Кукмаралылар Казан-Мәскәү маршруты буенча круизда булып кайтты (фото)
Республика ветераннары өч палубалы теплоходта Казан-Мәскәү маршруты буенча круизда булып кайттылар. Сәяхәттә Кукмара делегациясе дә катнашты.
-Теплоход Городец, Ярославль һәм Дубна, Колязин, Углич, Мышкин, Кострома, Плес, Түбән Новгород шәһәрләренә тукталыш ясады. Аларда җирле ветераннар, шәһәр хакимияте, татар диаспорасы вәкилләре белән очрашулар узды, яу кырында ятып калган сугышчылар истәлегенә куелган мемориалларга веноклар салынды. Делегацияне һәрчак кадетлар озата йөрде. Безнең белән сәяхәткә өч Хезмәт Герое һәм Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та чыкты. Идел елгасы буенча сәяхәт бары тик җылы тәэсирләр генә калдырды, - дип хәбәр итте район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев