21 март 2017 яңалыклары
-
Исерек ир һәм аның сукыр улы (БУЛГАН ХӘЛ)
Азатның изге Рамазан аенда да өйгә салгалап кайтуына бик борчыла Айсылу. Менә туктар, менә акыл керер, балалар хакына булса да үзгәрергә тиештер бит инде ул, дип өметләнүләр юкка, күрәсең. Бергә яши башлауларына 10 нчы ел бит инде. Азат кына шул ук. Ә бит яшьлектә нинди матур хыяллар белән яна иде...
-
Тат.Тулба авылы китапханәсендә “Нәүрүз котлы булсын” дигән чара узды
Китапханә дәресендә рәсем бәйгесе дә оештырылды. Анда 1-4 сыйныфларда белем алучы укучылар катнашты. Чараның максаты укучыларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру, йолалар, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү иде.
-
Балтачлылар Кукмара музее белән танышты (фото)
Балтач районының "Наз" бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр Кукмараның "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар. Кунаклар өчен киңәйтелгән экскурсия ясалды.
-
Быел йөздән артык Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшырта алачак
Быел Татарстанда 123 Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшырта алачак. Әлеге максатка нәкъ шул кадәр кешегә субсидияләр бүлеп бирү күздә тотыла. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышында республика Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, узган ел республикада 407 ветеран торак шартларын яхшыртуга ирешкән, дип яза "Татар-информ".
-
Кукмаралылар танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов белән очрашты (фотолар)
Район үзәк китапханәсенә галим, танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов килде. Бакча эшләрен, җиләк-җимеш үстерергә яратучы кукмаралылар Фарсель абый белән очрашуга бик теләп килгәннәр. Башкала кунагына һәркем үзен кызыксындырган сорауларны бирде. Берәүләр виноград үстерү тәртибе белән кызыксынды, икенчеләр кишерләрнең тармакланып үсүенә, бәрәңгеләрдә таплар, тирән тишемнәр булуга үзенең борчылуын белдерде. Шулай ук очрашуда...
-
Алсу Хәсәновага бүген 39 яшь тулган булыр иде
"Ватаным Татарстан" газетасында эшләгән танылган журналист, мәдәният һәм сәнгать темаларына язылган күпсанлы үткен материаллар авторы Алсу Хәсәнова, әгәр исән булса, бүген үзенең туган көнен бәйрәм итәр иде. Аңа бүген 39 тулыр иде... Алсу куркыныч авыруны җиңә алмыйча, 2015 елда арабыздан китте. Алсуның әнисе Миңзифа апа Шәледә кызының бүлмәсеннән музей ясаган....
-
Үрәсбашлылар кышны озатты (фото)
Бәйрәм җыр-биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды. Килгән кунакларга коймак пешерү буенча мастер-класс күрсәтек, кайнар чәй, тәмле пылау белән сыйладык. Бәйрәм ахырында Карачкы яндырдык, дип хәбәр итте Зөһрә Бахмәтова. Хәерле язлар һәм җәйләр килсен!
-
Район ЗАГС бүлегендә 100нче бала теркәлде
Кукмараның ЗАГС бүлегендә тантаналы вакыйга булды: 100нче балага туу турында таныклык тапшырылды. Адель - Битләнгер авылында яшәүче Диана һәм Марсель Габитовлар гаиләсендә икенче бала булып 9 мартта дөньяга килә. Бәхетле гаиләнең беренче балалары кыз - Азалия. Бәхетле әти-әнине район ЗАГС бүлеге начальнигы Зөлфия Латыйпова тәбрикләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, район...
-
Баланың муенына кендек бавы биш мәртәбә уралган булган
Радик һәм Ләйлә Шәймөхәммәтовлар ике кыз тәрбияли. Беренче балаларына карата аеруча зур игътибар, сынмас сабырлык таләп ителә - язмыш яшь әти-әнигә зур сынау әзерләп куйган - тәүге сабыйлары Ралинәнең туганда баш мие авыр дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән... Бүгенге көндә алар Ралинәне аякка бастыру, терелтү турында хыялланып яши. Татарстанның Балтач районы Яңгул авылы...
-
Мәмәшир китапханәчесе экология темасына сыйныф сәгате уздырды (фото)
Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән "Без - табигать баласы" дигән сыйныф сәгате үткәрде. Әлеге дәрес Экология елы уңаеннан оештырылды. Аның максаты балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү иде. Экологиягә багышланган әңгәмәдән соң, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде, табышмакларга җаваплар табылды. Укучылар "Табигать - тиңсез хәзинә" дигән китап...
-
Кукмараның иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләре (исемлек)
Лена Галеева, Мөнип Һадиев, Фәнил Хөрәмшин, шәхси предприятие җитәкчесе; Илсур Гарипов, "Намус".
-
Балыклы клубында Мәгефүр Закировның иҗат кичәсе узды (фото)
Балыклы авылы клубы мәдәният-сәнгать сөючеләрне үзенә җыйды. Анда якташыбыз, күпсанлы шигырьләр авторы Мәгефүр Закировның иҗат кичәсе үтте. Чара һәвәскәр шагыйрьнең шигырьләрен сөйләү, аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Әлмәттән килгән "Заман" төркеме бик матур җырлар башкарды. Иҗат бәйрәмендә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, "Ак калфак" оешмасы һәм "Салават күпере"...