“Урал” хуҗалыгы 2015 елны 265555 мең сум керем белән тәмамлаган
Күптән түгел "Урал" күмәк хуҗалыгының хисап җыелышы узды. Хәбәрче Нурислам Галиев әйтмешли: өчәр тәүлек шау-шу, талаш белән бара торган колхоз җыелышлары тарихта гына калды. Хуҗалык белгечләре, рәис чыгышларына район җитәкчелегенең еллык эшкә хисап тотулары килеп кушалса да, җыелыш ике сәгать эчендә тәмамланып та куйды. Җыелышта ник бер кеше, зарлансын! "Сөтне...
Күптән түгел "Урал" күмәк хуҗалыгының хисап җыелышы узды. Хәбәрче Нурислам Галиев әйтмешли: өчәр тәүлек шау-шу, талаш белән бара торган колхоз җыелышлары тарихта гына калды. Хуҗалык белгечләре, рәис чыгышларына район җитәкчелегенең еллык эшкә хисап тотулары килеп кушалса да, җыелыш ике сәгать эчендә тәмамланып та куйды.
Җыелышта ник бер кеше, зарлансын! "Сөтне "полторашка" белән куенга тыгып урлыйлар, атчылар фураж сатып, эчеп көн күрәләр, печән-салам җитми, хуҗалыкларга печән тәтемәде, - дип колак ияләнеп беткән "ду" килүләрнең шымы да булмады. Сәбәбе әллә кайда яшерелмәгән. Моннан нәкъ уналты ел элек Вахитов исемендәге хуҗалыкта баш белгеч булып эшләп, бай тәҗрибә туплаган Газинур Хәбибрахманов таралып бара торган хуҗалыкка рәис итеп сайлана.
- Урлашып көн күрәбезме, әллә намуслы хезмәтнең әжерен күреп яшибезме? - дип башлый ул эшне. Күршенең сөйләгәне бар: "Өендәге айгыр кадәр үгезен суеп, хатынына аш пешерерлек кенә ит калдырып, акчасын хуҗалык эшчеләренә хезмәт хакы түләргә тотты ул. Бер тапкыр гына да түгел... Ул исерек-айнымасларны үз машинасы белән табиб-күремчеләргә күпме йөртте?! Тәртип бозучыларның кемнең-кем булуына карамастан, койрыкларына баса иде. Юмарт та, кырыс,таләпчән дә булды.
Нәтиҗә күз алдында: хуҗалык 2015 елны 265555 мең сум керем белән тәмамлаган, шуның 106,5 миллионны - саф табыш. Шуңа күрә бернинди ссудалар алмыйча, мең баш мөгезле эре терлек сыйдырышлы комплексны бер җәйдә торгыздылар да. Һаман үсеш резервларын барлыйлар. Бу бит капитализмның беренче мая туплау чорындагы (Карл Маркс әйткәнчә) урлап, талап җыйган мал түгел - тырыш хезмәт, һәр тармакта булдыклы белгечләр булып, эшне камил оештыру нәтиҗәсе. Менә кайда яши ул хезмәт геройлары?!
Җыелыш район башлыгы Сергей Димитриеның хуҗалыкның 8 әгъзасына Мактау кәгазьләрен тапшыруы, сигез кешенең Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнүе, лаеклы ялга чыгучы унбиш пенсионерга телевизорлар, узган елда гаилә корган җиде парга коляскалар бүләк итүе белән тәмамланды. 15 кешегә Киров өлкәсендәге шифаханәгә ял итәргә путевка бирелде. Аларны автобус белән алып барып кайтуны да хуҗалык оештырды.
Бүләк биргәнче Газинур әфәндене кабат биш елга хуҗалык рәисе итеп бертавыштан сайлап куйдылар. "Алып китә генә күрмәсеннәр, безнең төбәк бәхетенә туган кеше икән", - дип, горурланып утырдылар залдагылар.
Азат САБИТОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев