Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар теле белгечлегенә конкурс зурмы?

Быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Г.Тукай исемен йөрткән Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең татар теле белгечлегенә конкурс зур. Бер урынга алты кеше туры килә. Бу атнада көндезге бүлеккә керүче абитуриентлар татар теленнән эчке имтихан тапшырды. Мәгълүм булганча, 1 сентябрьдән әлеге бүлек Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе...

Быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Г.Тукай исемен йөрткән Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең татар теле белгечлегенә конкурс зур. Бер урынга алты кеше туры килә. Бу атнада көндезге бүлеккә керүче абитуриентлар татар теленнән эчке имтихан тапшырды.


Мәгълүм булганча, 1 сентябрьдән әлеге бүлек Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе дип атала башлаячак. Абитуриентларны яңа уку елына филология юнәлешендә - татар теле һәм әдәбияты, тәрҗемә белеме, ә педагогик белем бирү юнәлешендә - татар теле-әдәбияты һәм инглиз теле, татар теле-әдәбияты һәм башлангыч мәктәп укытучысы белгечлекләренә кабул итәчәкләр. Болар - бакалавр гыйльми дәрәҗәсен бирә торган программалар. Филология юнәлешенә 25 бюджет урынына 156 гариза тапшырылган. Татар теле-әдәбияты һәм инглиз теле белгечлегендәге 20 бюджет урынына - 169 гариза, татар теле әдәбияты һәм башлангыч мәктәп укытучысы белгечлегендәге 25 урынга 93 гариза алынган. Ягъни барлыгы көндезге бүлектә 70 бюджет урыны каралган. Шулай итеп, быел бер урынга алты кеше туры килә. Әйтергә кирәк, татар теле-әдәбияты һәм башлангыч мәктәп укытучыларын университет дәүләт заказы нигезендә укытачак.

"Бигрәк тә филология юнәлешенә чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе документларының оригиналларын китерде, бу - алар беренче чиратта шушы белгечлеккә укырга керергә ниятләвен аңлата. Әлеге юнәлештә килешү белән түләп укырга керүчеләр дә бар", - ди Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Юсупова. Әйтик, узган ел татар теле-әдәбияты һәм инглиз теле белгечлегенә 17 студент килешү төзеп укырга кергән. Уку өчен бер елга түләү хакы 83 400 сумны тәшкил итә (үткән ел - 79 мең).

Көндезге бүлеккә документлар кабул итү июльнең беренче яртысында төгәлләнгән иде. Укырга татар теле, рус теле, җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәчәкләр. Мәктәптә татар теленнән имтихан биреп килмәгән укучылар аны университетта тапшырды. Ул мәктәп программасына таянып, БДИ белән традицион имтихан тәртипләрен үз эченә алган - анда тест өлеше дә, киңәйтелгән җавап бирүне таләп итүче биремнәр дә булган.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзаһитов сүзләренчә, татар теле-әдәбияты белгечлегенә көндезге бүлеккә моның кадәр абитуриентлар агымы соңгы дүрт-биш елда күзәтелгәне юк. Бәлки бу быел, гомумән, абитуриентлар саны күбрәк булуына бәйледер. "Безнең мәктәп укучылары арасында профессиональ ориентациягә игътибарны арттыру да үз өлешен кертә. Ел саен октябрьдән башлап даими рәвештә институтта "Ачык ишекләр көне" оештырабыз. Бездә уку һәм укыту өчен бөтен мөмкинлекләр, шартлар тудырылган, магистратура, аспирантура, диссертация советы эшли", - ди директор урынбасары. Әле 25 июльгә кадәр - читтән торып уку бүлегенә һәм 10 августка кадәр магистратурага документлар кабул итү дәвам итәчәк. Читтән торып уку бүлеге 20 бюджет урыны белән тәэмин ителгән.

"Татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча бакалавр һәм магистр дәрәҗәсен алырга теләүчеләрнең географиясе елдан-ел киңәя", - дип ассызыклый Рамил Мирзаһитов. Чит илләрдән дә киләләр: Кытайдан дүрт абитуриент бар, 25се - Россия төбәкләреннән. Әйтик, магистратураны Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Дагыстан республикаларыннан, Мәскәү, Ульяновск, Оренбург, Киров өлкәләреннән яшьләр сайлаган.

Яңа уку елында татар теле белән бәйле дүрт магистрлык программасы тәкъдим ителә. Мәсәлән, "Мәдәниятара багланышларда төрки телләр" дигән элеккеге программадан тыш, яңа өч юнәлеш өстәлә - "Татаристика", читтән торып укый торган "Тәрҗемә: татар-инглиз, инглиз-татар теле" һәм педагогика юнәлешендәге "Һөнәри аралашуда татар теле" дигән магистрлык программалары. Быел магистратурадагы 47 бюджет урынының 12се татаристика юнәлешенә бирелгән.


Быел КФУда 196 кеше татар теле һәм әдәбияты белгече дипломын алып чыккан, шуларның 24се магистратура тәмамлый.

Лилия ГАДЕЛШИНА

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев