Бүген якташыбыз Фоат ага Галимуллинның 75 яшьлек юбилее
729
0
21 мартта якташыбыз - язучы, галим, әдәби тәнкыйтьче Фоат ага Галимуллинның 75 яшьлек юбилее. Аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлап, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез. ХАТЛАР ЙӨРИ АРАДА 1986 елның 21-22 гыйнвар көннәрендә Кукмара районында әдәбият көннәре уздырылды. Анда Татарстанның халык язучысы Әмирхан ага Еники дә катнашты....
21 мартта якташыбыз - язучы, галим, әдәби тәнкыйтьче Фоат ага Галимуллинның 75 яшьлек юбилее. Аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлап, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез.
ХАТЛАР ЙӨРИ АРАДА
1986 елның 21-22 гыйнвар көннәрендә Кукмара районында әдәбият көннәре уздырылды. Анда Татарстанның халык язучысы Әмирхан ага Еники дә катнашты. Бәхетемә, мин ул җитәкчелек иткән төркемгә эләктем. Шушы төркем белән без Ядегәр, Янил, Манзарас авылларында булдык. Үзе җитәкче булса да, очрашуларны алып баруны Әмирхан ага миңа тапшырды. Кирәк җирдә сөйләп, шигырьләр укып, кичәләрне җанландырырга тырыштым. Кайбер очракларда җырлап та алдым. Ул көннәр турында күңелдә бик матур хатирәләр саклана.
Әйтик, Ядегәрдәге кичәдән соң, безне төн кунарга Тарлау авылында матур гына бер йортка урнаштырдылыр. Бик ягымлы хуҗабикә ханым тәмле ризыклары, ачык йөзе белән безгә хөрмәт күрсәтте (кызганыч, исеме хәтердә калмаган). Менә шул авыл өендә, чәй янында сөйләшеп утырганда, сүз Гаяз Исхакыйга килеп чыкты. Мин, икебез генә калгач, Әмирхан агадан болай дип сорадым:
-Сез егерменче елларда әле Гаяз Исхакый әсәрләрен укып калырга өлгергәнсездер, шәт?
-Ничек кенә әле! Алай гына да түгел, мин аларны аннан соң да ара-тирә кулга алып укып-укып ала тордым.
-Ничек?
-Миндә бар иде алар.
-Димәк, сез - инкыйлаптан соң иҗат итүче әдип - әдәбиятыбыздагы Гаяз Исхакый традицияләрен белеп каләм тибрәттегез. Моның иҗатыгызга тәэсире булмый калмагандыр...
-Гаяз абзый минем рухи сакчым булды дип әйтә алам. Минем берәр әсәрдә фирка җитәкчеләрен хуплап язган урынны очратканың бармы? Таба алмассың. Язып-ягылып башыма андыйрак көфер уй килә торган булса, миңа Гаяз абзый бармак янап торадыр кебек тоела иде. Ә инде традицияләргә килгәндә, анысын менә сез - әдәбият белгечләре ачыклагыз инде.
-Әмирхан ага, менә безгә Гаяз Исхакый әсәрләрен укырга бер дә туры килмәде. Дөресен әйткәндә, без аны белмибез. Әдәбият тарихына караган хезмәтләрдә аны "реакцион" язучы дип кенә тамгалыйлар. Бигрәк тә "Зөләйха" дигән әсәрен яманлыйлар. Нинди әсәр ул? Сез аны беләсездер инде, болай булгач?
-Нинди әсәр икәнен бер-ике сүз белән генә әйтеп булмас, менә тыңла, алай булса.
Әмирхан ага чәй янында тәфсилләп әсәрнең эчтәлеген сөйләп бирде. Мин бу драма белән беренче тапкыр әнә шулай таныштым. Шуннан соңгы елларда әкренләп Гаяз Исхакый исеме һәм аның иҗаты халыкка кайта башлады. 1991 елда "Зиндан" дигән җыентыгы да чыкты. Урта мәктәпләр өчен әдәбият дәреслегенә беренче тапкыр бу язучы турындагы бүлекне язарга алынуымда Тарлау кичендә ишеткәннәремнең дә йогынтысы булмый калмагандыр.
Шуннан соң ундүрт ел үткәч, мин Уфадан шагыйрә Фәния Чанышевадан хат алдым. Баксаң, 1986 елдагы әлеге сәяхәттән кайткач, Әмирхан Еники Фәния ханымга хат язган булган икән (Фәния Чанышева - күренекле шагыйрь, әдәбият галиме Гыйлемдар Рамазановның хәләл җефете дә). Фәния конверт эченә Әмирхан Еники хатының күчермәсен дә салган. Шушы ике хатны һәм үземнең Фәния ханымга җибәргән җавабымны укучыларга тәкъдим итәргә булдым. Бу хатлар ихлас күңелле иҗат кешеләренең бер-берләренә булган гаять җылы мөнәсәбәтләрен күрсәтүче дәлилләр буларак та мөһим дип исәплим.
Фоат ГАЛИМУЛЛИН
Фоат туган!
Үзегезгә, гаиләгезгә, хезмәттәшләрегезгә күп сәламнәр озатып, исәнлек-иминлек, саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп, Уфадан Фәния апа Чанышева дип укырсыз. Уфадагы Мостай Кәрим юбилее көннәреннән сезнең хакта бик матур хатирәләр калды. Шуңа күрә, якын итеп, Фоат туган, дип мөрәҗәгать итүемне гафу итәрсез инде. Әтиегезнең исемен белмим. Татар язучылары турындагы белешмәнең 1983 елгы басмасы гына бар миндә.
Татар басмаларыннан "Казан утлары", "Мәдәни җомга", "Сөембикә"не алдырып, укып барам. Димәк, без матбугат битләрендә очрашып торабыз. Язмаларыгызны яратып укыйм.
Сезгә хат язуымның сәбәбе: хатлар актарып, туплап утырганда (алар бездә бик күп), Әмирхан абыйның бер хатында сезнең хакта бик җылы сүзләр бар. Шуның ксерокопиясен үзегезгә җибәрергә булдым. Минем карашымча, иҗат кешесенә аның каләмдәшләренең фикере бик кадерле һәм кирәк. Әмирхан абый мактауга юмарт ук түгел иде. Бу хат та тарихка күчкән бит инде, шунысы белән дә кыйммәте зур, минемчә. Аны укыгач, гомерегезнең бер якты мизгеле исегезгә төшәр, мөгаен.
Үзем турында: көн артыннан көннәрне, ел артыннан елларны озата торгач, картлык көннәре дә җитте. Гомер булып барып җителсә, алдагы елда 75 яшь тула. Ничек кенә моңсу булмасын - бу шулай.
Җитмеш яшем алдыннан Казанда булган идем. Бик күңелле очрашулар, әле булса күңелдә яши. Хәзер күбрәк хатирәләр белән яшибез. Хәлдән килгәнчә, эш тә эшләнә. Автобиографик повесть - эссе язып тапшырдым. Гыйлемдарның (75 яшенә) китабын чыгардым. "Тере хәтер" дип атала. Истәлекләр китабы чыкты. Аны дүрт язучы берләштереп чыгардылар. Май аенда "Һугыш бетте - һагыш калды" дигән җыентык дөнья күрде. Сугышта катнашкан тере һәм үлгән башкорт язучылары турында. Шунда Гыйлемдар турындагы мәкалә белән мин дә катнаштым.
Менә шулай, 2000 елның да 8 ае үтеп китте. Бу якка борылгач, бигрәк җитез ага еллар.
Хуш, сау булыгыз. Сезгә иң изге теләкләр, кабат сәлам белән Фәния Чанышева.
10. 08. 2000
Фәния кадерлем!
Зәңгәр тышлы, сөйкемле китабың өчен күптән рәхмәт сүзләре язарга тиеш булсам да, һаман вакыт таба алмыйча тордым. Соңгы бер-ике айда эшем бик тыгыз булды - нәшриятка ашыгыч рәвештә 680 битле кулъязма әзерләп бирергә туры килде. Бу - дүрт өлештән торган "Соңгы китап" (дүртенче өлеше әле журналда ята, кайчан басылыр - билгеле түгел).
Шул арада бер төркем язучылар съезд уңае белән, Кукмара районына да барып, 5-6 көн йөреп кайттык. Сезгә яза алмыйча торуымның сәбәбе әнә шул - кичерерсез дип ышанам.
Кукмарага безнең белән Фоат Галимуллин дигән әдәбиятчы-тәнкыйтьче дә барган иде. Сез аны беләсездер... Кайчандыр ул Казан радиосында бер 10 ел диктор да булып эшләгән икән... Мин бу мөлаем кешене аз белә идем. Ул бик матур җырлаучы да һәм бик оста сөйләүче дә булып чыкты. Менә шул егет, Фәния, синең кайчандыр Казан радиосына язып җибәргән "Казан сөйли" дигән шигыреңне берничә урында бик оста үтемле итеп сөйләде. Мин бик игътибар белән тыңладым. Аның сөйләве генә түгел, шигырь үзе дә миңа бик ошады. Шигырьдә мин туган халыкка, туган телгә тирән сагыш ятканлыгын тойдым, һәм миндә ул төрле уйлар кузгатты. Шулай ук синең шигырьләрне туган телебездә укыйсым килеп китте (Гыйлемдар моның өчен миңа ачуланмасын инде - һәркемгә үзенеке якын).
Без быел кыш бер кая да бармаска булдык. Җәйге айларда (мәсәлән, августта) Дубылтыга барырга уйлап торабыз (заявка биргән идек). Сезнең дә анда булганыгыз бардыр бит? Аның йомшак җәе Гыйлемдарга да, бәлки, ярый торгандыр. Шунда очрашсак, бик күңелле булыр иде. Без үзебез дә Кырым-Кавказларга барудан туктарга вакыт дигән нәтиҗәгә килдек.
85 елда Уфада булырга туры килмәде. Бер генә җәй булмыйча калсам да, Уфаны сагынып өлгердем инде. Җәйгә чыккач, насыйп булса, ничек тә барырга тырышачакмын. Хәзергә без исән-саулар, картларча тыныч кына торып ятабыз.
Гыйлемдарга миннән кайнар дуслык сәламе! Үзеңә шулай ук миннән һәм Мөршидә апаңнан бик күп сәлам!
Һәр икегезгә дә нык сәламәтлек һәм тигез гомер теләп: Әмирхан.
6. 02. 86 ел.
Хөрмәтле Фәния ханым!
Сезгә бик күп итеп сәлам һәм иң матур теләкләремне юллыйм. Көтмәгәндә-уйламаганда Сездән шулкадәр дә матур итеп язылган һәм ихлас хисләр гәүдәләнеше булган хат алу мине чиксез куандырды. Ник дигәндә, мин ничә дистә еллар Сезнең иҗатыгызны хөрмәт итеп яшим. Үзегезне күргәч, шәхесегезнең шигъриятегезгә бәрабәр икәнлеген күреп, бик риза калган идем. Ә менә Гыйлемдар абыйны мин әле җитмешенче еллар ахырыннан ук күреп беләм. Мин Уфада диссертация яклаганда, аның йомшак итеп әйткән сүзләре күңелемә ныклык, ышаныч бирүе бүгенгедәй хәтердә.
Конверт эчендә Әмирхан ага Еникинең хаты да булу куанычымны икеләтә арттырды. Чөнки әдәбиятыбызның алтын баганаларыннан булган бу гаять олы шәхеснең һәр сүзе, хаты бик кадерле. Миңа карата ул әйткән сүзләргә Сезнең иҗатыгыз сәбәпче. Монысы да бик мөһим.
Фәния ханым! Татарстан язучылар оешмасы тигез генә, матур гына эшләп, иҗат итеп яши. Югалтулар да булып тора. Гариф Ахуновсыз да калдык. Менә Мәҗит Гафуриның 120 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз, 25 сентябрьдә Г. Камал театрында зур кичә булачак. Аннан Һади Такташ, Хәсән Туфан юбилейлары. Сыркыдыга да барып кайтырга исәп. Тәэсирләремне язармын.
Сезгә тагын бер мәртәбә рәхмәт әйтеп, бәхетләр теләп, Фоат Галимуллин.
29. 08. 2000
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев