21 март 2016 яңалыклары
-
Нырья мәктәбе укучылары чыныгып үсәләр (+Фото)
Нырья мәктәбе укучылары физик тәрбия дәресләрендә саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, чана-чаңгы шуып уздыралар, чыныгып үсәләр. Артур Зәкиев фотолары
-
Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Гражданнар игътибарына! 25 мартта район нотариуслары, прокурор һәм адвокатлар тарафыннан түбәндәге адрес буенча халыкка Бердәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, район Башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе. Кабул итү графигы: 8.00 - 9.00 сәгатьләрдә нотариус Вәлиев Рафил Кави...
-
Укытучылар, БДИ бирүдән курыкмагыз!
Мөгаллим укучысыннан калышырга тиеш түгел дип, узган елда республикабызда база мәктәпләре укытучыларының белем дәрәҗәсен тикшерделәр. Бик күп остазларның күңеленә хуш килмәсә дә, алар БДИның ни икәнен үз башларында татып карарга мәҗбүр булды. Татарстанның әлеге идеясе Россия күләмендә хуплау тапты. Хәзер менә республикабыз тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә таралыш ала. Рособрнадзор башлыгы Сергей...
-
Китапханә яңалыклары
Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гараева, башлангыч сыйныф укучылары өчен, "Әкияттә кунакта" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Кичә барышында укучылар презентация карады, әкият китаплары күргәзмәсе белән танышты, рәсемнәр ясады. Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Бөтендөнья су көненә карата "Су - яшәү чыганагы" дип исемләнгән тәрбия...
-
“Урал” хуҗалыгы 2015 елны 265555 мең сум керем белән тәмамлаган
Күптән түгел "Урал" күмәк хуҗалыгының хисап җыелышы узды. Хәбәрче Нурислам Галиев әйтмешли: өчәр тәүлек шау-шу, талаш белән бара торган колхоз җыелышлары тарихта гына калды. Хуҗалык белгечләре, рәис чыгышларына район җитәкчелегенең еллык эшкә хисап тотулары килеп кушалса да, җыелыш ике сәгать эчендә тәмамланып та куйды. Җыелышта ник бер кеше, зарлансын! "Сөтне...
-
Солтангали абый нигә борчыла?
Солтангали абый Якупов унбиш көн чамасы элек редакциягә шалтыратып, үзенең моң-зарларын җиткергән иде. "Без Кукмараның Вахит тыкрыгында торабыз, мин - күпфатирлы 9нчы һәм 11нче йортларның йорт комитеты рәисе, - дип сүзен башлады ул. -"Чиста шәһәр "оешмасының кар эттерә торган тракторы Вахит урамын чистартканда безнең урамга да керә. Әмма тыкрыктан эттереп...
-
Һәлакәткә очраган самолетның "кара тартма"ларыннан кирәкле мәгълүмат алынган
Дәүләтара авиация комитеты Ростов-на-Дону аэропортында һәлакәткә очраган самолетның "кара тартма"ларын ачкан. Шулай итеп, самолетның очыш параметрларына ачыклык кертә торган мәгълүмат алынган. Комитет белгечләре ачыклаганча, "кара тартма" самолет җиргә килеп бәрелгәнчегә кадәр эшләгән. Бу хакта комитет башлыгы урынбасары Сергей Зайко белдергән. "Очыш параметрларын теркәгеч ачылды, зыян күргән кабель сафка бастырылды, хәтер...
-
Бүген якташыбыз Фоат ага Галимуллинның 75 яшьлек юбилее
21 мартта якташыбыз - язучы, галим, әдәби тәнкыйтьче Фоат ага Галимуллинның 75 яшьлек юбилее. Аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлап, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез. ХАТЛАР ЙӨРИ АРАДА 1986 елның 21-22 гыйнвар көннәрендә Кукмара районында әдәбият көннәре уздырылды. Анда Татарстанның халык язучысы Әмирхан ага Еники дә катнашты....
-
Февраль аена сөт бәяләре (кайда күпме түләнгән)
Февраль аенда сөт җыючыларның авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре (бер литры - сумнарда). Лена Галиева - Байлангар, Олыяз - 18. Фәнис Хәмәтдинов - Зур Сәрдек, Зур Кукмара, Туембаш -18. Райнур Вахитов - Кәркәүч, Чарлы - 18. Габделбәр Баязитов - Күкшел, Мәмәшир - 18. Радик Сәлахов - Мәмәшир,...