Манзарас китапханәсе һәм мәдәният йорты балалар белән бергә "Күңелле Сабантуй" бәйрәме үткәрде.
Бәйрәмдә балалар кашык белән йомырка кабып, капчык киеп йөгерү, аркан туртышу, чүлмәк вату кебек уеннарда катнаштылар. Бәйрәмдә шулай ук җыр-моң да яңгырады. Бәйрәмебездә балалар белән бер рәттә шулай ук бабайлар да катнашты. Яңгыр яуса да, балаларны куркытмады, алар бик теләп уеннарда катнаштылар. Китапханәче балаларны Сабан туена багышлап язылган китаплар белән таныштырды. Бәйрәм бик күңелле булды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев