18 июнь 2016 яңалыклары
-
Синоптиклар кисәтә: урманнарда янгын чыгу куркынычы арткан!
Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы югары булу турында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерде. Кисәтү 18-23 июнь көннәрендә гамәлдә булачак. "Татарстанда урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары - 4 класска кадәр җитә", - диелә хәбәрдә. http://intertat.ru
-
Ашыккан ашка пешкән
Сәет укулар беткән көнне үк авылга әбисенә кунакка кайтып китә. Җәй көне авылда рәхәт, саф һава, иркенлек. Ә Сәетнең әбисе аның кайтуына бигрәкләр дә сөенә. Оныгы азмы-күпме кул арасына керә башлады бит. Көттереп кенә булса да, әйткән эшләрне башкарып та куя. Әби дигәнең кызуырак җан инде. Аңа эшне сәгать-минуты белән...
-
Татарстанда трактор җир астына төшеп киткән (ФОТО)
Гадәттән тыш хәлгә тарыган тракторчы Әлмәткә керү урынында, "Радиоприбор" заводы тирәсендә үлән чаба торган булган. Вакыйга урынына коткаручылар килгән. Җир астына төшеп киткән трактор ни хәлдәдер - билгесез. Аның йөртүчесе, бәхеткә, исән, дип хәбәр итә almet-rt.ru. Шәһри Казан
-
Журналист Гөлгенә Шиһапова: Каен җиләге җыеп, ике көнгә 7500 сум акча эшләдем
Мамадыш халкының акча эшләү сезоны килеп җитте. Түбән Яке, Урта Кирмән, Уразбахты авыллары халкы кебек җиләк вакытын сагынып көтүчеләр тагын бармы икән ул? Мөгаен, юктыр. Ник дигәндә, җиләк өлгергән чакта авылдашлар берсен берсе күрми, һәркем үз эше белән мәшгуль. Халык акча эшләп калу уе белән яши. Бакчадагы бәрәңге дә көтеп...
-
Үзара салым - үзебез өчен
Кукмара, авыллар матурлана, яңара, дибез. Әлбәттә, монда төзүчеләрнең, төзекләндерүчеләрнең генә түгел, поселокта, авылларда яшәп, үзара салым акчасын үзвакытында түләп баручыларның да өлеше бар. Бу очракта "Ил төкерсә - күл була" дигән халык әйтеме бик тә туры килә. Чөнки белеп торабыз, һәр түләнгән үзара салым акчасы хөкүмәттән дүртләтә артып кайта һәм...
-
Батучы баланы коткарырга кергән яшүсмер үзе батып үлгән (ФОТО)
Республиканың Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер, 9 яшьлек малайны коткарганда, батып үлгән. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Шаһитлар сүзләреннән ачыкланганча, 9 яшьлек малай елгада ата-анасыннан башка коенган. Ул бата башлагач, беренче булып Колай урта мәктәбенең 14 яшьлек укучысы ярдәмгә килгән....
-
Кызынасы килсә дә...
Югары кан басымы булганнарга кызынырга ярамаганны беләбез инде. Андыйларга инсульт булырга мөмкин. Ә түбән кан басымы булганда кояш нурларының зыяны бармы соң? Әлбәттә, дип җавап бирә медицина белгечләре. Кояшта кызынганда кеше күп күләмдә сыеклык югалта һәм шуның аркасында әйләнештәге кан күләме кими. Нәтиҗәдә кан басымы тагын да төшә, шуның аркасында...
-
Самавырлы чишмә - Әсән-Елга авылының күрке
Ел башында район газетасында "Могҗизаларны үзебез ясыйк" дигән өр-яңа проект старт алган иде. Аның кысаларында поселокта һәм авылларда башкарылган эшләр - ял парклары, спорт мәйданчыклары ясау, сулыкларны төзекләндерү, әйләнә-тирәне яшелләндерү, социаль-көнкүреш объектлары төзү, төрле фестивальләр, конкурслар, иганәчелек акцияләре, ярминкәләр, спартакиадалар үткәрү, китаплар, буклетлар бастыру, туризм маршрутына кертерлек урыннар булдыру һәм...