20 апрель 2017 яңалыклары
-
Бәрәңгенең кайсы сорты мул уңыш бирә? (һәвәскәр бакчачы киңәшләре)
Быел нинди бәрәңге утыртырга уйлыйсыз? Яңарак сортны сынап карыйсыгыз килмиме? "Интертат.ру" электрон газетасы һәвәскәр бакчачы Нияз Сабирҗановның мул уңыш бирә торган бәрәңге сортлары турындагы язмасын тәкъдим итә. Нияз, яшь кенә булса да, Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында бик оста бакчачы буларак танылган. Олы Мәңгәрдә ел саен бәрәңгенең унга якын сортын...
-
Кукмарада “Автобус” операциясе үткәрелде
Пассажир транспортлары катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын киметү, иминлекне тәэмин итүче таләпләрнең үтәлешен тикшерү максатында Кукмарада "Автобус" оператив-кисәтү операциясе узды. Аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирларны даими йөртү өчен билгеләнгән транспорт чараларына карата контрольне аеруча көчәйтте. Инспекторлар транспортның техник торышын автобуслар маршрут буенча хәрәкәт иткән чагында һәм автооешмалардан эшкә чыгып китәр...
-
Әгәр җырчы Марсель Вәгыйзов кыз булып туса, ул матур булыр идеме? (фото)
Ә исеме Марсилия булыр иде микән? Инстаграмда кыздан - малай, малайдан - кыз, яшь кешедән - әби я бабай ясый торган кушымта популярлашып китте. Сез кулланып карадыгызмы әле? Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов кулланып караган. Һәм менә нәрсә килеп чыккан. http://intertat.ru
-
Татарстанда коточкыч җил: Казанда кеше өстенә агач ауган
Бүген Казанның Совет районында җилдә сынган агач бер хатын-кыз өстенә ауган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Гадәттән тыш хәл Сеченов урамында килеп чыккан. Зыян күрүче җитди имгәнгән, сынган урыннары да күп, диелә. Аны шәһәрнең 7 нче хастаханәсенә озатканнар. Хәле уртача авырлыкта, дип әйтелә. Татар-информ
-
“Татар-информ” хезмәткәрләре Кукмара музее белән танышты (фото)
Кукмара төбәкне өйрәнү музеена кунаклар бик күп килә. Әле шушы көннәрдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләре дә музей эшчәнлеге белән танышып киттеләр. Аларга музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина тәфсилле экскурсия үткәрде.
-
Кукмара музеенда “Бүләк итү” көннәре бара
Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда 15 апрельдән 15 майга кадәр "Бүләк итү" акциясе узачак. Музей үз фондын тулыландыру максаты белән түбәндәге предметларны кабул итә: Төрле чор кием-салымы ( милли һәм көндәлек); Хатын-кызлар бижутериясе; Уенчыклар, сувенирлар; Көнкүреш предметлары; Документлар, открыткалар, фотографияләр (борынгы, совет чоры, Кукмара күренешләре); Совет чоры техникасы; 16...
-
Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән, икесе зыян күргән
М7 трассасының 878 нче чакрымында ике йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. (Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Бүген Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан - өч автомобиль бәрелешкән, ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Иртән 6.11 сәгатьтә...
-
Кукмарада әле яңгыр ява, әле кар...
Кичә һәм бүген социаль челтәрләрдән Бөгелмә белән Казандагы ап-ак карны күреп аптыраган идек, үзебезгә дә килеп җитте бит. Бүген Кукмарада да һава шартлары көйсез кияү белән бер: әле яңгыр ява, әле кар дигәндәй... Синоптиклар кичкә көннең бераз салкынайтып та җибәрүен фаразлый. Шуның өчен җәйге тәгәрмәчләр куелган транспорт белән юлга чыгучылардан...
-
Кукмара музеенда “Мәгълүматлар үзәгендә” акциясе узды
Әлеге акциянең төп максаты: халыкка электрон юл белән күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең уңайлылыгын төшендерү, ЕСИАны (идентификация һәм аутентификациянең Бердәм системасы) популярлаштыру. Музей хезмәткәрләре өлкәннәргә бик үтемле итеп аңлату эшләре алып бардылар.
-
Район прокуроры һәм эчке эшләр бүлеге начальнигы “Вакансияләр ярминкәсе”ндә катнашты (фото)
Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә "Вакансияләр ярминкәсе" узды. Анда район прокуроры Ришат Шакиров, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, "Чиста шәһәр" оешмасы директоры Фирдәил Шәрипов, "Ремстройсервис" оешмасы начальнигы Раниф Сәлмәнов, үзәккә эшсезлек буенча исәпкә алынучылар чакырылган иде. Очрашу турында язма белән "Хезмәт даны" газетасының алдагы саннарының берсендә танышу мөмкин...
-
Татарстанның 10 сантиметр кар төшкән атнасы 13 градус җылылык белән тәмамлана
Быелгы кыш бигрәк киребеткән булды инде, һич китәргә ашыкмый. Инде яз-сылу килеп тә җитәр дисең, юк, кыш аның саен гайрәтләнә, тунын әйләндереп кага диярсең, апрель уртасында ишелеп кар яуды. Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә - Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында 19 апрель төнендә һәм 20се иртән күпләп кар яуган, дип яза "Шәһри...
-
Игътибар: яңа акция!
Җәйне бушка үткәрмибез: Алдык каз, чебеш, тавык. Инде акциядә катнашыйк, Призы шәп - катнаш азык! Әйе, каз-үрдәк, чебеш асраучыларга "Тойма" җәмгыяте бүләк ясый. Абунәчеләр арасында үткәрелгән акциядә җиңгән өч укучыбызга берәр капчык (50 килограмм) яхшы сыйфатлы катнаш азык биреләчәк. Акциядә катнашу өчен 12-28 апрельдә "Хезмәт даны" газетасына язылып, квитанциясен редакциягә...
-
Кукмарада “Тоннель” операциясе узачак
21 апрельдә, кичке сәгать дүрттән сәгать алтыга кадәр Кукмараның Степан Разин урамында "Тоннель" операциясе узачак. Рейд вакытында ЮХИДИ һәм участок инспекторлары барлык автомобильләрне дә туктатып тикшерәчәк. Исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручыларга, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга таләпләр катгый булачак. Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы
-
Барысы да үзебездән тора
Яз килде. Язгы ямь кәефне күтәрә, сөендерә. Ай, рәхәт бу дөнья, яшисе дә яшисе иде, дим. Тик күңелне кар өстендәге чүп-чар, посадка һәм үзәндәге чүп өемнәре борчый. Иң аянычы шул: Восточная урамында үзебез яши торган ишегалдын чүп оясына әйләндердек. Атна саен "Экосервис" оешмасы чүп контейнерларын бушатып алып китә, әмма халык...
-
Яңа Сәрдек балалары ветеранда кунакта булды
Яңа Сәрдек авыл клубы хезмәткәрләре, укучылар белән берлектә, авылның бердәнбер сугыш ветераны Фаткрахманов Фоат абыйда кунакта булдылар. Сугыш ветераны үзенең истәлекләре белән уртаклашты.