21 апрель 2016 яңалыклары
-
Күп балалы гаилә янып үлгән
Башкортстанның Бакалы районында кыска ялганыш нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннан беркем дә исән калмаган: ир кеше, хатын-кыз, 8 яшьлек ике игезәк һәм 6 яшьлек сабыйның гомере өзелгән. http://shahrikazan.com
-
Исерек шоферга – каеш җәзасы?
Исерек көе руль артына утырган машина йөртүчене, төп җәза бирүдән тыш, халык алдында суктырырга кирәк. Казахстан парламенты сенаты депутаты Бектас Бекназаров әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Бу җәзаны законлаштыру уңай нәтиҗә бирәчәк: кайбер җирләрдә куллану моны ачык күрсәткән, ди. Чыннан да, салмыш көе юл һәлакәтләре тудырган, күпме гомерләрне өзгән кешеләргә...
-
Соңгы хыянәт
Сөйләсәң, кеше ышанмаслык бу хәлләр, бу вакыйгалар шомлы детективтан һич ким түгел иде. Юбилей белән котлаудан башланган гамәл әллә нинди чоңгылларга төшерде: билгесезлек, телдән яздырырлык хәбәрләр, чарасызлык, ахыр килеп, югалту ачысы... Сәер килен Илгизә өчен Линар абыйсы якын, бик якын туган, әлбәттә: әтисенең яраткан төпчек энесе бит. Мәктәптә «биш»кә генә...
-
Терлекләргә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясала
Ветеринария табиблары тарафыннан районда быел да хуҗалыкларда барлык терлекләргә дә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясала, шуңа да карамастан, шәхси йортларда песиләрне, этләрне вакцинацияләүгә җитди карамыйлар. Котыру авыруының хайваннарга гына түгел, йорт хуҗаларына, балаларга да зыян салуы бар бит! Гадәттә, кешеләр хуҗалыкта төлке йөргәнне күреп, аны тизрәк юк итәргә тырышалар....
-
Кукмарада штраф түләүдән качып йөргән ике шофер машинасыз калган
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм суд приставлары белән берлектә оештырылган махсус рейд вакытында ЮХИДИ штрафларын түләүдән качып йөрүче дүрт кеше ачыкланган. Әлеге шоферларның телевизор, кәрәзле телефон, автомобильләренә арест салынган. Билгеле булганча, машина йөртүче ЮХИДИ штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Әгәр дә аңа бу вакыт җитми икән, ул административ җаваплылыкка тартыла....
-
Рәнҗемәсен Җир-Ана (безнең рейд, фото)
Җир - безне туендыручы, яшәү көче бирүче. Бу хакыйкать һәркайсыбызга мәгълүм. Ә инде туган як туфрагы күңелгә аеруча якын, юкка гына аны изге дип атамыйлар. Шуңа карамастан, җирнең рәнҗетелүе, кадерсезләнүе кебек күренешләр белән очрашырга туры килә. Бу көннәрдә "Россельхознадзор"ның җир күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Рафис Низамиев белән бергә үткәрелгән рейд...
-
Без ГТОга әзер
Әлеге Бөтенроссия акциясе кысаларында районның мәгариф учреждениеләрендә бердәм дәрес, укытучылар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү, рәсем, плакат, театральләштерелгән миниатюра конкурслары, спорт чаралары үтте.
-
Июньдә дә рәттән өч көнлек ял көтә
11-13 июньдә Россия көне уңаеннан рәттән өч көн ял итәчәкбез. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец җиткергән."12 июньдә Россия көне, эшләми торган бәйрәм көн, календарь буенча якшәмбегә туры килә. Шуңа да якшәмбедән ял көне дүшәмбегә күчерелә. Нәтиҗәдә, Россия халкының өстәмә ялы пәйда була", -...
-
Дусларга (шигърият)
Үпкәләтмик без дусларны, Алар безгә кирәк бит. Абынсак та, еласак та, Дуслар безгә терәк бит. Ярдәм сорап килсәң әгәр, Киңәш бирә, булыша. Үз итә ул сине дустың, Синең өчен тырыша. Дустың сиңа туган кебек, Дусларың булса, бик шәп. Чөнки дуссыз, туганнарсыз Бу җирдә булмый яшәп. Гөлназ ГАЛИМУЛЛИНА, Кукмара аграр көллияте...
-
Тырмасыз яз – яз түгел!
Яз кояшы туры карап, җирләр бераз кипшерә башлауга, күңел үзеннән-үзе урамга тартыла, ә кул тырма, себеркегә үрелә. Әле бердәм булып чыгып, өмә ясап җыештырына башласаң, эшең дә үрчемле бара, талчыгырга да җай калмый. Узган җомга көнне дә Кукмарадагы оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләр дәррәү кубып, поселокны чүпләрдән арындырырга, үзләренә беркетелгән биләмәләрне тырмаларга, себерергә...
-
"Урал" хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды (фото)
Язның шифалы җилләре һәм кызу кояш нурлары туфракны бик тиз өлгертә. Игенче-механизаторлар шушы санаулы көннәр эчендә киләчәк уңышның нигезен сала. Авыр, мәшәкатьле, тир түгеп башкарылган хезмәт киләчәктә безнең табыннарыбызны ашлы итәчәк. "Урал" хуҗалыгында үткән семинар-киңәшмәдә дә сүз шул хакта барып, хуҗалык җитәкчеләренә төгәл бурычлар билгеләнде. "Урал" хуҗалыгына баргач, һәрвакыт башкарылган...