Пычак авылы китапханәсе яңалыклары (фото)
Балалар белән "Тамчы шоу" үткәрелде. Анда "Кояш нурлары" һәм "Болыт" командалары көч сынашты. Чара Экология елы уңаеннан оештырылды. Балалар табигатькә багышланган сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Бәйгедә "Кояш нурлары" командасы җиңү яулады. Пычак авылы китапханәсендә "Яңа китап - яңа дус" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Факил Сафинның "Керпенең шәһәргә...
Балалар белән "Тамчы шоу" үткәрелде. Анда "Кояш нурлары" һәм "Болыт" командалары көч сынашты. Чара Экология елы уңаеннан оештырылды. Балалар табигатькә багышланган сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Бәйгедә "Кояш нурлары" командасы җиңү яулады.
Пычак авылы китапханәсендә "Яңа китап - яңа дус" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Факил Сафинның "Керпенең шәһәргә сәяхәте", Йолдыз Шәрәпованың "Аппак белән Шапшак", Хәлим Җәләйнең "Әкиятләр" китапларын балалар яратып укыдылар.Соңыннан кызыклы уеннар уйнатылды.
***
Мәктәп лагерена йөрүче балалар, Пычак авыл клубында, китапханәсендә булып, "Табигать язмышы - безнең язмыш " дигән КВН да катнашты. "Ландышлар" һәм "Юлбарыслар " командалары "Урман җәнлекләре турында танышу ", "Нәрсә эзләре?", "Ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк", "Кем күпме кош исеме белә?" дигән бәйгеләрдә көч сынашты. Балалар мәкаль,сынамышлар, табышмаклар, "Без табигатьне саклау өчен нәрсәләр эшли алабыз" дигән сораулар бәйгеләреннән дә читтә калмады. Аз гына өстенлек белән "Ландышлар" командасы җиңү яулады. Шулай ук китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштырылды, презентация күрсәтелде. Балаларның күңелләре күтәрелеп, шатланып таралыштылар.
Ватаныбыз тарихын төшендерү, патриотик тәрбия бирү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Пычак авылы китапханәсендә балаларга "Безнең Ватаныбыз - Россия " дигән презентация күрсәтелде.
***
Пычак авылы клуб мөдире Галимова Фирдәүсә балаларны табигатькә алып чыкты.
Балачак эзләре. Балачак сукмагы... нинди рәхәт, шау-шулы вакытлар. Без дә табигать кочагына җыйналып, күңелле итеп ял иттек. Балаларның шат тавышыннан тирә -юнь гөрләп торды. Балалар күңелле уеннар уйнадылар, шаярдылар, уйнап аргач, тамак ялгап алдылар. "Мәннәй" чишмәсенең тарихы белән таныштылар, тәмле суларын эчтеләр, чишмәнең тирә-юнен чүп- үләннәреннән чистарттылыр. Вакытны күңелле һәм файдалы үткәрделәр.
Пычак авыл китапханәсендә лагерьга йөрүче балалар өчен "Кем миллионер булырга тели?" дигән әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә 5 пар көч сынашты. Габдрахманова Зәлинә белән Мухаметова Сөмбелләр үзләренең төпле белемнәрен, осталыкларын күрсәтеп, 460 очко җыеп җиңеп чыктылар. Соңыннан "Көмеш кыңгырау" гәҗите белән таныштырылды, күзәтү ясалды. Командалар газетада басылып чыккан әкиятләрне кычкырып уку ярышында да көч сынаштылар. Шаякберова Гүзәл һәм Азатлар командасы, бер минутка 156 сүз укып, беренче урынны яуладылар. Ярышлар соңында күңелле уеннар оештырылды. Балалар яхшы кәеф белән таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев