Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ни өчен мәктәптә имтихан бирүче балаларны шулай интектерәләр икән? (сорау-җавап)

Мин шуңа аптырыйм: ни өчен мәктәптә имтихан бирүче балаларны шулай интектерәләр икән? Имтихан бирү үзе бик авыр, бик җаваплы эш бит. Имтихан сәгать 10да гына башланса да, балаларны иртәнге cәгать 8гә китереп бастыралар һәм алар мәктәп фойесында сәгать ярым чамасы этешеп-төртешеп басып торалар, аннары әле тагын ярты сәгать имтихан бирелә...

Мин шуңа аптырыйм: ни өчен мәктәптә имтихан бирүче балаларны шулай интектерәләр икән? Имтихан бирү үзе бик авыр, бик җаваплы эш бит. Имтихан сәгать 10да гына башланса да, балаларны иртәнге cәгать 8гә китереп бастыралар һәм алар мәктәп фойесында сәгать ярым чамасы этешеп-төртешеп басып торалар, аннары әле тагын ярты сәгать имтихан бирелә торган сыйныфта көтеп утыралар. Беркөнне исә күппрофильле лицей администрациясе, бәлки гөжләп торган укучылар тавышыннан туептыр инде, аларны... урамга чыгарганнар һәм нәтиҗәдә 9нчы сыйныф балалары 40 (!) минут суыкта басып торырга мәҗбүр булганнар. Шулай итеп, балалар арып-алҗып, туңып беткәннән соң гына математикадан имтиханга керә алган.

Бер ана.

Әлеге хатка район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуровтан түбәндәге җавап алынды.

-Хат аноним рәвештә язылса да, халыкка аңлату өчен җавап бирәбез. Мөрәҗәгатьтә язылган фактлар дөреслеккә туры килми, "бер ана"ның Дәүләт йомгаклау аттестациясенә, шул исәптән 9 сыйныфлардагы имтиханга куелган таләпләр белән таныш булмавын исбатлый. Чөнки мәгариф идарәсе хезмәткәрләре катнашында - бер мәртәбә, ә мәктәп администрацияләре, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре тарафыннан имтиханга килү, металлодетектор аша керү процедуралары, киемгә, документларга, имтиханда кирәкле уку әсбапларына таләпләр балаларга, әти-әниләргә кат-кат аңлатылды.

Имтиханга кертү тәртибе һәм мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә, укучылар озатучы педагог (сопровождающий) белән берлектә иртәнге 8 сәгать 30 минутка чакырыла. Шушы вакытка имтиханда катнашучы һәр баланың кайсы аудиториядә булачагы турында исемлекләр чыгарып эленә. Укучы, әлеге исемлек белән танышып, үзенең кайсы аудиториядә икәнен белергә тиеш. Әгәр кайсыдыр мәктәп үз укучыларын иртәрәк алып килгән икән, әлеге мәсьәлә буенча әти-әниләрнең мәктәп директорына яисә мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итүен сорыйбыз.

2017 елда 9нчы сыйныфны 564 бала тәмамлый. Шул сәбәпле, ике имтихан уздыру пунктына 282шәр бала килә. Быелгы һава шартлары балаларны фойеда тотарга мәҗбүр итә. Шуңа күрә ыгы-зыгысыз гына булмый. Әмма ике пунктта да балаларны урамга куып чыгарганнары юк. Форсаттан файдаланып, әти-әниләргә тагын бер кат искәртәбез: балаларыгызны һава шартларына туры килерлек итеп киендерсәгез иде.

8 сәгать 50 минуттан соң укучылар аудиторияләргә керә башларга тиеш. Шуңа күрә беренче булып кергән балаларга азрак көтәргә туры килә. Без укучыларны, имтиханга керүгә куелган таләпләргә туры китереп, сәгать ун тулганчы кертеп бетерергә бурычлы. "Имтихан үткәрү тәртибе..." нигезендә бөтен Россия буенча имтиханнар җирле вакыт белән төгәл сәгать унда башланырга тиеш. Әгәр сәгать унда имтиханда катнашучы барлык укучылар үзенә билгеләнгән урында утырмаса, Дәүләт имтихан комиссиясе вәкиле тарафыннан беркетмә төзелә һәм имтихан үткәрелмәскә мөмкин. Аудиториягә кергәч, балалар ярты сәгать көтеп утырмый. Имтихан үткәрүгә җаваплы оештыручы аудиториядә аларны инструкция белән таныштыра. Бу - шактый вакыт сорый торган эш.

Йомгаклап, хат авторына шуны әйтәсе килә: икенче вакыт мәгариф идарәсенә килеп, бөтен документлар, таләпләр белән танышсагыз, яхшырак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев