорала
Иркутскида "Боярышник" лосьоны эчеп 57 кеше зыян күргән, шуларның 48енең гомере өзелгән. Алдан фаразлар буенча агуланучыларның барысы да "Боярышник" эчкән булган. Шешәләргә этил спирты урынына куертылган метил спирты салынуы ачыкланган. Мондый аяныч хәлләр килеп чыкмасын өчен һәркем үз сәламәтлегенә җитди карасын, ялган алкоголь продукциясе сатып көн күрүчеләр исә кеше гомере...
-
Кукмара агар көллияте студенты чемпионатта гөбәдия пешерде
Хезмәт күрсәтү өлкәсенең махсуслаштырылган компетентлык үзәгендә "Татар ашлары" юнәлеше буенча World Skills челтәр чемпионаты үтте. Анда район һәм шәһәрләрдән килгән 31 студент көч сынашты. Кукмара агар көллиятенең 431нче төркем студенты Алсу Ногманова да бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Конкурсантларга гөбәдия пешерү һәм татлы ашамлык әзерләү бурычы куелган иде. Баллар буенча беренче...