Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин сагынсам тәрәзә ачам, син җил булып исәрсең

Ничәнче көн инде рәттән тышта бертуктаусыз яңгыр ява. Әйтерсең лә, вак тамчылар бүлмә тәрәзәсенә бәрелмиләр, ә Әсма карчыкның күңел кылларына кагылып, үткәннәрне уяталар. Уйлар, уйлар... Гомер сукмагының ахырына якынлашкан саен, күңелнең әллә кайсы почмакларына кереп калган, мәңге онытылмаслык булган мизгелләр ешрак искә төшә. Әсма әби балачагын искә төшерсә, игезәк сеңлеләрен...

Ничәнче көн инде рәттән тышта бертуктаусыз яңгыр ява. Әйтерсең лә, вак тамчылар бүлмә тәрәзәсенә бәрелмиләр, ә Әсма карчыкның күңел кылларына кагылып, үткәннәрне уяталар. Уйлар, уйлар... Гомер сукмагының ахырына якынлашкан саен, күңелнең әллә кайсы почмакларына кереп калган, мәңге онытылмаслык булган мизгелләр ешрак искә төшә.

Әсма әби балачагын искә төшерсә, игезәк сеңлеләрен тилмереп караулары күз алдына килә. Әти-әнисе эшкә киткәндә, нәниләрне әле үзе дә балалыктан чыгып бетмәгән сигез яшьлек Әсмага калдырып китәрләр иде. Әллә тамаклары ач булганга, әллә бүтән сәбәптән, елап та күрсәттеләр игезәкләр. Елауларыннан туктата алмаган көннәрдә Әсма үзе дә аларга кушылып елар иде. Шулай берсендә игезәкләрне туктата алмагач, тавышларын ишетмәс өчен, өсләренә мендәр тотып ыргыткан иде. Ярый шул вакытта капка тавышы ишетелде, әнисе нәниләрне ашатырга кайткан икән. Тәрәзәдән әнисен күрүгә, Әсма тиз генә мендәрне тартып алды. Зәңгәрләнә башлаган балаларга җан керде. Әнисе 1-2 минутка гына соңга калган булса да, нәни сеңелләре үлгән булыр иде. И-и, ул вакытлар... Игезәкләрне карау үзәгенә үткәнгәме, төшләренә шактый еллар игезәк балаларның елаулары кереп тилмертте. Ярый әле, теге чакта балалык акылы белән эшләнгән эшнең ахыры хәерле тәмамланды. Бер-бер хәл булса, гомер буе үзен кичерә алмас иде. Ул бит сеңлеләрен бик ярата, сеңлеләре дә әниләре урынына калган апаларыннан башка тормышларын күз алдына китермиләр. Өч кыз туган бер-берсенә терәк, киңәшче, сердәшче.

Әсма яшьлеген искә төшерсә, әнисенең алтын сүзләре колагына ишетелгәндәй була. Әле дә хәтерли: Сабантуй бәйрәменә әнисе акка кечкенә генә зәңгәр бөрчекләр төшкән ситсадан күлмәк текте. Әнисенең җан җылысы салып тегелгән ак күлмәк бик матур иде. Көзге каршында бөтерелгән, бу күлмәкне кигәч, ап-ак күбәләккә охшап калган кызына карап, әнисе:

-Кызым, шушы күлмәк кебек ак, саф булып кал. Ак күлмәгеңне каралтмыйча киеп йөр. Сиңа насыйп ярың тормышта очрамыйча калмас. Аңа үзеңне ак һәм саф килеш сакла! Исеңдә тот: намус асылташларга охшаш: кечкенә генә тап та аның ялтыравыгын төссезләндерә һәм бөтен кыйммәтен югалта. Күңелең шушы ак күлмәк кебек гомер буе ак булсын! - диде.

Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА

Хикәяне тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев