Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сәлам, киләчәк”: инвалидлар йөри, чукраклар ишетә алачак

Компьютер, кәрәзле телефон, автомат кер юу машинасы, интернет, "вай-фай" - болар безнең тормышны соңгы 20 ел эчендә сизелерлек җиңеләйтте. Хәзер алардан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Инновацион технологияләр моның белән генә тукталмый. Аларга алмашка без кичә уйлап та карамаган яңалары пәйда була. Бүген Казанда "Сәлам, киләчәк" дигән форум...

Компьютер, кәрәзле телефон, автомат кер юу машинасы, интернет, "вай-фай" - болар безнең тормышны соңгы 20 ел эчендә сизелерлек җиңеләйтте. Хәзер алардан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Инновацион технологияләр моның белән генә тукталмый. Аларга алмашка без кичә уйлап та карамаган яңалары пәйда була.


Бүген Казанда "Сәлам, киләчәк" дигән форум үз ишекләрен ачты. IT- parkта узган инновацион технологияләр күргәзмәсенә Россиянең төрле төбәкләреннән җыелдылар. Биредә экзоскелет, виртуаль реальлек күзлеге, ясалма интеллект үрнәкләре, роботлар, электр аша гына туклана торган электромобильләр, 3D каләм, 3D басма үрнәкләрен күрергә була иде.

- Күргәзмәне киләчәк маркетингны үстерү, проектларны чынга ашыруда юнәлеш, этәргеч бирү максатыннан уздырабыз, - ди оештыручылар.

Түбән Новгород галимнәре тәкъдим иткән экзоскелет роботы күпләрне кызыксындырды. Ул терәк-хәрәкәт аппаратында кимчелекләр булган пациентларга нык ярдәм итәчәк. Инсульттан соң хәрәкәт кыенлашу яки умыртка баганасында проблемалары булганнар моны шатланып кабул итәр. Шулай ук экзоскелет аскы очлыклары өлешчә яки тулаем параличланган кешеләргә дә бик кирәк. Мондый югары технологияләр ярдәмендә ятакка беркетелгән авырулар өчен яңа сулыш ачылачак. Экзоскелет ярдәмендә алар урыннан тора, аякка баса, хәрәкәтләнә алачак.

- Әлеге чараның партнеры булуыбызга чиксез шатмын, - дигән сүзләр белән пленар утырышны IT-park директоры Антон Грачев ачып җибәрде. - Күргәзмәне оештыручыларны аягүрә алкышлыйм. Афәрин! Бүгенге дөнья бик тиз үзгәрә, без үзебез дә бу процесс артыннан өлгермибез. Күп кенә технология һәм алгарышлар турында алар тормышка ашып, кулланылышка кергәч кенә ишетәбез. Соңга калмас өчен һәрвакыт яңа белемнәр алырга кирәк. Бүген чыганаклар бик күп. Дөрес мәгълүматны каян алырга - менә монысы һәрвакыт сорау булып кала бирә. Бүген яңа технологияләр турында ишетеп белергә ярдәм итә торган технологияләр дә бихисап. "Киләчәк" дигән төшенчә еш кына фантастик язучыларның китабында ачыла. Әмма Россиядә, Татарстанда бу фантастика түгел. Яңа технологияләрне үстерү эше бездә иң югары дәрәҗәдә. Татарстан Хөкүмәте дә моңа ярдәм кулын сузып кына тора.

Проект Казанда икенче тапкыр уздырыла. Аның беренчесендә 600 кеше катнашкан. Быелгысына исә 1200 кызыксынучы килер дип көтелә.

"Эшмәкәрлек фабрикасы" проектына нигез салучы Айдар Булатов фикеренчә, 2025 елда - 30, ә тагын биш елдан 40 һөнәр юкка чыгачак. Әмма кайгырырга кирәкми, алар урынына кешенең эшчәнлеген җиңеләйтә торган яңа 40 эшчәнлек барлыкка килә. Республикада эшмәкәрлеккә юллар ачылачак. 2030 елда исә Татарстан талантлыларны үзенә тартып тора торган магнит-үзәккә әвереләчәк.

- Без дөньяның тамырдан үзгәрүен танырга тиешбез, - ди ул. -Бизнестагы үзгәреш һәм үсеш тизлеге кичәгедән нык аерыла. Мәсәлән, 20 гасыр уртасында билгеле бер компаниягә үзен таныту өчен 30 ел вакыт кирәк иде. "Фейсбук" үсеше, таралышы өчен өч ел вакыт сарыф ителде. Ә "Pokemon go" кушымтасы бер атна эчендә 20 млн. кулланучысын тапты.

Яңа технологияләрне кешегә файдалы итеп төзергә кирәк. Әгәр аның халык арасында тиз таралуын теләсәң, беренчедән, глобальлегенә, икенчедән тиз үсешенә басым ясагыз. Әгәр бизнес моделегез бу ике таләпкә җавап бирми икән, аның перспективасы юк дип әйтеп була.


ТР инвестицияләр үсеше агентлыгының аналитик-мәгълүмат бүлеге башлыгы Марина Епифанцева да яшьләргә яңа проектлар уйлап табудан курыкмаска, яңа модельләр үстерергә киңәш итте.

- "Шоферсыз йөри торган автобус", "пилотсыз оча торган самолет" төшенчеләренә инде күнегеп барабыз. Болар барысы да - сезнең, яшьләрнең тырышлыгы. Аллага шөкер, тормышны җиңеләйтә торган алгарышларны уйлап табучы яшьләр бик күп. Мин сезнең барыгызда да уңышлар телим, - диде ул.

Яңа технологияләр көн саен туып тора. Киләчәктә безгә эшкә ашыкканда сәгатьне карау өчен юыну бүлмәсенә телефон тотып керергә кирәк булмаячак. Бик тиздән сатуга электрон сәгатьле көзгеләр чыгачак. Ишетү, күрү, сөйләшү мөмкинлегеннән мәхрүм булганнарга да менә дигән мөмкинлек туачак. Махсус башлык әлеге кимчелекләрдән котылырга ярдәм итә.


Чулпан ШАКИРОВА

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев