Мин сагынсам тәрәзә ачам, син җил булып исәрсең
Ничәнче көн инде рәттән тышта бертуктаусыз яңгыр ява. Әйтерсең лә, вак тамчылар бүлмә тәрәзәсенә бәрелмиләр, ә Әсма карчыкның күңел кылларына кагылып, үткәннәрне уяталар. Уйлар, уйлар... Гомер сукмагының ахырына якынлашкан саен, күңелнең әллә кайсы почмакларына кереп калган, мәңге онытылмаслык булган мизгелләр ешрак искә төшә.
Әсма әби балачагын искә төшерсә, игезәк сеңлеләрен...