Тырмасыз яз – яз түгел!
Яз кояшы туры карап, җирләр бераз кипшерә башлауга, күңел үзеннән-үзе урамга тартыла, ә кул тырма, себеркегә үрелә. Әле бердәм булып чыгып, өмә ясап җыештырына башласаң, эшең дә үрчемле бара, талчыгырга да җай калмый. Узган җомга көнне дә Кукмарадагы оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләр дәррәү кубып, поселокны чүпләрдән арындырырга, үзләренә беркетелгән биләмәләрне тырмаларга, себерергә...
Яз кояшы туры карап, җирләр бераз кипшерә башлауга, күңел үзеннән-үзе урамга тартыла, ә кул тырма, себеркегә үрелә. Әле бердәм булып чыгып, өмә ясап җыештырына башласаң, эшең дә үрчемле бара, талчыгырга да җай калмый.
Узган җомга көнне дә Кукмарадагы оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләр дәррәү кубып, поселокны чүпләрдән арындырырга, үзләренә беркетелгән биләмәләрне тырмаларга, себерергә чыктылар. Без, редакция хезмәткәрләре, төшкә кадәр үк эшебезне тәмамлап куйдык та, өмә барышын күзәтергә дип, Кукмара буйлап йөреп кердек. Күршеләребез -лаборатория хезмәткәрләре иртәдән бирле бик тырышып эшләделәр, хәтта элеваторның янгын сүндерү машинасы белән асфальттагы балчыкны юа-юа себереп куйдылар. "Игенче" кибете тирә-юнен дә су белән юдырып чистартканнары күзгә ташланды.
"Гөрләвек" балалар бакчасында эшләүчеләрнең кәефләре яхшы: "Көне кояшлы, матур бит, эшлисе генә килеп тора", - диләр алар. Ә район Пенсия фонды идарәсе яңа урынга күчкәч, хезмәткәрләренә эш артты. Төп-төз наратлар, зифа каеннар тирә-юньгә ямь биреп торсалар да, коелган ылыс-яфракларны язга чыккач бер кат җыештырып алмыйча булмый. "Матур безнең территориябез, узган елларда агачлар, чәчәкләр утырткан идек. Бергәләп эшләгәндә күңелле, - диләр биредә эшләүчеләр корыган яфракларны капчыкларга тутыра-тутыра. - Кызларыбыз халык иҗаты фестивалендә дә катнашалар, әле репетиция ясарга кереп киттеләр, концертка килегез."
Махсус санадым: "Олимп" боз сараенда эшләүчеләрдән 16 кеше өмәгә чыккан иде. Шуның кадәр күп кешегә ничек чүп табып бетермәк кирәк?!
Ә менә "Шәмәрдәннефтепродукт" филиалының Ленин урамында урнашкан 165нче номерлы ягулык салу станциясе хезмәткәрләренә атна саен тирә-юньнәрен чистарту өчен өмәгә чыгарга туры килә икән.
-Аулак урын булгач, кич саен яшьләр машина белән килеп туктыйлар да, үзләреннән шактый чүп калдыралар, - диләр операторлар. - Көзен-кышын биредә район ярминкәсе дә берничә тапкыр оештырылды. Ярминкәдән соң сатучыларның тартмалары, бәя язылган этикеткалар аунап кала, чүпләре очып йөри. Барысын да безгә җыештырасы.
Чынлап та, аяк астында черегән кәбестә яфраклары, берән-сәрән өшегән суган, төрле кәгазь кисәкләре ята иде.
-Кукмарабыз чиста, матур булсын, дип тырышабыз. - Шушы сүзләр белән каршы алды безне "Энергосбыт" оешмасының өлкән агенты Раниф Бариев. Энергосбытлылар үз территорияләрен инде узган атнада ук җыештырып куйганнар. Хәзер исә ташландык үзәнлекне корыган үләннәрдән чистартулары. Бу көнне поселоктагы башка балалар бакчалары территорияләрендә, Атлас Булатов исемендәге паркта, үзәктәге Ленин бакчасында да эш кайнады.
Яшәгән, эшләгән җирең ялт итеп торса, тормыш итүе дә рәхәт. Ә менә элеккеге МТС территориясендәге биналарны арендага яки сатып алган эшмәкәрләр эш урыннарындагы шапшаклыкка игътибар итәләрме икән? Әллә кесә калынайту белән мавыкканда янәшәдәге чүп-чар күзгә чалынмыймы ул?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев