19 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Өлгерә алсак ярар иде
Кеше матур гына итеп гаилә корып яши башлый. Зур хыяллар белән башланган тормыш ахыргача шулай барса иде ул. Әмма язмыш көтмәгәндә генә тезеңә китерә дә суга икән. Бу дөньяда кайгы-хәсрәт күрмәгән, гомерендә бер генә тапкыр булса да башын түбән имәгән кеше юктыр ул. Андый чакта хыял-өмет ярдәм итә. Төмән шәһәрендә...
-
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия”гә ышанычларны акларга туры киләчәк
Россиянең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан бары тик "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре генә үтте. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, Татарстан командасы уналты кешедән торачак: ун кеше - партия исемлеге буенча, шулай ук алты бермандатлы округта да "Бердәм Россия" кандидатлары җиңгән иде. Әгъзам Гобәйдуллин сайлаулар нәтиҗәләре буенча 19...
-
Кукмарада узган күргәзмә-ярминкәдә кемгә нинди урын бирелгән? (исемлек)
Узган җомгада поселокның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсе узды. Күргәзмә-ярминкәдә район мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләреннән оешкан комиссия тарафыннан һәр номинация буенча баллар куелып, җиңүчеләр билгеләнде. Мәктәпләр арасында: 1 урын - Кукмара 4нче мәктәбе 2 урын - күппрофильле лицей, беренче гимназия 3 урын - Ядегәр, Янил,...
-
Салават гаиләсендә сайлау көнне нинди вакыйга булган? (ФОТО)
18 сентябрь - Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов өчен икеләтә бәйрәм көне булды. Беренчедән, җырчы тормыш иптәше Ләйсән ханым белән мөһим вакыйга - сайлауда катнашты. Икенчедән, Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәмгә 14 яшь тулды. Шулай итеп, Рөстәм Фәтхетдинов Россия гражданы булуны раслаучы шәхси документ - паспортка ия булды. Бу уңайдан Казанның...
-
Кукмараның полиция прапорщигы Әлмәттән бронза медаль белән кайтты
Әлмәттә кул сугышы буенча Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси-команда беренчелеге узды. Әлеге ярыш 1994 елда кораллы җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оператив хезмәткәре, милиция капитаны Владимир Аполонов истәлегенә оештырылды. Анда республиканың 100дән артык спортчы-полиция хезмәткәре катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча район эчке эшләр бүлегенең полиция прапорщигы Ленар Әгълиуллин...
-
Казан автосалоныннан 7,6 миллион сумлык машина урлаганнар
Полиция 7,6 миллион сумлык машинага утырып качкан Мәскәү карагын эзләү белән мәшгуль. 51 яшьлек Мәскәү кешесе автосалоннан "Porsche 911 Carrera 4S" автомобилен урлаган. Ул 5 машина сатып алырга һәм аларны рәсмиләштерергә килүен, сатып алыр алдыннан автомобильдә йөреп, аны шәһәр урамында сынап карарга теләвен җиткерә. Әмма кире әйләнеп кайтмый - 7...
-
Олыяз яшьләре - терроризмга каршы
Терроризмга юл юк! Бүгенге көндә җирле хакимият тә, җәмәгать органнары да терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш юнәлешендә бар тырышлыгын, бар көчен куя. Бергәләп эшләгәндә, көчебезне туплаганда һәр явызлыкны авызлыкларга, аңа киртә куярга мөмкин. Шушы уңайдан Олыяз мәдәният йортында яшьләр белән әңгәмә узды. Ул афәтне булдырмас өчен, дәүләт хокук органнары тырышлыгы...
-
Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре ветеранның хәлен белде (фото)
Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиев Әхәт ага белән очраштылар. Ветеран алар килүенә һәрвакыт шатланып, иң якын туганнарын көткәндәй сөенеп көтеп ала, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.
-
Өч кешенең гомерен өзгән һәлакәт турында тулырак мәгълүмат пәйда булды
18 сентябрьгә каршы төндә Яңа Чишмә районында булган котычкыч һәлакәт турында кичә хәбәр иткән идек. Коткару хезмәтенең бердәм диспетчер номерына бу хакта төнге сәгать 3тә хәбәр ителә. "УАЗ" машинасының аучылык хуҗалыгында һәлакәткә юлыгуы әйтелә. Тикшерү барышында ачыкланганча, басу юлында машина йөртүче куркынычсыз тизлекне арттырган һәм караңгыда чокырны күрмәгән. Һәлакәт аркасында...
-
Лубянда спорт бәйрәме узды (фото)
Лубян урман-техник көллиятендә Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан зур чара үтте. Көллият хезмәткәрләре Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, ветераннарга истәлек бүләкләре тапшырылды. Стадионда көллият студентлары катнашында спорт бәйрәме оештырылды. Ярышларда катнашучыларга бүләкләр бирелде, дип хәбәр итә "Наш Кукмор" төркеме.
-
Кукмарада юл фаҗигасендә өч кеше зыян күргән
17 сентябрьдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә Сәрдекбаш-Чура юлында - Лельвиж авылы тирәсендә юл фаҗигасе булды, дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. "Ока" шоферы борылышта руль белән идарә итүен югалта һәм автомобиль юл читенә төшеп каплана. Шофер үзе һәм аның ике пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә җибәреләләр.
-
Казан – дүртенче: лидердан калышабыз
Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирү дәвам итә. Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары дүртенче урынга күтәрелде. Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласына 124 976 кеше тавыш бирергә өлгергән. Өченче урында баручы...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев: “Тормыш арбасыннан төшеп калмас өчен гел өйрәнергә, эзләнергә кирәк”
Көз - уңыш җыяр чак. Бу игенчелеккә һәм бакчачылыкка гына кагылмый, көзге айларда без, гадәттә, ел башында планлаштырылган эшләрнең үтәлешенә бер кат нәтиҗә ясыйбыз. Районыбыз быел да төзелеш-ремонт эшләренә бай булды. Мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләрендә дә уңышларыбыз күп. Район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмәбездә аларның кайберләрен барлап үттек. -Сергей Димитриевич,...
-
“Сәлам, киләчәк”: инвалидлар йөри, чукраклар ишетә алачак
Компьютер, кәрәзле телефон, автомат кер юу машинасы, интернет, "вай-фай" - болар безнең тормышны соңгы 20 ел эчендә сизелерлек җиңеләйтте. Хәзер алардан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Инновацион технологияләр моның белән генә тукталмый. Аларга алмашка без кичә уйлап та карамаган яңалары пәйда була. Бүген Казанда "Сәлам, киләчәк" дигән форум...