Солтангали абый нигә борчыла?
Солтангали абый Якупов унбиш көн чамасы элек редакциягә шалтыратып, үзенең моң-зарларын җиткергән иде. "Без Кукмараның Вахит тыкрыгында торабыз, мин - күпфатирлы 9нчы һәм 11нче йортларның йорт комитеты рәисе, - дип сүзен башлады ул. -"Чиста шәһәр "оешмасының кар эттерә торган тракторы Вахит урамын чистартканда безнең урамга да керә. Әмма тыкрыктан эттереп...
Солтангали абый Якупов унбиш көн чамасы элек редакциягә шалтыратып, үзенең моң-зарларын җиткергән иде. "Без Кукмараның Вахит тыкрыгында торабыз, мин - күпфатирлы 9нчы һәм 11нче йортларның йорт комитеты рәисе, - дип сүзен башлады ул. -"Чиста шәһәр "оешмасының кар эттерә торган тракторы Вахит урамын чистартканда безнең урамга да керә. Әмма тыкрыктан эттереп төшергән бөтен карны ишегалдыбызга өеп калдыра. Йортларыбызда яшәүчеләрнең күбесе - пенсионерлар һәм инвалидлар. Без ул карны кая куярга, аны ни эшләтергә тиеш соң?"
Солтангали абый белән сөйләшкәч, "Чиста шәһәр" идарәсенә бу турыда хәбәр иткән идек, әмма чара күрелмәгән булып чыкты. Кабат безнең белән элемтәгә чыгып, Солтангали абый ишегалдын үз күзләребез белән күреп китәргә чакырды.
Чыннан да, тракторчылар тыкрыктан эттереп төшкән карны 9нчы һәм 11нчы йорт яннарындагы буш урынга өйгәннәр икән. Нәтиҗәдә, бер таучык барлыкка килгән. Инде кояш нурларында шактые эресә дә, күпме кар җыелганын чамалавы кыен түгел.
-Алар монда гына түгел, подъезд төбеннән ерак булмаган каралты-кура каршысына да кар салып китәләр, - дип сүзен дәвам итте Солтангали абый. - Менә биредә яшелчә бакчасы бар, күрәсезме? Бер күршебез карны шунда ташып, балалар өчен шугалак ясады. Икенчесе үз бакчасындагы буш урынга өйде. Юкса, бер машина да керерлек түгел иде. Хәзер яз башлануга, җыелган кар эреп, бөтен ишегалдын тутырачак. Болай да көзлектә ишегалдына ак балчык катыш вак таш салганнар иде инде. Пычрак ерып йөрдек.
Түләү кәгазендәге "Ишегалдын тәртиптә тоткан өчен" дигән графа буенча ай саен 107 сум 90 тиен акча түләп баруны нигезсез дип саный Солтангали абый. "Без нәрсә өчен түлибез соң аны? Подъезд төбендә кечкенә генә баскыч тора, аны без үзебез дә себереп куябыз, ишегалдындагы карны көрибез. Бураннардан соң булышырга кемнең оныгы, кемнеңдер малайлары килә. Элеккедән шулай инде, бар эшне бергәләп эшлибез. Ә "Чиста шәһәр"дән ишегалдын җыештыручылар килгәч, тәртипләр урын тапмыйча, тәмәке тарталар да, китеп баралар",- ди ул.
Кыскасы, йорт комитеты рәисе, фатир хуҗасы буларак та абыйның сораулары күп җыелган. Поселок башкарма комитеты йорт комитеты рәисләре белән җыелышлар үткәрә түгелме соң? Бәлки анда күңелне борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергәдер?
Вахит тыкрыгында Лилия НУРГАЛИЕВА булды.
Әлеге язманы газетага бирер алдыннан без аны танышу өчен "Чиста шәһәр" оешмасына җибәрдек. Өлкән мастер Рәфисә Хаҗиәхмәтова җавап итеп түбәндәгеләрне бәян итте.
-Вакыты җиткәч, үзебез өйгән карны үзебез алабыз, -диде ул. - Кукмарада барлыгы 109 ишегалды бар, бер көндә генә алып бетереп буламы ул карны?! Ишегалдын җыештыручылар тәмәке тарталар да, китеп баралар дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. Бу йортларда яшәүчеләр түләү кәгазьләре буенча исәпләнгән тиешле сумманы түләмәс өчен нинди генә сәбәпләр уйлап тапмыйлар. Узган ел ишегалларына керә дә алмадылар бит, безнекеләр барып кардан чистартып куйдылар. Аларның сарай, мунча юлларыннан көрәлгән карны да алырга тиеш түгелбез, җайлы гына итеп без өйгән кар өеменә салып куйсалар да. Кыскасы, тиешлесен без үзебез эшлибез. Халык хезмәтебезне күрсен, бәяләсен, хөрмәт итә белсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев