20 июнь 2017 яңалыклары
-
Кукмарада ачык уку залы эшли
Уку залының эш графигы: Сишәмбе, 18.00-20.00 сәгатьләрдә, Атлас Булатов исемендәге паркта Пәнҗешәмбе, 18.00-20.00 сәгатьләрдә, Җиңү Паркы каршындагы мәйданда. Атна саен төрле уеннар, викторина, акцияләр оештырылачак.
-
Кукмара кунаклары - КФУ студентлары
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена Казан дәүләт федераль университетының география факультетында белем алучы 4 курс студентлары экскурсиягә килделәр. Алар районыбызның завод-фабрикалары белән дә танышып, зур канәгатьләнү хисләре белән кабаттан очрашуга теләкләре барлыгын белдереп, кайтып киттеләр.
-
Актаныштагы фаҗигадән соң тол калган 24 яшьлек Ландыш: “Иремнең капюшоны тулы кан иде...”
12 июнь төнендә Актаныш-Мөслим трассасының 25 нче чакрымында юл һәлакәте булуын язган идек. 27 яшьлек Айвар Тутаев идарә иткән "Хендай Соната" машинасы - район администрациясенеке. Ул Аппарат Советы җитәкчесе шоферы булып урнашкан була, әмма өч ай сынау срогын тәртипле генә үтә алмый. Салмыш шофер, тизлекне арттыру аркасында, юл кырыена очып...
-
Сабантуй бәйрәмен уздыру көннәре билгеле
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов милли бәйрәм - Сабантуйны үткәрү турындагы приказга кул куйды. Әлеге документ нигезендә, Кукмарада Сабантуй - 2 июльдә, ә авыл җирлекләрендә 1 июльдә узачак.
-
Туембаш һәм Чуллы авылларында ифтар ашлары узды
Туембаш авылыннан Илдус Габдрахманов, "Тойма" ширкәте җитәкчесе Рәҗәп Галиев, җирлек башлыгы Илфат Гариповлар тырышлыгы белән Чуллыда - 100, Туембашта 140 кешелек ифтар ашлары узды. Авылдашлар мул табын артында авыз ачты, дип хәбәр итте Туембаш ветераннар советы рәисе Галия Гыйниятуллина.
-
Пычак авылы китапханәсе яңалыклары (фото)
Балалар белән "Тамчы шоу" үткәрелде. Анда "Кояш нурлары" һәм "Болыт" командалары көч сынашты. Чара Экология елы уңаеннан оештырылды. Балалар табигатькә багышланган сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Бәйгедә "Кояш нурлары" командасы җиңү яулады. Пычак авылы китапханәсендә "Яңа китап - яңа дус" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Факил Сафинның "Керпенең шәһәргә...
-
Илсөя Бәдретдинова: "Илфак көн саен диярлек төшемә керә"
"Болгар радиосы"ның турыдан-туры эфирында кичке тугыздан төнге унбергә кадәр ике сәгать буе Илфак Шиһаповны искә алдылар. Алып баручы Айгөл Хәйруллинага кунакка Илфакның элеккеге хатыны Илсөя Бәдретдинова, "Аксу" студиясе җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров, Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов, "Безнең гәҗит" баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов һәм тарихчы Дамир Исхаков килгән иде. Илфак Шиһаповның...
-
Наркотикка “ЮК” дип әйт (фото)
Пычак авылы клубында "Наркотикка "Юк!" дип әйт!"дигән телдән журнал үткәрелде. Журналыбызның 1 бите "Кеше булу кыен түгел,кешелекле булу кыен" дип аталды Кеше... Ул һәрвакыт төрле каршалыкларга юлыгып яши. Гомер юлында аларны җиңәргә өйрәнә, сыный-сынала, сынау-сыналу чорында кеше, әлбәттә, тәҗрибә дә туплый, акылга да үсә, ныгый. Тормыш кагыйдәсе буенча тормышта кемдер...
-
Кукмара төбәкне өйрәнү музее хәбәрләре (фотолар)
Музей хезмәткәрләре Җиңү Паркы каршындагы мәйданда "Тормыш - әкият кебек" дигән балалар чарасы уздырды. Малайлар һәм кызлар әкият геройлары белән бергәләп күңел ачты, уенннарда катнашты. Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена күрше Саба районы Килдебәк авылы мәктәбендә җәйге лагерьда ял итүче балалар экскурсиягә килде. Алар Кукмара төбәгенең тарихы белән тирәнтен таныштылар,...
-
Манзараста “Күңелле Сабантуй” бәйрәме узды (фото)
Манзарас китапханәсе һәм мәдәният йорты балалар белән бергә "Күңелле Сабантуй" бәйрәме үткәрде.
-
Не пропустите новое световое шоу «Дыхание моря» в Набережночелнинском дельфинарии!
Летние каникулы для любого школьника - это время, которое хочется провести максимально интересно и продуктивно. Куда же поехать всей семьей в поисках новых впечатлений? Приезжайте в Челнинский дельфинарий - радость и незабываемые эмоции гарантированы! Дельфинарий в г. Набережные Челны - единственный в нашем регионе стационарный дельфинарий, в котором можно познакомиться...