"Урал" хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды (фото)
Язның шифалы җилләре һәм кызу кояш нурлары туфракны бик тиз өлгертә. Игенче-механизаторлар шушы санаулы көннәр эчендә киләчәк уңышның нигезен сала. Авыр, мәшәкатьле, тир түгеп башкарылган хезмәт киләчәктә безнең табыннарыбызны ашлы итәчәк. "Урал" хуҗалыгында үткән семинар-киңәшмәдә дә сүз шул хакта барып, хуҗалык җитәкчеләренә төгәл бурычлар билгеләнде. "Урал" хуҗалыгына баргач, һәрвакыт башкарылган...
Язның шифалы җилләре һәм кызу кояш нурлары туфракны бик тиз өлгертә. Игенче-механизаторлар шушы санаулы көннәр эчендә киләчәк уңышның нигезен сала. Авыр, мәшәкатьле, тир түгеп башкарылган хезмәт киләчәктә безнең табыннарыбызны ашлы итәчәк. "Урал" хуҗалыгында үткән семинар-киңәшмәдә дә сүз шул хакта барып, хуҗалык җитәкчеләренә төгәл бурычлар билгеләнде.
"Урал" хуҗалыгына баргач, һәрвакыт башкарылган эшләргә, ирешкән уңышларына шаккатасың. Аларның күрсәткечләре күпләргә үрнәк булырлык, игътибарны җәлеп итәрлек. Ураллылар игенчелекне дә, терлекчелекне дә югары дәрәҗәдә алып баралар. Район башлыгы Сергей Димитриев билгеләп үткәнчә, районда гына түгел, бөтен республикага танылган әлеге хуҗалыкта өйрәнерлек, тәҗрибә тупларлык мәгълүмат җитәрлек. "Урал" көннән-көн үсә, яңара, продукция җитештерүнең күләме дә арта бара.
Әнә, машина-трактор паркында сафка куелган техникалар да язгы кыр эшләренә тулаем әзер - рульне көчле затлар иярләгәнен генә көтәләр. Чәчү кампаниясен 10-12 көндә башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, диделәр биредә.
-Тулаем 6800 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 4000 гектарында бөртеклеләр, 200әр гектарда орлыкка кукуруз, рапс, 2700 гектарда терлек азыгы һәм башка культуралары игү планлаштырыла. Бер гектарга тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 90 килограмм минераль ашлама тупланды, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек күләмдә булдырылды, - диде хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов.
Бүгенге көндә Вахитов исемендәге хуҗалык "Исток Агро"ның Тырыш якларын, ә ураллылар исә "Кукмара" агрофирмасын үз канатлары астына алдылар һәм аларның 5022 гектар җирләре артты.
-Агрофирмаларга бәйле үзгәрешләр киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә яңа мөмкинлекләр тудырыр, продукция җитештерүчәнлекне арттырыр, дип уйлыйм, - диде район башлыгы. - Ә чәчү кампаниясенә килгәндә, без ел да бер үк хаталарны кабатлыйбыз. Кайбер хуҗалыклар быел да ашлама туплый алмады, ә хәзер инде аның артыннан йөрергә вакыт та, мөмкинлек тә юк. Әлеге хуҗалыкларга яфрак аша тукландыру ысулы белән эшләргә туры киләчәк. Әмма нинди ысул белән булса да, игенчелектә технологияләр үтәлергә тиеш. Безенең максат - уртача 25 центнердан да ким булмаган уңыш җыеп алу.
Басу культурасы булырга, багана төпләренә кадәр эшкәртелергә, тиешсез урыннарда машина юллары калырга тиеш түгел икәнлеге дә искәртелде. Шулай ук әлеге мәсьәлә кайбер намуссыз фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә дә кагыла, җир алып, аннан дөрес файдаланмаган фермерларга караш катгый булачак, диделәр җитәкчеләр.
Әле язгы кыр эшләре башланып кына килә. Әйтеп үтелгән хаталарга абынмыйча, чәчү кампамниясен башкарып чыгарга кирәк. Әлегә табигать шартлары да игенчеләрне куандыра. Районның баш агрономы Илдар Габбасов үткән атнада: "Быел язгы табигать игенчеләрне сөендерә, тик бер кат яңгырлар да явып үтсә, яхшы булыр иде", - дигән иде. Анысы да үтәлде: ике көндә 20 миллиметр яңгыр яуды диделәр белгечләр. Игенче мул уңыш алсын өчен һава шартларының да уңай килүе кирәк шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев