Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәнҗемәсен Җир-Ана (безнең рейд, фото)

Җир - безне туендыручы, яшәү көче бирүче. Бу хакыйкать һәркайсыбызга мәгълүм. Ә инде туган як туфрагы күңелгә аеруча якын, юкка гына аны изге дип атамыйлар. Шуңа карамастан, җирнең рәнҗетелүе, кадерсезләнүе кебек күренешләр белән очрашырга туры килә. Бу көннәрдә "Россельхознадзор"ның җир күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Рафис Низамиев белән бергә үткәрелгән рейд...

Җир - безне туендыручы, яшәү көче бирүче. Бу хакыйкать һәркайсыбызга мәгълүм. Ә инде туган як туфрагы күңелгә аеруча якын, юкка гына аны изге дип атамыйлар. Шуңа карамастан, җирнең рәнҗетелүе, кадерсезләнүе кебек күренешләр белән очрашырга туры килә.

Бу көннәрдә "Россельхознадзор"ның җир күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Рафис Низамиев белән бергә үткәрелгән рейд барышында шундый очракларга юлыктык. Шуларның берсе -Урта Комар авыл җирлеге чигендәге законсыз карьер. Бер яктан - чәчүлек басуга, икенче яктан Оштырма елгасы ярына тоташкан, 4 мең квадрат метр чамасы мәйданны биләгән бу карьер тирәнлеге белән дә хәйран калдыра. Ничәмә-ничә тонна уңышлы туфрак алынып, табигатькә, авыл хуҗалыгы җиренә күпме зыян салынган! Әле дә машина тәгәрмәчләре ясаган яңа эзләр күренде: димәк, кыңгыр эш дәвам итә. Ермачланган урынны элеккеге хәленә кайтару мөмкин түгелдер кебек, әмма бу мөһим бурычны, ягъни рекультивацияләүне башкармыйча ярамый. Хәзерге вакытта "Россельхознадзор" идарәсе тарафыннан гаеплеләрне ачыклау һәм аларны административ хокук бозулар өчен закон нигезендә җавапка тарту буенча эш алып барыла. Карьерның күмәк хуҗалыкка арендага бирелгән пай җирләрендә ясалганы билгеле булган инде.

Ош. Юмья авылы читендә базы күмелмәгән, вак-төяк чүп белән "бизәлгән" нигезгә тап булдык. Тирә-юньне ямьсезләп, җирне бозып тору өстенә, анда мал-туарның яки бала-чаганың егылып төшүе дә бар бит. "Россельхознадзор" инспекторы әйтүенчә, рейдтан соң Ош.Юмья авыл җирлеге җитәкчелегенә әлеге нигезне тикшерү һәм аны юк итү тиешлеге турында акт җибәрелгән.

-Бу - күмәк хуҗалыкның элеккеге остаханәсе нигезе. Быел без аның ташларын юл салу эшләрендә кулланып, ул урынны тигезләп куячакбыз, - дип вәгъдә итте җирлек башлыгы Анатолий Рамазанов.

Иске Юмья авылы янында кеше буе кадәр тигәнәк, алабута һәм башка корыган чүп үләннәре тырпаешкан басу очрады. Мәйданы 35 гектар чамасы булыр. Ташландык дисәк, көздән тирес таратылганы күренә. Соравыбызга районның баш агрономы Илдар Габбасов ачыклык кертте:

-Әлеге басу - "ВАМИН" җәмгыяте милке. "Сөт иле" җәмгыятенең "Әсәнбаш" бүлеге аны арендага алган, быел язын бу җир эшкәртеләчәк.

Димәк, җир әрәм булып ятмаячак. Рейдлар исә алга таба да дәвам итәчәк. Тикшерүләрне көтеп тормыйча, һәр хуҗалык җирне бозуларга юл куймасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев