18 июль 2017 яңалыклары
-
Район прокуроры Ришат Шакиров Кукмараның Ленин урамында яшәүчеләр белән очрашты (фото)
Ленин урамының 157 һәм 155 йортлары ишегалдында үткән очрашуда район прокуроры Ришат Шакиров һәм аның ярдәмчесе Вилнур Кәримов катнашты. Сораулар башлыча гаражлар һәм 157нче йорт янындагы гудронлы чокыр хакында иде. Гаражларны күчерү өчен элеккеге "Сельхозтеника" территориясендә җир бүленсә дә, кукмаралыларның әле сораулары калган. Гаражларга баручы төп юлның, тиешле мәйданчыкның булмавын...
-
Ленар Яшеннән "бала табучы" алимент таләп итә?!
Яшь җырчы Ленар Яшенгә кызлар ни рәвешле генә мәхәббәт аңлатмый?! Тик Ленардан бала табып, өйләнүен таләп итүчеләр юк иде әле. Җырчы исә бу хәлне кире кага, "моның булуы мөмкин түгел, чөнки ул кызны гомеремдә дә күргәнем юк", ди. - Бар тынычлыгымны боздылар, төне буе шалтыраталар, яныйлар. "Мин синең балаңны үстерәм....
-
ЮХИДИ инспекторы "Нараткай" балалары белән очрашты (фото)
Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" лагеренең 2 сменасында хәзерге вакытта 77 бала ял итә. ЮХИДИ инспекторы Ранил Гыйниятуллин бүген лагерьда ял итүче балалар белән очрашты. Инспектор балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, велосипедта йөргәндә кагыйдәләрне үтәнең мөһимлеге турында сөйләде, юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакырды.
-
Солдат медальоны табылган
Илебезне бик зур югалтуларга дучар иткән әлеге сугыш тәмамланганга бер кеше гомере кадәр вакыт узса да, дистә еллар аша да "хәбәрләр" килеп тора. Быел май аенда Тверь өлкәсендә "Ржев. Калинин фронты" халыкара эзләнү экспедициясе вакытында табылган бер совет сугышчысының үлем медальоны Кукмара районына адресланган иде. Иңе 4-5, озынлыгы 20 сантиметр...
-
Нормабашта балык тотучылар ярышы була
29 июльдә Нормабаш авылы буасында IV төбәкара балык тотучылар ярышы була. Урыннар ир-атлар, хатын-кызлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында аерым билгеләнә. Катнашу өчен взнос олыларга - 150, балаларга 50 сум. Башлана 12.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Кукмара Сабан туенда бүләкләнгән кыр батырлары
2016 ел эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы механизаторлар: Мәхмүт Фатыйхов, "Игенче Плюс"; Мидехәт Сафин, "Дружба"; Геннадий Тимиров, "Әсәнбаш-Агро"; Фәнис Гыйльмуллин, "Тукай"; Фаил Мохтаров, "Урал" җәмгыяте; Альберт Мирзаянов, "Яңа тормыш"; Хәмит Ибраһимов, "Восток"; Иван Иванов, Вахитов исемендәге хуҗалык; Фәнис Сәфәргалиев, "Вахит" җәмгыяте; Тәлгать Хәйбуллин, "Урал" хуҗалыгы; Анатолий Порфирьев, "Рассвет"; Борис Егоров,...
-
Кукмарада тагын бер Сабантуй узачак
21 июльдә "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар һәм ветераннар өчен Сабантуй үткәрелә. Башлана сәгать 10.00да. Адресы: Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 63 йорт. Рәхим итегез!
-
Зәйдәге һәлакәтнең сәбәбе - автобус йөртүченең арган булуында
ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников сүзләренчә, хәзерге вакытта ведомство Россия юлларында махсус рейдларда автобус йөртүчеләрен тикшерә. (Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Татарстандагы 14 кешенең гомере өзелгән зур юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе автобус йөртүченең арыганлыгы булырга мөмкин. Бу хакта ТАССка интервьюда Россия Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Михаил Черников җиткергән. "Татарстанда резонанслы юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе булып...
-
Кукмарада район Советының егерменче сессиясе булды
Эшкә керешү алдыннан вакытсыз вафат булган район Советы депутаты Шамил Әхмәтшинны искә алдылар. Көн тәртибендәге беренче чираттагы мәсьәләләр - 2017 елның 2 кварталы өчен каралган район бюджетының үтәлеше барышы, "Кукмара муниципаль районының 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга бюджеты турында"гы 16.12.2016 елгы 70 санлы карарына үзгәрешләр кертү проекты...
-
Семейный отдых в дельфинарии - эмоции сближают!
Дела, работа, пробки и суета - мы все реже и реже стали проводить полноценные выходные с семьей. Но это так важно и необходимо - эмоциональная разрядка, положительные эмоции, общение с родными, любимыми людьми.