Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наркотикка “ЮК” дип әйт (фото)

Пычак авылы клубында "Наркотикка "Юк!" дип әйт!"дигән телдән журнал үткәрелде. Журналыбызның 1 бите "Кеше булу кыен түгел,кешелекле булу кыен" дип аталды Кеше... Ул һәрвакыт төрле каршалыкларга юлыгып яши. Гомер юлында аларны җиңәргә өйрәнә, сыный-сынала, сынау-сыналу чорында кеше, әлбәттә, тәҗрибә дә туплый, акылга да үсә, ныгый. Тормыш кагыйдәсе буенча тормышта кемдер...

Пычак авылы клубында "Наркотикка "Юк!" дип әйт!"дигән телдән журнал үткәрелде. Журналыбызның 1 бите "Кеше булу кыен түгел,кешелекле булу кыен" дип аталды

Кеше... Ул һәрвакыт төрле каршалыкларга юлыгып яши. Гомер юлында аларны җиңәргә өйрәнә, сыный-сынала, сынау-сыналу чорында кеше, әлбәттә, тәҗрибә дә туплый, акылга да үсә, ныгый. Тормыш кагыйдәсе буенча тормышта кемдер җиңә, кемдер җиңелә, кемдер онытыла, ә кемдер данга күмелә.

Кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә кирәк: тамак тук, өс-баш бөтен, көнкүреш уңайлыклары, син һәм сине ярата торган кеше, гаилә, дуслар, җаның теләгән эш, туасы көнгә ышаныч булуы, үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе, вөҗдан сафлыгы кирәк. Матур төс-баш, нык сәламәтлек, зирәк акыл да артык түгел, әмма аларның кадерен белмәсәң, бәхетле булу өчен болар гына җитми. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. Кешелек дөньясы яралганнан бирле, кеше үзе генә бер дөнья гына булып яши алмый. Шуңа күрә икенче берәүләр белән аралаша белү, үз-үзеңә карата таләпчәнлек булдыру, гаделлек, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларны тәрбияләү дә кеше дигән сүзне зур хәрефләр белән язарга мөмкинлек бирә.

Журналыбызның икенче бите: "Наркомания - кешелек дошманы"

Хәзергесе көндә безнең өчен ят булган яман чирләр дә килеп керде. Наркомания - әнә шундый безне борчуга салган яман чирләрнең берсе. Ул бүгенге көндә чын-чынлап бәлага әйләнде. Наркотик - яшьләрне, балаларыбызны гарип итә, җинаятькә, үз-үзләрен үтерүгә китерә. Бу бик куркыныч авыру, зур бәла.

Буш вакытны файдалы итеп үткәрү, үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү өчен зур көч кую зарур. Ихтыярсыз кеше теләсә кемгә иярә, начар кешеләр кулындагы курчакка әверелә. Наркоманиянең нәрсәгә китерәчәген белүче кеше беркайчан да энәгә тотынмас. Яшьлек тә, гомер дә кешегә бер генә бирелә, аның кадерен белергә кирәк.

Кичәдә балалар да үз фикерләре белән уртаклаштылар, сорауларын бирделәр. Укытучылары Низамиев Илдар абыйларының да төпле киңәшләре балаларның күңеленә үтеп кергәндер. Фәнис Яруллинның "Ак үлем", "Тормыш кадере" һәм башка шигырьләр укылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Фирдәүсә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев