21 июнь 2017 яңалыклары
-
Конфедерацияләр Кубогы кызганнан-кыза: кайда, ничек һәм кайчан?
Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогында бүген ике матч уза. Россия җыелмасы Мәскәүдә Португалия футболчылары белән көч сынаша. Матчны 18.00 сәгатьтә "Беренче канал" аша карап була. Сочи Мексика белән Яңа Зеландияне кабул итәчәк. Уенны 21.00 сәгатьтә "Матч ТВ" аша карап булачак. Йолдызлы футбол Исегезгә төшерәбез, Санкт-Петербургта узган беренче уенда Россия футболчылары Яңа...
-
Кукмаралылар Казан-Мәскәү маршруты буенча круизда булып кайтты (фото)
Республика ветераннары өч палубалы теплоходта Казан-Мәскәү маршруты буенча круизда булып кайттылар. Сәяхәттә Кукмара делегациясе дә катнашты.
-
Пычак авылында мәчет ачыла
1 июль көнне Пычак авылында мәчет ачылу тантанасы була. Сәгать 10.00 башлана. Рәхим итегез!
-
Һава торышы шаяртуын дәвам итә: Татарстан районнарында боз яуган, ә Казанны су баскан (ФОТО)
Быелгы җәй һаман шаккаттыра: Татарстанның Буа һәм Мөслим районнарында боз яуган. Ә башкалабызның кайбер районнарын яңгырдан соң тагын су баскан. Әлеге кадрлар, күз ачып йомганчы, интернет буйлап таралды. Буа районы "Байрак" газетасы бозлы яңгырның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен видео һәм фотолар аша җиткерә. "Авангард" агрофирмасының баш агрономы Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә,...
-
Кукмаралыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
22 июньдә мәгълүмати-консультация төркеме Манзарас һәм Зур Кукмара авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтә. Кабул итүләр Манзарас урта мәктәбендә10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Зур Кукмараның мәдәният йортында 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр булачак.
-
Ни өчен мәктәптә имтихан бирүче балаларны шулай интектерәләр икән? (сорау-җавап)
Мин шуңа аптырыйм: ни өчен мәктәптә имтихан бирүче балаларны шулай интектерәләр икән? Имтихан бирү үзе бик авыр, бик җаваплы эш бит. Имтихан сәгать 10да гына башланса да, балаларны иртәнге cәгать 8гә китереп бастыралар һәм алар мәктәп фойесында сәгать ярым чамасы этешеп-төртешеп басып торалар, аннары әле тагын ярты сәгать имтихан бирелә...
-
Югары Арбаш мәктәбе - “Экояз 2017” бәйгесе җиңүчесе
Татарстанда торак пунктларны тәртипкә китерү буенча санитар-чистарту икеайлыгына нәтиҗә ясалды. Югары Арбаш урта мәктәбе "Экояз 2017" конкурсының "Экомәктәп" номинациясендә җиңү яулады һәм Татарстан Республикасының экология һәм табигать байлыкларын саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Фатир сатып, бала алдык (ГЫЙБРӘТЛЕ ХӘЛ)
Чит балага тәрбия бирүнең никадәр авыр икәнен һәммәбез дә белә. Ә менә әти-әнисе тәртипсез тормыш алып барган сабыйларны дөрес юлга кертү өчен тагын да тырышырга туры килә. Әмма тәрбиягә бала алучыларны бу куркытмый. Алар бар игътибарын, назын биреп әлеге сабыйларны тәрбияли, бәхетле итмәкче була. Лаеш районының Усад авылында яшәүче Шакировлар...
-
Кукмаралылар игътибарына
Хөрмәтле райондашлар! Бөек Ватан сугышы елларында солдатларның Суслонгер лагерында михнәт күрүләре, ачлы-туклы яшәүләре, күпләрнең шунда һәлак булулары һәрберебезгә мәгълүм. Алар арасында кукмаралылар да була. Андый кешеләр турында мәгълүматларны район ветераннар Советына хәбәр итүегезне сорыйбыз. Мияссәр МАНСУРОВ, район ветераннар оешмасы рәисе.
-
Олыяз китапханәсе хәбәрләре
Олыяз авылы китапханәчесе китап укучылар белән экскурсиягә барды. Табигать кочагында төрледән-төрле уеннар уйнадык, скакалкада сикерү, 2 командага бүленеп футбол ярышы үткәрдек. "12 июнь-Россия көне" уңаеннан укучылар белән әңгәмә булды, табышмаклар чиштек. *** Бөек шагыйребез, язучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан Олыяз урта мәктәбендә эшләп килүче лагерьга йөрүче балалар Олыяз...